Мәдәни җомга

Әсирлек хыянәтме?

Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшүчеләр турында матбугатта шактый күп язылды.

Әсирләрнең саны турында төрле мәгълүматлар китерелде. Безнең сәяси җитәкчеләр, Генераль штаб, алар артыннан кайбер газета авторлары сугышта югалткан кешеләребезнең саны соңгы кешесенә кадәр мәгълүм, дип ышандырырга тырышты. Янәсе, бу күңелсез теманы япсак та була. 


Әмма сугыш барган җирләрдәге урманнарда, сазлыкларда, тауларда һаман да мәетләрнең сөякләре, сугышчыларның шәхси әйберләре табылып тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, Ватан сугышы чорында 5,74 миллион совет солдаты һәм офицеры әсирлеккә төшкән. Билгеле, бу санны да төгәл дип раслау авыр. Чөнки “хәбәрсез югалды” категориясенә кертелгән затлар да бар бит әле. Алар арасында да әсирлеккә эләгүчеләр, аннары төрле илләрдә яшәп калучылар булырга мөмкин. Кешелек тарихында бер генә ил армиясе дә мондый югалтуларга дучар булмаган бит.

Әсирлекнең иң күп өлеше сугышның башлангыч чорына – 1941 елга туры килә. Совет чыганаклары буенча – 2335482, немец чыганаклары буенча 3355000 кеше. Мәгълүм ки, матди запасларны чик буенда ук урнаштыру Кызыл Армия дошман территориясендә, җитмәсә әле һөҗүм сугышлары гына алып барырга тиеш, дигән ялгыш доктринага таяна. Шунлыктан сугышның беренче көннәреннән үк чик буендагы аэродромнар, авиация юкка чыгарыла, безнең гаскәрләр авиация яклавыннан мәхрүм кала. Болар барысы да безнең коры җир гаскәрләрен искиткеч кыен хәлгә куя. Дошман бик тиз алга китә, безнең гаскәрләрнең флангларына, тылына чыга, беренче эшелондагы дивизия һәм армияләрне генә түгел, ә икенче эшелондагыларын, резервларны да камап ала.

Кагыйдә буларак, камалышка эләккән частьләр башта бик каты сугыша, хәтта чолганышлардан да чыга. Әмма югары башкомандование һәм Генштабның булдыксызлыгы аркасында алар маневрлар ясаудан, уңайлырак позициягә күчү өчен чигенүдән мәхрүм ителә.

Беренче бәрелешләрдән соң ук армия тәэминатының барлык төрләре буенча кытлык сизелә, ә камалышта калучыларда азык-төлек, су, патроннар, снарядлар булмый. Күп сугышчыларга хәтта мылтык та бирелми. Артиллерия, танклар һәм аз санлы транспорт ягулыксыз кала, гадәттә аларны юкка чыгарырга туры килә. Меңләгән авыруларга һәм яралыларга ярдәм күрсәтелми, эвакуация тәэмин ителми. Аларны медпунктлары, госпитальләре белән авылларда, кырларда, урманнарда ташлап китәләр. Билгеле инде, мондый шартларда армия сугышка сәләтен югалта, үзен чолгап алган дошман гаскәрләренә тиешле  каршылык күрсәтә алмый. Нәтиҗәдә, гаскәрләр күпсанлы камалышларга эләгә.

Сәере шунда: чолганыштан чыккан сугышчыларга ышаныч булмый, аларны мәсхәрәле тикшерүләргә дучар итәләр. Күпләр штраф роталарга, батальоннарга озатыла. Кагыйдә буларак, аңарчы сугышчылар махсус лагерьларда җиз иләктән үткәрелә, исән калганнарга “әсир” мөһере сугыла.

Шулкадәр күпсанлы сугышчыларның әсирлеккә төшүенә кем гаепле соң? Отставкадагы полковник Тәлгат Ибәтуллин бу сорауга болай җавап бирә: 

- Моңарчы фаҗигане безнең өчен уңайсыз шартлар белән аңлаттык. Әмма бу – сәбәпнең күренеп торган өлеше генә. Күренми торганы Кызыл Армиянең рухы һәм сугышка сәләте түбән булу иде. Армиядәге мораль халәт сугыш алдыннан узган репрессияләр белән билгеләнә, 1935 елның 1 гыйнварыннан 1941 елның 22 июненә кадәрге дәвердә 19 миллион 840 мең “халык дошманы” кулга алына. Аларның 7 миллионы атыла, күпләр лагерьларда һәлак була. Шуларга ачлык, күмәкләштерү, крестьяннарны,  Дон, Кубань һ.б. урыннардагы казакларны кулакка чыгару, халыкның каймагын һәлак иткән ленинчыл-сталинчыл милли сәясәт, Кызыл Армиянең 1939-1940 елларда Балтыйк буен, Көнбатыш Белоруссияне һәм Көнбатыш Украинаны “азат итүе” килеп өстәлә. Көньяк-көнбатыш фронтта сугышның беренче аенда ук нигездә Көнбатыш Украина өлкәләреннән мобилизацияләнгән сугышчылардан 76 меңгә якын дезертир тоткарланды. Тагын Хәрби көчләрнең команда һәм сәяси составын тар-мар китерүне искә төшерегез. Армия маршалдан алып лейтенантка кадәр 70 меңгә якын кешедән мәхрүм калды.

Шул хәтле хәрбинең әсирлеккә төшүенә кеше факторы да сәбәп. Үз-үзеңне сак­ларга омтылу инстинкты еш кына анттан да, боерыктан да өстенрәк булып чыга. Экстремаль шартларда ул кешенең тәртибен билгеләүче факторга әйләнергә мөмкин. Моңа тагын Кызыл Армия барысыннан да көчлерәк дип расларга тырышуга сугышчыларның тетрәнүен, дошманны җиңеп чыгуга өметен югалтуын да өстәргә кирәк. Берәү дә үлемгә атлыгып тормый бит. Фронтовикларның сөйләүләренә караганда командирларның һәм сугышчыларның, кулларына корал тотып, төркем-төркем булып, дошманга оешкан төстә  бирелгән очраклар да булган.

Социаль-сәяси, милли, хәрби һәм гомумкешелек факторларның һәммәсен исәпкә алу гына дошман әсирлегендә булучыларга объектив бәя бирү мөмкинлеген тудырыр. Һич кенә дә аларның барысын да хыянәтче дип санарга ярамый. Тулаем әсирләргә карата тискәре мөнәсәбәттән баш тартырга кирәк. Алар да бит сугышка эләкмәүчеләр кебек үк, бәхетле тормыш корабыз дип ышанып, социализм төзүдә катнашкан. Аларның да ата-анасы, туганнары, балалары булган. Фронтка халыкның иң актив, хезмәткә сәләтле, яшь, таза катлавы җибәрелде. Әсирлеккә эләккәнче, бик күпләр туган илләрен яклап сугышкан, яраланган, гос­питальләргә эләккән, сугышчан хезмәтләре һәм батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. Араларында Советлар Союзы Геройлары да булган. Хәтта әсирләрнең күпчелеге әсирлеккә эләккәнче үк инде хәрби бурычларын үтәгән, дип саный шул ук отставкадагы полковник Тәлгат Ибәтуллин.

Бер тарихчының раславына караганда, 1941 елның азагына сугыш башлангандагы армиянең сигез проценты гына исән калган. Күпләрнең үлеме һәм соңгы мөмкинлеккә кадәр сугышкан, соңрак әсирлеккә эләккән сугышчыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә дошман Мәскәү, Ленинград һәм Сталинград янында туктатылды. Димәк, җиңүдә аларның да өлеше бар. Моңа күз йому хакыйкать белән санлашмау булыр иде.

Сугышның кырыслыгы, рәхимсезлекнең котылгысыз булуы һәркемгә аңлашыла. Сугышта үзенең бурычын үтәгәндә әсирлеккә эләккән кешеләрне хыянәтче дип атау гадел микән? Сугышта катнашкан, шул исәптән әсирлектә булган кешеләрнең җаваплары һәрвакыт бер үк төрле. “Юк! Алар хыянәтче түгел. Яраланып егылып, аңын югалткач әсирлеккә эләккән кеше ничек хыянәтче булсын ди инде?”

Чыннан да, сугыш башлануга ике-өч ай үтүгә, гаять зур фронтның төрле төбәкләрендә йөз меңнәрчә сугышчылар бер сәгать эчендә хыянәтчеләргә, халык дошманнарына әверелмәгәннәрдер ич?! Югыйсә, бөтен Кызыл Армия диярлек хыянәтчеләрдән торган дигән нәтиҗә килеп чыга. Тик берәүләр һәлак булган, икенчеләре әсирлеккә эләккән. 1941 елның июль фәрманындагыча, хыянәтчеләр дип игълан итеп, аларның Ватанга кайту юлын яптылар, әсирләрнең югалтасы байлыгы калмады. Партия, дәүләт, хәрби җитәкчелек “йә син сугышасың, йә син үтерелергә тиешле дошман, хыянәтче, сатлык җан”, дип карар чыгарды. Берәүнең дә моңа кадәрге хезмәтләре исәпкә алынмаган. Гаделлек төшенчәсе җитәкчелекнең сугыш турындагы карашларына туры килмәгән. Шуңа күрә әсирлек темасы озак вакытлар тыелып килде. Бары тик сиксәненче еллар урталарыннан гына, сугыш фаҗигасе өчен турыдан-туры җаваплы затлар үлеп беткәч кенә, матбугатта әсирләр турында язмалар күренә башлады.  Әсирләрнең дошманга ничек каршылык күрсәтүләре, ничек качулары турында халыкка җиткерелде. Әсирлектә калган барлык кешеләрне, бигрәк тә теге яки бу дәрәҗәдә немецләр белән хезмәттәшлек  иткән, хәрбиләрне “сатлык” дип атадылар. Дөреслеккә туры киләме бу, юкмы – ул хакта уйлап тормадылар.

Ничек кенә булмасын, әсирләрнең күбесе туган ягын, гаиләсен, туганнарын сагынып яши, алар янына кайтырга тырыша. 1945 елның 8 февралендә тугыз иптәше белән немецләрнең “Хейнкель-111” самолетына утырып әсирлектән качкан Михаил Девятаев исеме бөтен дөньяга билгеле. Җитмәсә, бу гади генә лагерь түгел, ә Балтыйк диңгезенең Узедом утравында немецләрнең ракеталар сынау үзәге дә була.

Әмма сугышка кадәр Казан елга портында капитан ярдәмчесе булып эшләгән Михаил Петровичны әсирлектән кайткач кочак җәеп каршы алмыйлар, эш бирмиләр. 

– Әсирлеккә төшүдә минем ни гаебем бар соң? Җаны, аңы булган кеше күрәләтә дошманга биреләмени?! Минем самолетка, часть командиры Бобровны ышыклап барганда ут капты бит, парашюттан сикердем, төшкәндә аңымны җуйганмын, ә уянганда немецләр кулында идем, - дип искә ала бу вакыйгаларны М.Девятаев.

“Литературная газета”да 1957 елның 23 мартында Ян Веницкийның М.Девятаев батырлыгы турында очеркы басылгач кына хәл үзгәрә. Девятаевны тизйөреш­ле “Ракета” теплоходы капитаны итеп билгелиләр. СССР Югары Советы Президиумының 1957 елның 15 августында М.П.Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Легендар герой илебез халыклары горурлыгына әйләнә.

Әсирлек Бөек Ватан сугышына гына түгел, төрле чорларга да хас. Казан очучыларының исеме 1995 елның 3 августында тагын бөтен дөньяга мәгълүм була. Ул көнне Әфганстанда рәсми хөкүмәткә каршы көрәш алып баручы “Талибан” хәрәкәтенең хәрби очкычы Ил-76 йөк самолетын Кандагар аэропортына төшәргә мәҗбүр итә. Казанның “Аэростан” компаниясенең әлеге самолеты Гарәп Әмирлекләренең “Трансавиа” компаниясенә эшли. “Айран афган айрлайн” дәүләт компаниясе заказы буенча Тирана-Шарджа-Кабул маршруты белән сугыш кирәк-яраклары ташый торган була. Командир Владимир Шарпатов, икенче очучы Газинур Хәйруллин, штурман Александр Здор, бортинженер Юрий Вшивцев, инженерлар Сергей Бутузов һәм Виктор Рязанов, бортинженер Әсхәт Аббязовтан торган экипаж талиблар әсирлегенә әнә шулай эләгә.

Төрле дәрәҗәдәге дипломатларның әлеге четерекле хәлне сөйләшүләр юлы белән хәл итүгә тырышулары нәтиҗә бирми. Әсирлеккә төшүләренә бер ел да 13 көн дигәндә Казан экипажы бөтен дөньяны шаккатырып, үз самолетларын “урлап” әсирлектән качты. Әлеге хәл, Казан очучыларының кыюлыгы, тәвәккәллеге, фидакярлеге турында хәбәр Җир шарын урап чыкты.

Әлбәттә, СССРга каршы сугыш башлаган Германия хәрбиләре дә күпләп әсирлеккә төшкән. Сталинград сугышында гына да аларның саны дистә меңнәр белән исәпләнгән. Җиңүдән соң немец әсирләрен сугыш җимерекләрен торгызуда, төзелешләрдә, төрле авыр эшләрдә күпләп файдаландылар. Мәсәлән, әсирләргә сугыш алдыннан башланган Казан опера һәм балет театры бинасы төзелешен тәмамларга туры килде.  Сугыштан соң берничә ел дәвамында немец әсирләре Арча крахмал заводына җәен ат арбасына, кышын ат чанасына җигелеп су ташыды. Күрәсең, эш шартлары авыр булгандыр, әсирләр күпләп үлгән. Арча район үзәгендә зур гына немец зираты бүген дә бар. 

Миллионнарча хәрбиләрнең әсирлектәге газаплары, бик күпләрнең шунда үлеп калуы яхшы мәгълүм. Халыкка әсирлек тә, сугыш та кирәкми. 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: