Мәдәни җомга

ШҮРӘЛЕ ГАЕПЛЕМЕ?

Газизә апа татар әдәбиятеннән укыта. Без аны бик тә яратабыз. Без, дигәнем, бишенче сыйныф шәкертләре инде. Шәкерт, дип әйтүем анысы Тукайга охшатырга тырышудан. Аннан соң Газизә апа безгә гел «шәкертләрем» дип эндәшә. Аның дәресләре әллә ничек, бик кызык уза, ул әллә ниләр уйлап чыгара. Бер көнне укытучыбыз безгә өйгә эш...

Газизә апа татар әдәбиятеннән укыта. Без аны бик тә яратабыз. Без, дигәнем, бишенче сыйныф шәкертләре инде. Шәкерт, дип әйтүем анысы Тукайга охшатырга тырышудан. Аннан соң Газизә апа безгә гел «шәкертләрем» дип эндәшә. Аның дәресләре әллә ничек, бик кызык уза, ул әллә ниләр уйлап чыгара. Бер көнне укытучыбыз безгә өйгә эш биреп җибәрде.

- Габдулла Тукайның «Шүрәле» белән «Су анасы» әсәрләре турында үз фикерегезне уйлап килегез. Дәреслекләрдә язылганнарны матур итеп аңлатып, сөйләп биргәннәргә «дүрт»ле, язылганнардан аермалы фикер әйткән шәкертләргә «биш»ле куям һәм шул билгеләр чиреккә дә чыгачак! -диде.

Ай-һай, кызык булды ул дәрес. Дәресханәгә килеп керүгә үк, Газизә апа, хәйләкәр елмаеп, сүз башлады:

- Җә, шәкертләрем! Мин сезне тыңлыйм! Сүз биргәнне, сораганны көтмәгез, кем тели, шул торып баса да фикерен әйтә!

Иң беренче Гомәр сикереп торды:

- Апа, мин әкият яратмыйм! - диде.

- Ни өчен ярамыйсың, Гомәр? - дип сорады Газизә апа.

- Чөнки әкият ул ялган!

- Сказка ложь, да в ней намек, добрым молодцам урок! Ялган булса да, ару егетләр өчен әкияттә мәгънәви кинаяләр бар, дип кем әйткән әле, шәкертләр?

- Пушкин! - дип кычкырды Зөлхиҗә.

- Дөрес! - диде апа. - Ялганын ялган, ләкин кешеләр әкияттән башка яши алмый.

- Ялган белән тәрбия кылу ярамый! - диде Гомәр.

- Ялган түгел ул! Хыял! - диде Сирин. - Хыялсыз җәмгыять була алмый. Хыялсыз математик та, химик та, физик та, космонавт та була алмый, машиналар да, кампитрлар да ясап булмый.

- Тукай балаларга булмаганнар турында язган! - диде Гомәр. - Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр; барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер, дип Тукай үзе язган, лабаса.

- Шулай, ләкин «Шүрәле» белән «Су анасы»н да язган бит!- дип кычкырды арткы партадан Габделмән. - Әкият - ул читләтеп әйтү ысулы.

- Су анасы малайларны куа! - диде бер кыз.

- Карак малайларны! - дип турылады Габделмән. - Су анасы тискәре образ түгел, ул үз малын алырга йөгерә, шуңа күрә малай күзенә куркыныч булып күренә.

Габделмән парта арасыннан чыгып, укытучы апага таба атлады, аяк терәп үз фикерен якларга иде аның исәбе.

Кара такта янына килгәч, ул шәкертләр тарафына борылып басты.

- Шүрәле бер генә юлчыны да кытыклап үтермәгән! - диде Габделмән, үз сүзенә нык ышанып.

Сәлимә дә аягүрә торып басты, аның да исәбе Габделмән белән ныклап тарткалашырга иде, ахрысы.

- Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм! - дип, Шүрәле үзе Былтырга әйтә, - дип ярып салды ул.

Шәкертләр кинәт тынып калды. Сәлимә җиңүче кыяфәтенә борынын чөя төшеп, сүзсез калган Габделмәнгә текәлде. Ул уңайсыз елмаеп, каушаган кыяфәттә башын кашып алды. Ләкин аның бу кыланышы бер уен гына, көндәшенә вакытлыча гына җиңү бирүе иде булса кирәк, ул сабыр гына әйтеп куйды:

- Шүрәле Былтырны куркытыр өчен генә шулай әйтә! - диде.

Шәкертләр шаулаша башлады. Габделмән дәвам итте.

- Безнең әни, ярамаган эш эшләсәң: әтиегез белсә, үтерер! ди. Бу - әнинең безне әтидән үтертергә теләве түгел бит, янавы гына, куркытуы гына.

Дәресханә умарта күче сыман гөжли башлады, укучылар икегә аерылды. Бер як Габделмәннең сүзен куәтли, икенчесе аның белән ризалашмый иде. Газизә апаның йөзендә нурлар уйный. Ул бу бәхәсне кызык тамаша карагандай бирелеп күзәтә иде. Шау-шу бераздан басыла төште.

- Габделмән сүзендә хаклык бармы? - дип сорады укытучы.

Шәкертләрнең күбесе «бар» дип кычкырды, калганнары дәшми калуны хуп күрде. Күрәсең, алар да Габделмән фикере белән килешеп өлгергән иде инде. Сәлимә генә бирешергә теләмәде.

- Алайса, нигә Тукай үзе Шүрәлене коточкыч итеп сурәтли? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел - көндезләре. Тукай сүзләре! - Сәлимә үзенең дәлилләреннән бик канәгать иде, ул кимсетүле елмаеп үз урынына утырды.

Шәкертләр дә, Газизә апа да, Габделмән ни әйтер, дигән сыман, тын алмыйча утыра бирде. Габделмән кыен хәлдә иде. Ул янә башын кашый башлады, кашый торгач, бер фикер тапты, ахрысы, елмайды, тын алды һәм нык ышаныч илә әйтеп куйды:

- Курыкканга куш - койрыгы белән биш! - диде. - Былтырга караңгы урманда, гап-гади кеше дә куркыныч Шүрәле булып күренә. Тукай ул Шүрәлене Былтыр күзләре аша сурәтли. Йөз бүре күрдем, ди берәү.
Кешеләр ышанмагач, ул күргән бүреләр унга кала, уннан - бергә, теге кешегә караңгыда алабута шәүләсе бүре булып күренгән икән.

Шәкертләр дәррәү көлеште, кайсыдыр кул чаба башлады, кул чәбәкләү алкышларга әверелде.

- Ни өчен Былтыр төнлә утынга барган? - дип сорау ыргытты Габделмән шәкертләр өстенә.

Бөтен сыйныф уйга чумды. Хәтта Газизә апа да уйлый иде.

- Чыннан да, ни өчен ул көндез бармаган утынга? - дип пышылдый иде үзе.

Сирин кычкырды:

- Былтыр көндез эшләп арыган! - диде.

- Эшләп арыса, ул утынга бармаган булыр иде, ятып йоклар иде! - диде Зөлхиҗә.

- Бусы да дөрес! - диде апа.

Габделмән бер дә исе китмичә генә әйтеп куйды:

- Ул урманга утын урларга барган, Былтыр - браконьер! Карак кешенең күзенә агач ботагы да җен булып күренә.

Шәкертләр башта ни булганын аңламады, аннан соң шартлап көләргә тотынды.

- Былтыр браконьер! - дип кычкырды Сирин.

- Былтыр карак! - диде Зөлхиҗә.

- Былтыр экологияне бозучы! Шүрәле - табигать сагында торучы! - диде Габделмән җитди кыяфәт белән. - Газизә апа, мин Былтырны ике статья буенча хөкем итәргә тәкъдим итәм. Ул корткыч, карак - бер! Ул табигать сагында торучы каравылчыга каршылык күрсәтә, агач ярыгына аның кулын кыстыра. Бу гамәлләр Былтырның рәхимсез, миһербансыз бер бәндә икәнен күрсәтә. Бичара Шүрәлегә ашыгыч ярдәм күрсәтәсе урында ул аны ташлап кача. Шаулап үсеп утырган агачларны кисеп, турап, төяп, авылына алып кайтып китә. Шуннан килеп чыга ки, «Шүрәле» балетын иҗат итүчеләр дә браконьер яклы, чөнки алар иҗат иткән спектакльдә кешеләр урманга ут төртеп, тере Шүрәлене утка сала. Моннан да зур явызлыкның булуы мөмкинме? Шундый да рәхимсезлек аша балаларда миһербан тәрбия кылып буламы икән, Газизә апа? Әллә нинди тискәре образ булса да, Шүрәле җан иясе бит. Аны утка атарга ярамый. Тукайда Шүрәле җүнсез түгел, зыянлы түгел. Ни өчендер рәссамнар Шүрәлене усал итеп, явыз итеп ясый. Мин аны көлке, шаян, шаярырга ярата торган юморист итеп ясар идем. Тукайның «Шүрәле» әсәрен ике генә сәнгатьче дөрес аңлаган, дөрес шәрехләгән. Беренчесе - Бакый Урманче. Аның шүрәлеләре бик матур, шаян, юморга бай, табигать балалары. Икенчесе - Туфан Миңнуллин. Аның «Җанкисәккәем» пьесасы шүрәлеләрне матур итеп, зыялы итеп, шигъри җанлы итеп сурәтли.

Җиңелүне бик авыр кичереп утыручы Сәлимә торып басты да:

- Бакый Урманче белән Туфан абый сурәтләсә-сурәтләр, әмма татар халык иҗатында Шүрәле халыкка зыян салучы зат! - диде. - Ул төнлә атларга атланып чабып йөри, атларны әлсерәтә. Авыл хуҗалыгына зыян сала!

- Әйе, - диде Габделмән. - Шүрәлене тотар өчен кешеләр атның сыртын сумалага буйый һәм шүрәлене тота да үтергәнче кыйный. Шүрәле аларны каргап үлә. Ул каргаган авыллар бетәргә йөз тота. Беркатлы Шүрәленең каргышы кешеләр өстенә төшә. Шаян Шүрәлене атка атланып йөргәне өчен үтерәләр. Атка атланып йөрү үлем җәзасы бирерлек олы җинаятьмени соң? Бу гап-гади, җиңелчә хулиганлык. Гади хулиганлык өчен унбиш тәүлектән артыгы бирелми. Шүрәлене дә базга ябып, ун-унике көн тотарга иде дә иреккә җибәрергә иде, кабат атка атланмас иде.

Газизә апа башта бик канәгать иде, «Шүрәле» балеты турындагы соңгы хәбәрне ишеткәч, кинәт үзгәрде, аның төсе балтасы суга төшкән абзыйныкы кебек гаҗиз булып калды.

Ул арада кыңгырау зыңгылдады.

- Мин сезнең фикерли белүегезне хуплыйм! - дип, Газизә апа дәресне йомгаклады.

Ул соңгы көннәрдә бик уйчан булып китте һәм чираттагы дәрестә әйтте:

- Шәкертләрем! Габделмән әйткән сүз һич башымнан чыкмый. «Шүрәле» балетының театрларда бармавының төп сәбәбе дә әллә, минәйтәм, урманга ут төртеп, Шүрәлене янган утка салу күренешендәме икән? - диде.

Габделмән шул сорауны көтеп кенә торгандай аягүрә басты:

- Газизә апа, тайга яна, йөз меңләгән гектар Америка-Канада урманнары яна. Ә без сәхнәдән торып, урманга үзебез ут төртәбез, шул утка җан иясен атабыз! Мин балетның куелмавын шуннан күрәм, - диде.

- Нишләргә соң? - дип сорады Газизә апа.

- Балетның әдәби нигезен яңадан язарга кирәк!

- Ә Әхмәт Фәйзи либреттосы белән нишләргә?

- Әхмәт Фәйзи заманасы өчен шулай язган. Башка кеше яңа либретто язса, аңа Әхмәт Фәйзинең рухы рәнҗемәс. Фәрит Яруллинның даһи музыкасы әрәм ята бит. Музыканы коткарырга кирәк бит!

- Без генә моны хәл итә алмыйбыз! - диде апа.

- Бергәләшеп фикеребезне язарга кирәк! - диде Габделмән.

- Кая?

- «Мәдәни жомга»га! Анда басылгач, шул санны мәдәният министрына илтеп тапшырырга!

- Дөрес! - диеште балалар.

- Дөрес! - дип, аларны куәтләде Газизә апа.

Һәм без Газизә апа җитәкчелегендә «Мәдәни җомга»га хат язарга утырдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: