Мәдәни җомга

"Шәһәрдә нишләп яттык икән, башта ук авылда яшәмичә, дим..."

Светлана Шатимирова белән инстаграм аша таныштым. Мамадыш якларына бара калсак, кереп күрешеп чыгарга да бар иде исәп. Ул уй нишләптер гел кала бирде. Бәндә берне юрар, Ходай меңне юрар, ди. Светлана инстаграм битендә Казанга агросәнәгать паркына барырга җыенуын язгач, аның белән шунда күрешергә булдык.

Казанга ул пешергән икмәкләре һәм кайнаткан сырларын төяп килгән иде. Җәй буе җыеп киптергән шифалы үләннәрен дә алырга онытмаган. Помидор орлыклары белән бәйләгән әйберләрен исә бу юлы алып килмәгән.

Светлананың белмәгән һөнәре юк. Сөйләшү барышында сорарга онытмас өчен, һәрберсен блокнотыма теркәп тә куйган идем. Үзе әйтмешли, балалары белән “тараканнары” күп аның. Сүзне исә ипи пешерүдән башладык. Өч төрле чүпрәсез ипи пешерә: арыш белән бодай оныннан һәм җиләк согыннан. Соңгысы минем өчен бигрәк тә яңалык булды. Левито мадре оеткысын куллана икән. Аның технологиясен интернеттан өйрәнгән, бик четерекле, сабырлык сорый торган процесс, ди. Ипиләргә киптергән суган, помидор, төрле орлыклар да куша һәм фәкать зәйтүн маен гына куллана.
Махсус курсларда укып, егерме биш төрле сыр ясарга өйрәнгән.
– Мәскәүгә Италиядән бер сыр кайнату остасы килә, шунда бик барырга хыялланам. Аның курслары кырык мең сум тора. Намаз саен Аллаһы Тәгаләдән шунда бару мөмкинлеген сорыйм. 500 мең сумлык сыр ясау җиһазына да кызыгам. Әлегә аларны ирем алып биргән илле литрлы кәстрүлдә кайнатам, – ди ул.

Сырны күпләп җитештерү өчен сыйфатлы сөт табу да авыр икән. Светлананың әйтүенчә, авылда сыр ясарлык яхшы сөт юк, чөнки аларда авыру тудыра торган бактерияләр күп.
– Начар сөттән сыр килеп чыкмый. Сыйфатлы сөтне күрше районга кадәр барып алабыз. Кукмарадан да таптык, әмма анда кадәр барып, бер тапкыр сыр кайнатырлык кына сөт алып кайтып йөреп булмый. Берьюлы күпләп алыр идек, сөтне сакларга, сырны күпләп җитештерергә җиһазлар юк. Яңарак кына Петербургтан «англо-нубийский» дигән нәселле кәҗә бәтиләре сатып алдык, аларның сөте бик тәмле. Сыр да ул сөттән яхшы чыга. Бераз үскәннәрен генә көтәсе бар, – ди әңгәмәдәшем.

Нәселе куян белән кәҗәләр генә түгел, тавыклар да тота әле алар. Инкубатор сатып алганнар. Барысы алты төрле нәселле тавык үрчетәләр. Куянны исә махсус йоны өчен асрыйлар. Светлана кечкенәдән бәйләргә ярата. Анысын әбисе өйрәткән булган. Берара бәйләү җепләре сату белән дә шөгыльләнеп алган. Эштән бушаган арада сарык, эт, куян йонын эрли, бәйләү бәйли.

Әбисеннән калган икенче һөнәре – шифалы үләннәр җыю. Һәр елны кимендә егерме төрле үлән җыеп киптерәләр. Аларны сатып алучылар да барлыкка килгән. Табиблар үзләре дә аңа үләннәр сорап киләләр.

Иң яраткан эше исә – помидорлар үстерү. Помидор үсентеләре белән орлыкларын үзе дә сата. Узган җәйдә генә дә йөз төрле сорттагы мең төп помидор үсентесе утырткан. Шуларның иң яхшы иллегә якын сортын сайлап алган. Яңарак кына тагын йөз төрле помидор орлыгына заказ биргән.

– Аларны кая гына утыртып бетерәсез соң?
– Өч зур теплица белән ике парнигыбыз бар. Быел алар урынына да теплица куеп, берсен кышка җылытыла торган иттереп эшлисе килә.

– Тиздән бакчачылар үсентегә орлык чәчә башлый, газета укучыларыбызга үзең сынап караган яхшы сортларны киңәш ит әле.
– “Полночь в Москве” дигән сорт иң беренче көннән соңгы көнгәчә помидор бирде. Уңышы да күп, тәмле дә, авыруларга да бирешми. “Странная Вещь девочкиной девочки” сорты инжирга охшаган, ә тәме искитмәле, әйтеп бетереп булмый хәтта. “Литиевый закат” дигәне дә бал кебек, итле, хуш исле. “Гребешок красный” һәм “Гребешок желтый” маринадларга әйбәт. “Атомный синтез” белән “Конфеты сладкие сосульки” сортлары да яхшы.

– Помидор үсентеләрен үстерү серләрен дә беләсе килә бит инде хәзер...
– Авылга күченеп кайтуга ук без калифорния суалчаннарын алдык. Алар туфракның уңдырышлылыгын арттыра. Биогумуста үсентеләр дә яхшы үсә. Бик күп яшелчә үсентеләре көлне ярата. Помидор үсентесен утыртканда, чокырчыкка көл дә салып калдырам. Җәй көне бер бак суга кычыткан, мокрица үләнен һәм ат тизәген салып әчетәм дә атнага бер тапкыр су сипкәндә шуны да кушып сибәм. Суганнарым бик эре була, аның сере белән дә кызыксыналар. Суганны төртеп кенә чыгарга түгел, тирәнрәк утыртырга кирәк икән. Беренче ике атнада суны көн дә яхшылап сибәсе. Түтәлгә көл дә сипкәләгез. Кишер белән суган чүп үләнен бик яратмыйлар, аларны гел утап торырга кирәк. Безнең җәй буе бакчадан кергәнебез дә юк. Балалар да эшсез урамда йөрми, аларны эш белән тәрбияләп үстерәбез. Шифалы үләннәрне дә таныйлар. Бергә маллар да карыйбыз. Олы кызыбыз Фәрхинурга 17 яшь, Казанда төзелеш колледжында белем ала. Икенче кызыбыз Сара 10 нчы сыйныфта, бердәнбер улыбыз Касыйм 4 нче сыйныфта укый. Сафия белән Асия исемле кызларыбыз бәләкәйләр әле. Шәһәрдә нишләп яттык икән, башта ук авылда яшәмичә, дим. Авылда эш күп диләр. Юк, без монда рәхәттә яшибез. Экологик чиста ризыклар ашыйбыз, үлән чәе эчәбез, янәшәдә генә ылыслы урман, һавасы бик әйбәт. Авылны шәһәргә алыштырырлык түгел.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: