Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Шәһәр йота

Башкалабыз Казанны, Яр Чаллыны күпме зурайтып төзергә була инде? Татар халкының хәзер шәһәр мәдәнияте юк бит, якын киләчәктә дә булмас кебек.

Җанга тынычлык бирми торган бер бәхәсле мәсьәлә һаман читтә кала бирә: башкалабыз Казанны, халык саны һәм икътисади әһәмияте ягыннан республикада икенче урында тора торган Яр Чаллыны күпме зурайтып төзергә була инде? Татар халкының хәзер шәһәр мәдәнияте юк бит, якын киләчәктә дә булмас кебек. Чын-чынлап татар шәһәрләре булса гына, балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары, дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары тулысынча татарча сөйләшер, аралашыр иде. Бүген балаларыбыз Казан мәктәпләрендә дә, урамда да, кайвакыт өйдә дә урысча сөйләшә. Сәхнәдә ана телендә уйнаучы бары тик өч театр – Камал, Тинчурин, Кариев театрлары белән генә Казанда туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап калып булмый. Аларның репертуарын да никтер тәрҗемә әсәрләр, чик-чамасыз «акчалы» комедияләр басып китте. Татар авылын суыру, бетерү хисабына үсәләр ич әлеге шәһәрләр! Урбанизация ниндидер уйланып бетмәгән, кызу-кызу адымнар белән милләтебезне күз алдында юкка чыгара, акула балыгы кебек, йота бара.

Заман статистикасына күз салсак (биредә мин Росстат мәгълүматларына таянам), быелның беренче гыйнварына Казаныбызда 1 миллион 257 мең 341 кеше рәсми теркәлгән иде. Россиядә бу – 5 нче күрсәткеч. Түбән Новгород каласы 2020 елның 29 июненә кадәр бу урынны тоткан иде, бүген анда халык саны, безгә караганда, 5 000 кешегә азрак. 2010 елдагы халык санын алу буенча, Казанда татарлар 542,2 мең кешене яки 47,6 %, ә руслар 554,5 мең кешене яки 48,6 % тәшкил итте. Моннан чыгып, сорыйсым килә: башкалада милләтебез вәкилләренең күпмесе туган телен онытты икән? Төгәл генә ничә йөз меңе татарча сөйләште? Быелгы җанисәп тә Казанда татарларның саны шактый артуын күрсәтәчәк әле. Шул ук вакытта татар телендә сөйләшә һәм яза белмәүче урыслашкан «татарлар» контингенты да байтак зураячак. Милләтебез бетү, аның саны кимү проблемасының төп сәбәбе шушы. Шәһәрләшү күренеше һич тә татарны милләт буларак саклап калу файдасына түгел. Димәк, безгә дә Татарстанда урбанизация процессына каршы көрәшергә вакыт җитте.

2021 елның 1 гыйнварына Яр Чаллыда халык саны ­532 079 кешегә калган, ягъни бераз кимү күзәтелә. Чөнки узган елның шушы вакытына шәһәрдә 533 839 кеше теркәлгән. Чаллыда быел 233 834 татар яши, ягъни бу шәһәр халкының 47,4 % дигән сүз. Руслар – 230 343 кеше, 44,9 %.

Киресенчә, Казанны һәм Чаллыны территориаль яктан да, халык саны буенча да үстерүне туктатып, район үзәкләрендә һәм зур татар авылларында асфальт-битум, бетон, кирпеч сугу заводлары, калай җитештерү, савыт-саба ясау предприятиеләре төзергә, күпләп фирма-офислар ачу өчен кече һәм урта эшмәкәрлеккә юл куярга кирәк. Бу турыда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бер киңәшмәдә чаң сукты. Нәтиҗәдә татар халкы да эшле булачак, милли мохит сакланачак һәм безнең яңа зыялылар да үсеп чыгачак. Татар капиталистларының инвестицияләрен авылга борырга, кертергә көченнән килә.

Һәрхәлдә, гыйбрәт алыр өчен булса да, тарихыбыз шуны күрсәтә: гомер-гомергә татарлар калага киткәч урыслаша башлаган. Мәсәлән, Россия императоры Петр Беренче, сазлыклы җирләрдә Санкт-Петербургны төзергә дип, эшчән татарларны чакырырга боерган. Аларның 80 проценты шунда – шәһәр төзелешендә җан тәслим кылган. Юкка гына төньяк башкаланы татар сөякләре өстендә тора дип әйтмиләр бит. Гасырлар узган саен, Петербургтагы кан-кардәшләрнең дә күпчелеге урыслашкан, татарлык фәкать фамилияләрендә генә калган. Кызганыч ки, 1920 елларда Донбасска ташкүмер чабарга киткән кара эштән чирканмаучы татар шахтёрларының да, 1930 еллар башында Магнитканы (Магнитогорск) салырга көчләп алып кителгән хезмәт сөючән әби-бабайларыбызның да, 1936 елда Мәскәү метросын төзергә дип җыелган милләттәшләребезнең дә балалары һәм оныклары урыслашып бетте. Без, бөек татар халкы варислары, урбанизация белән бергә үрелеп, зур тизлек белән ассимиляцияләшеп ятабыз лабаса!

Илһам ФӘТТАХОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев