Сабырлыкка өйрәнәсең килсә, гарәп иленә бар икән
Анна Васильева Казахстанда туган. Бала һәм үсмер вакыты Киев шәһәрендә уза. Инглиз теле факультетына укырга керергә хыялланып, телен чарлау ниятеннән, интернетта шул телдә сөйләшергә өйрәнү өчен дуслар эзли башлый.
Беркөнне аңа Мисырда яшәүче Мөхәммәт дигән егеттән хат килеп төшә. Бу вакытка Анна Ислам дине белән дә кызыксына башлаган була.
Мөхәммәтнең бер туганының хатыны да милләте буенча украин булып чыга. Аның артыннан егет Аннага күчтәнәч тә биреп җибәрә. Ике елдан үзе Киевка кунакка килә. Тагын ике елдан инде Анна Мисырга кияүгә чыгып китә. Хәзер алар Согуд Гарәбстанында яши.
– Үземне монда чит кеше итеп сизмим. Хиҗабтан йөрүчегә беркем дә борылып карамый, артыңнан төрле сүзләр дә әйтеп калмыйлар. Бөтен нәрсә хәләл булу да ошый. Ризыкларның этикеткаларын эзләп аптырыйсы юк. Мөселман хатын-кызлар өчен кием сайлау мөмкинлеге дә зур. Климаты да кулай. Әлбәттә, бик эсселәр дә була, әмма юеш җилләр, суыклар, кар бураннары да юк. Бер кат киемнән генә йөрисең. Елның 360 көнендә кояшта иркәләнәсең. Монда миңа аеруча балаларга булган мөнәсәбәт ошый. Гаиләләрдә балалар күп, аларның берсе дә артык түгел, барысын да яраталар. Хатын-кызга да зур хөрмәт белән карыйлар. Чиратта ирләр генә басып торып, бер хатын-кыз килеп басса, аны чиратсыз уздырып җибәрәләр. Авыр эштә эшләгән хатын-кызларны күрмәссең дә. Халык та бик дустанә, кунакчыл һәм юмарт. Иң куркынычсыз ил дә әле ул. Урамда сатучылар үз товарларын шикләнмичә калдырып китеп тә йөри, – дип сөйли ул.
Согуд Гарәбстанында тормыш дәрәҗәсе дә, хезмәт хакы да югары һәм шуның белән бик күпләрне җәлеп итә дә инде. Аннаның әйтүенчә, белемең көчле, ә резюмың яхшы булса, эшкә урнашу авыр түгел. Медицина хезмәтен дә мактый. Хастаханәләрдә заманча техника, чит илләрдән иң яхшы табибларны чакыралар, ди.
Гарәбстандагы этикет һәм үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләп алды. ⠀– Үз тирәңдәге чит кешеләрне демонстратив рәвештә камерага төшерү, кычкырып сөйләшү һәм көлү, мөнәсәбәтләрне ачыклау килешә торган гамәл түгел. Ир-атлар, ак төстәге тубыкка кадәрге озын күлмәкләре пычрана калса дип, машинада запас кием тоталар, чөнки пычранган кием белән йөрү хупланмый. Чит ир кеше яки хатын-кыз белән бер сәбәпсез генә сөйләшеп торуны да килештермиләр. Бу чытлыклану яки әдәпсезлек санала. Хатыннар өйдә үзләре генә булса, ир-атны өйгә кертми, ул сантехник, электрик булса да. Бик кирәк булган очракта гына кертергә мөмкиннәр, әмма фатир яки өй ишеген ачык калдыралар. Читләр янында хатын-кыз белән ир-ат бер-берләренә карата үзләренең хисләрен күрсәтми. Нибары кулдан тотышу гына рөхсәт ителә. Янында ире булганда, акчаны хатыныннан алу кабул ителмәгән. Монда дингә яки Аллаһка каршы сүз әйтергә ярамый. Атеистлар бар, тик алар моны бик нык яшерә, беркемгә дә белдерми, – ди ул.
Согуд Гарәбстаны кухнясында төп урынны дөге, яшелчә һәм ит ризыклары алып тора икән. Кабса дигән ризык пылауны хәтерләтә. Салиг дигәне сөт һәм тавык шулпасында пешерелгән дөге.
– Рамазан аенда ифтар бер бәйрәм рухында үтә. Табынны матур итеп бизиләр, сүз уңаеннан әйтергә кирәк: гарәпләр савыт-сабаларның көмеш яки алтын төсендә булганын ярата. Ифтар өчен яшь кызлар Рамазан ае башланганчы матур күлмәкләр сатып ала һәм һәр көнне шуларны чиратлап кияргә тырышалар. Тәмле ризыклар белән туклангач, гарәпләр иң ахырда кардамон белән каһвә эчә. Гарәп кешесе сулагай булса да, ризыкны уң кулы белән ашарга тырыша, чөнки сул кул чиста саналмый. Күрешкәндә дә, кемгәдер нәрсәдер биргәндә дә уң кул белән бирергә кирәк. Кунакка чакырылган булсагыз, монда иртәрәк яки әйткән вакытка килү хупланмый, чөнки бераз гына соңгарак калу гадәте бар һәм ул шулай тиеш итеп кабул да ителә. Тагын бер этикет кагыйдәсе – китәргә ашыкма, бераз гына тоткарлану хуҗаларга хөрмәт билгесе. Тәкъдим иткән ризыктан да баш тартырга ярамый. Күп кенә гарәпләр ризыкны идәнгә утырып ашый. Бу гадилек һәм тыйнаклык билгесе санала. Үзеңә ничек җайлы, шулай утырасың, әмма аяк табанын кешегә каратып утыруны килештермиләр. Ризыкны кул белән ашарга яраталар. Табында гаилә генә булса, бер зур савыттан ашыйлар. Бөтен кеше кул белән ашаганда кашык тотып утыру да хупланмый. Кунакта ир-атлар һәм хатын-кызлар күп вакыт аерым ашый, алар бер-берен күрмиләр. Шуңа да хатын-кызлар никабларын, яулыкларын салып, костюмнан гына утырырга да мөмкин. Җомга көне монда ял һәм аны гаилә белән бергә уздыралар. Кунакларга йөрешәләр яки ресторанга баралар. Хәллерәк кешеләр карантинга кадәр ял көннәренә күрше илләргә – Бәхрәйнга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә йөри иделәр, чөнки анда барлар, клублар бар, ә бездә алар юк, – ди блогер.
Сабырлыкка өйрәнәсең килсә, гарәп иленә бар икән. “Вәгъдә иткәнне өч ел көтәләр” дигән әйтемнең чын мәгънәсен Анна шушы илдә яши башлагач кына аңлаган.
– Су краның җимерелдеме? Сантехник килә дә, “букра ин ша Аллах” ди, ягъни Аллаһ кушса – иртәгә, ә чынлыкта “кайчан да булса, бәлки”. Дус кызың белән сәгать җидедә очрашырга сөйләшәсең, ул тугызга гына киләчәк. Иртәрәк килер дип көтмә дә. Балалар бер атна элек имтихан тапшырды, каникулда ял итәләр, имтихан билгесе дә, семестрныкы да әле билгеле түгел. Моңа ияләшү авыр булды, әмма мондый очракларда сабырлыкка өндәгән гарәп әйтемен кабатларга өйрәндем. Безнеңчә ул сабыр төбе – сары алтын дип тәрҗемә ителә. Ә сабырлык чынлап та һәрвакыт һәм һәркайда кирәк, – ди әңгәмәдәшем.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев