Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

РУСЛАН АЙСИН: «Башкортстандагы татарларны башкорт дип танырга тырышу – ямьсез күренеш»

Галимнәр раславынча, халык санын алу Алтын Урда заманыннан бирле үткәрелеп килгән. Русиядә ул Петр I исеме белән бәйле, салым түләүче халыкның санын белер өчен шушы кампанияне алып барылган. Сәясәтче Руслан АЙСИН бу акциянең бүгенге көндә татар милләте өчен әһәмияте хакындагы уйланулары белән уртаклаша.

Һәрбер зур милләт берничә өлештән тора, ягъни ул ниндидер эчке структураны тәшкил итә. Мәсәлән, француз гражданлык милләте бар. Аның эчендә төрле этник катлам, төркемнәр күренә. Бретон, провансаль милләте һәм башка кечкенә милләтләр, ләкин алар үзләрен, зур француз милләтеннән, ди. Ә алманнарда бу бигрәк тә ачык чагыла, мәсәлән, шваблар, баварлар үзара сөйләшкәндә бер-берсен авыр аңлый. Шул ук вакытта, аларны берләштерә торган алман әдәби теле һәм Алмания дәүләте бар. Мәдәният һәм тарих, үзаң – менә бу төшенчәләр аларны берләштерә. Италиягә килгәндә, гомумән, вазгыять катлаулы. Әле алар йөз илле ел элек кенә бер зур дәүләт, милләт буларак оеша башлаган. Хәтта бердәм Италия дәүләтеннән аерылып чыгарга дигән карашны алга сөргән хәрәкәтләре дә бар.

Татар да зур милләт буларак, бу тенденцияләрдән, чынбарлыктан читтә тора алмый. Безнең дә эчке структурабыз оешкан, төрле субэтник төркемнәр бар: Себер, Әстерхан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр… Ләкин без – бер милләт, үзебезне зур гаилә буларак хис итеп яшибез. Бу – бәла түгел, тарихи чынбарлык! Моның белән яшибез, аны шулай кабул итәргә дә кирәк. Милләт буларак сакланып калу өчен, барыбызның да актив эшләве сорала.

Сәяси милләт дигән әйбер ул тарихчылар, сәясәтчеләр тарафыннан еш кулланыла торган төшенчә. Шул ук вакытта аның фәнни нигезе дә бар. Бер яктан, бу төшенчә сәяси милләтнең югары цивилизиция дәрәҗәсенә ирешкәнен аңлата, икенче яктан, ул аны сәяси үзаңга ия икәнен күрсәтә.

Татар, әлбәттә, сәяси үзаң иясе, ни өчен дигәндә, без сәяси милләт буларак йөз ел элек формалаша башладык. Чөнки ул вакытта дәүләтчелегебезне кайгырта башлаганбыз. Русия империясендә, аннары СССРда яңа дәүләт формалаша башлагач, сәяси тормышта үзебезне актив белдердек. Төрле проектлар пәйда булган, Идел-Урал статусы, Татар-башкорт республикасы… Мирсәет Солтангалиев – большевиклар фиркәсенең бер символы иде. Аның фикерләрен, тәгълиматын Африканың кайбер илләрендә, университетларында җитмешенче елларда да укыттылар әле. Шуңа күрә, без сәяси яктан аңлы, сәясәтнең нәрсә икәнен беләбез.

ТАССРның 100 еллыгы да моңа яхшы дәлил булып тора. Без – сәяси яктан балигъ милләт. Сәяси проектлар төземи, башка идея, кыйммәтләр белән яши этник милләтләр дә бар. Моның өчен аларны һич тә тәнкыйтьләргә ярамый. Аллаһы Тәгалә шулай хәл кылган.

Хәзерге вакытта яшьләргә җиңел түгел. Кешелек тарихында һәрдаим шул ук бер әйбер кабатлана. Олы буын яшьләрне тәнкыйтьли, тик минем андый ниятем юк. Бу мәгълүмат ташкыны чорында, мәгълүмати яссылыкта үзеңне табу, югалтмау, ниндидер кирәкмәгән хәрәкәтләргә бирелмәү гаять авыр. Нәфес төрле яктан сагалап тора. Шул ук вакытта киң мөмкинлекләр дә ачыла. Мәгълүмат күп, чит илләргә дә бара алалар. Хәзерге замана яшьләренә, беренче чиратта, үзеңнең кем икәнеңне аңлау кирәк. Үз-үзеңне шәхес буларак тану, тамырларыңны белү – бу дөньяда югалып калмаска бер таяныч, кыйбла булачак.

Милли сәясәтчеләрне тәрбияләү бик авыр, ләкин татарда өстенлек тә бар. Татар сәяси үзаңлы. Кайберәүләр өчен сәясәт белән шөгыльләнү, сәясәт фәне, тәгълиматы белән эш итү табигый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт инде бу. Шул ук вакытта икенче шарт – бу фәннең нәрсә икәнен белү һәм үзеңнең милли методологияңне куллану да мөһим. Аның өчен, әлбәттә, фәнни яктан багажың һәм тәҗрибәң булырга тиеш. Бәлки шуңа да тарих белән шөгыльләнүче татарлар күптер. Тарихи китаплар шактый бездә. Тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклаучылар ягыннан Татарстан – Русия буенча беренче урында бара.

Шуңа күрә безнең өчен тарих ул – сәясәт. Сәясәттән тарихны аерып булмый, чөнки без дәүләтле милләт, цивилизацияле, мәгърифәтле дәүләт. Болар барысы да сәясәтне тәшкил итә. Ул ниндидер бер аерым өлкә түгел бит. Тарихны да, социологияне дә, мәгарифне дә, мәдәниятне дә колачлый. Сәясәт – дәүләт тә, икенче яктан, мәхәллә системасы да кебек, ягъни кечкенә җәмгыятьнең үз тормышын көйләве. Болар милли тормышны үз эченә ала, шуңа күрә сәясәт белгеченә киң карашлы булу кирәк. Милли тематиканы яхшы белү һәм милләтеңне ярату да сорала.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ШӘХЕС БУЛАРАК ТАНУ, ТАМЫРЛАРЫҢНЫ БЕЛҮ – БУ ДӨНЬЯДА ЮГАЛЫП КАЛМАСКА БЕР ТАЯНЫЧ, КЫЙБЛА БУЛАЧАК.

Татар – зур империяләр тоткан милләт, шуңа күрә без Ауразиянең бар киңлекләрендә дә таралып яшибез. Бу – безнең җирләр, без кунак түгел, монда мең ел, мең дүрт йөз ел элек ата-бабаларыбыз килеп урнашкан. Шушы җирлектә дәүләт инфруктурасы булдырган. Татар кайда гына төпләнмәсен, үзенең рухи инфраструктурасын булдыра ала. Сабан туйлары оештыра. Милли оешмалар төзи, мәктәпләр ача. Әлеге сыйфат безнең каныбызда, геннарга салынган. Без тупланган җирдә, һичшиксез, инфиструктура булдырырга телибез. Ул милләтнең цивилизиция ягыннан югары дәрәҗәле булуын күрсәтә. Татарның Ватаны Алтайда да, Уралда да, Идел буенда, Җаек буенда – Казакъстан даласында да. Без бу яктан бәхетле, чөнки кая гына карама – татар. Татар офык чикләрен белми, чөнки без күчмә халык булганбыз. Күчмә халык ул киң карашлы була. Аның өчен чикләр юк!

Башкортстандагы татарларны башкорт дип танырга тырышу – ямьсез күренеш. Без башкортлар белән тугандаш милләт. Заманында Минтимер Шәймиев әйтмешли, без – бер кошның ике канаты. Шулай хис итәбез дә, бер-беребезгә якын милләтләр. Кайбер очракта татар белән башкортны аеру бик авыр. Шул ук вакытта, Башкортстанда миллионнан артык милләттәшебез гомер итә. Кайбер көчләр Башкортстанның үзендә кайбер өлешен башкорт дип яздырту планы белән чыга. Бу программа максатын алар тормышка ашыра. Аяныч ки, бу сәясәт, алдагы җанисәп кампаниясе белән бәйле. Ут белән уйнаучы бәндәләр, кызганыч ки, аңламый, җанисәп үтәр дә китәр, ә милләтләр кала. Нәтиҗәсе нинди булачак? Йөрәктә кара тап калмасмы? Менә шул турыда да уйларга иде! Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый. Без милләт өчен кайгырып яшәүче кешеләр буларак, алга карыйбыз һәм бу ямьсез күренеш арабызга яманлык кертмәсен иде.

Кызганыч, тарих хәзерге вакытта идеологиянең иң зур коралына әверелде. Ягъни аны кайбер әхлаксыз бәндәләр үзләренең сәяси максатларында куллана. Тарих, әлбәттә, зур һәм көчле мобилизацион ресурс, аны берничек тә инкарь итеп булмый. Ләкин шул вакытта, Бальзак әйтмешли, тарихның ике төре бар. Берсе – мәктәптә укыта торганы, икенчесе – чын, аны күпчелек белми дә. Чөнки Советлар Союзы заманында да Алтын Урда тарихын өйрәнү тыелган, Русия империясе вакытында да татарларның роле бик кечерәйтеп яки мыскыллы хәлдә күрсәтелгән. Хәзер дә андый күренешләр юк түгел. Һаман шул ук штампны кулланалар. Монгол-татар изүен мәктәптә дә шулай укыталар, татарларны варвар итеп күрсәтергә омтылыш бар. Бөек галим Лев Гумилев (Анна Ахматова һәм Николай Гумилевның улы): «Русия цивилизациясе – ул рус-татар симбиозы. Татар-төрки милләтенең өлеше монда гаять зур», – дип әйткән. Аның күп кенә хезмәтләре моңа багышланган, шуның өчен ике тапкыр төрмәгә дә утыртканнар үзен. Татарны яклаучылар да булган диясем килә. Тарихка без җитди карарга, аны тирәнтен өйрәнергә тиешбез. Тарих милли үзаңны ныгытуда зур роль уйный.

Быелгы җанисәпнең яңа алымы бар: интернет аша, дәүләт хезмәте күрсәтү ресурсы аша кеше үзе язылырга мөмкин. Бу татарга отышлы, чөнки без – сибелеп яшәгән милләт.

Мәсәлән, Башкортстандагы хокук, канун бозу күренешләре кабат чыкмасын өчен дә кирәк. Татарны башкорт дип яздырган очраклар үткән җанисәп вакытларында булды, хәзер, бу җәһәттән андый хилафлыкларны кылу авыррак. Чөнки, тикшерү мөмкинлеге дә бар. Сер түгел, кайбер милләттәшләребез бераз эчке сепаратизм белән «чирли». Бу гадәти әйбер, аларга аңлатырга кирәк. Без – бербөтен милләт, төрле тармаклардан торган зур гаилә.

Аңлату – зыялылар, тарихчылар, сәясәтчеләр, мәдәният өлкәсендәгеләр һәм журналистлар эше. Чөнки алар җәмәгать фикере ияләре. Аларны кеше тыңлый, фикерләренә колак сала. Җанисәп вакытында без бербөтен, аерылгысыз, көчле милләт икәнебезне күрсәтергә тиешбез. Кайсы яктан карасаң да, җанисәп – безнең өчен стратегик кампания. Екатеринбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашуда бер кыз: «Ә ни өчен без татар булып язылырга тиеш, аның гамәли яктан кулайлыгы нидә?» – дип сорады. Галим Дамир Исхаков белән аңлатып бирдек. Мәсәлән, сез татар мәктәбен, татар сыйныфын ачарга йөрисез, җирле дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәсез икән, татарларның саны күп булу мәслихәт бит. Җанисәп нәтиҗәсеннән чыгып, җирле түрәләр: «Татарларның саны кимегән икән, нәрсәгә сезгә мәктәп?» – дип тә җавап кайтара алачак. Сан ягыннан үзебезне күрсәтә алганда, татар мәктәпләре ачарга да җиңелрәк. Чөнки дәүләт бу әйберне тәэмин итәргә тиеш. Татарларның бердәмлеге күренсә, Татарстанның да абруе, сәяси яктан статусы үсәчәк. Татарстан белән Русия татарлары алар бербөтен, үзара бәйләнгән. Татарстан татарларга таяна, ә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар карашы Татарстанга төбәлгән.

Шәхсән үзем, өченче тапкыр җанисәптә катнашам. 2002 елда гади кеше буларак язылдым гына. Ә 2010 елда актив катнаштым, Ул вакытта Татар яшьләре форумын җитәкли идем.Төрле төбәкләргә чыгып, татар яшьләре белән аралаштык. Быел да мин бу кампаниядә актив катнашырга телим, чөнки татар халкы өчен ул гади статистик акция генә түгел, тарихи чара һәм ул татарның бердәмлеген, ныклыгын күрсәтергә тиеш. Икенче чиратта, безгә имтихан да. Татар дөньясы Татарстан көчле булганда гына куәтле. Татарстан көчле булганда, татар дөньясы да мәгърур. Татар дөньясы республиканың абруе, сәяси статусы көчле булганда гына, бердәм була ала. Читтәге татарлар белән без аерылгысыз, үгет-нәсихәтем дә милләттәшләремә төбәлгән: татар булып язылыгыз! Шул чакта без тарихта калачакбыз. Шул вакытта гына киләчәктә безгә урын бар!

 

 

Мөршидә Кыямова

"Идел"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев