Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Руль артында телефоннан сөйләшсәң

Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.

Бу яңалык Мәскәүдән башлана, анда “хәрәкәт вакытында машина йөртүченең телефон куллануын теркәү өчен” махсус видеокамералар урнаштырачаклар. Әгәр йөртүче телефоннан сөйләшмичә генә СМС язса да, бу шулай ук хокук бозу дип саналачак. Технология Мәскәүдән соң башка төбәкләргә дә кертеләчәк.

Автомобиль эксплуатацияләүне тыйган шартлар исемлеге дә үзгәрде. Хәзер җәйге резина белән кыш көне йөрү һәм кышкы тәгәрмәч белән җәй көне йөрү, шулай ук шипалы тәгәрмәчне бер күчәргә генә кую хокук бозу исемлегенә керде.

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр өчен җәза катгыйланды. Медицина тикшерүеннән баш тарту 30 меңлек штраф һәм 1,5 елдан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән яный. Әмма автомобиль салонында 16 яшькә кадәр бала булса, машина йөртүчегә 50 мең сум штраф салыначак һәм ул ике-өч елга машина йөртүче хокукыннан мәхрүм калачак.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев