Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Рухи диверсияләрне кем оештыра?

“Россия 1” каналы бу атнада “Зөләйха күзләрен ача” дигән күп серияле фильмны күрсәтә башлады.

Романы берничә телгә тәрҗемә ителгән, фильмы Урал һәм Котыпка кадәр дә барып төшерелгән, Лаешта моның өчен хәтта махсус посёлок та төзелгән һәм, бюджетын йөзләрчә миллион сумга чыгарып, дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә куелган әлеге проектның төп кыйммәте вә максаты нәрсәдә соң? Бактың исә, хәтсез макталган сериал, куелышы ягыннан да, тарихи-ретроспектив планда һәм рухи-эстетик тәрбиясе җәһәтеннән дә ташка үлчим генә. Ә максаты яхшы аңлашыла: Г.Исхакыйның татарда рухи ныклык символына әйләнгән Зөләйхасы образын җимерү, милләт яшәешен бозып күрсәтү, шул ук исемле яңа персонажның әхлакый вә рухи деградациясе аша, татарның әдәбен вә әхлагын какшату, ахыр чиктә татар милләтен юкка чыгару.

Күп кенә татар актерларының бу фильмда төшүдән баш тартуы яхшы аңлашыла. Чөнки үз халкыңа каршы андый этлеккә бару өчен, әхлак ягыннан үзеңнең дә бик түбән булуың кирәк. Ә пасквилянт итеп һәм баш рольдә кулланылган затлар бу яктан, күрәсең, үзләре дә төп персонажларына якын (хактан да, әгәр кеше үзенең ана теле укытучысын гитлерга тиңли икән, бу аның рухи деградация күрсәткече түгелмени?). Игътибар итик, татарга каршы оештырылган бу этлек хәтта пандемия вакытында да туктап тормый. Хәер, мондый хәл бу илгә хас нәрсә инде (сугыш чорында ВКП(б) ҮКның “Идегәй” дастанына каршы кабул иткән 1944 ел 9 август карарын гына искә төшерик). Фильмның бюджеты исә дәүләтнең эчке сәясәтендә өстенлекнең нәрсәгә бирелүен дә ачык күрсәтә. Туган телләрнең дәүләт фондына, әйтик, елына нибары 88 миллион сум (194 милләткә!) бирелә.

Әлбәттә, татарга каршы рухи диверсия моның белән генә чикләнми. Аның язуын, телен чикләү генә җитмәгән, һөҗүм инде тарихына һәм мәгарифенә дә ясала. Ысуллары исә күптөрле: тарихны бозып күрсәткән яңадан-яңа сериаллар чыгарыла; Явыз Иван, Ермак кебек җәлладларга ил буенча һәйкәлләр куела; календарьга ялган даталар өстәлә; прокуратура ярдәмендә мәктәпләрдән татар теле куыла һәм татар мәгарифе чикләнә. Тактика да үзгәреп тора. Соңгы елларда зур урын татар рухын эчтән җимерүгә бирелә. Еш кына ул республика хисабына да эшләнә. Ә һөҗүм бүген аның моңына, театр сәнгатенә һ.б. өлкәләргә дә ясала. Чалма-чапан кигән “диверсантлар” хәтта мәчет-мәдрәсәләрдә дә бар. Анда алар татар рухын какшата, “рус телле ислам” проектына җирлек әзерли.

Рухи “вирус” хакимиятнең югары эшелоннарына да үтеп керә. Президент В.Путин узган атнада төбәк җитәкчеләре белән пандемиягә каршы үткәргән видеокиңәшмәсен: “Все проходит, и это пройдет. Наша страна не раз проходила через серьзные испытания: и печенеги ее терзали, и половцы – со всеми справилась Россия. Победим и эту заразу коронавирусную. Вместе мы все преодолеем”, - дигән сәер гыйбарә белән тәмамлады. Соңрак Д.Песков моны, Президент үзе өстәде, кыпчакларның (половцы) Византиядә эреп юк булуын күздә тоткандыр, дип аңлатты. Ә тарихчылар кыпчакларның – татар, башкорт, казах һ.б. халыклар формалашуында, печенегларның исә урыс һәм украин этногенезында да катнашуын әйтә. Димәк, Илбашы аларның борынгы бабаларын вируска тиңләгән булып чыга. Тарихчылар гыйбарәдәге беренче җөмләнең Соломон патша балдагындагы язуга туры килүен дә әйтә. Кыскасы, рухи “вирус”ларның кайдан килүен чамаларга була...

Ә ил-көндәге рухи диверсия һәм татарны руска каршы куюларда, әлбәттә инде, “татар тугач елаган” кавем кулы да сизелә. Соңгы 8 елда Россиядә мәдәният министры булган В.Мединскийның татарлар турында: “... никакой другой народ не воспринимался в народном сознании русских страшнее и хуже, чем татары”, - дигән фикере үзе генә дә ни тора! Бүген инде бу зат Россия Президентының ярдәмчесе итеп куелган. Ә РФ Иминлек шурасы секретаре Н.Патрушев, җәмгыятьне таркатуга йогынты читтән ясала, дип зарлана. Юкса, халыкларны ошбу рухи диверсияләрдән дә хәтәррәк бүлгәләүче юктыр да. Ә татар өчен бүген иң мөһиме - әлеге хәлләрдән рухи иммунитетны тагын да ныгытып чыгу.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев