Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Рөстәм Миңнеханов: Кайсы милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш

Татарстан Президенты бу юнәлештә эшне дәвам итәргә өндәде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булган 2021 елга йомгак ясады. «Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш», — дип ассызыклады ТР муниципаль берәмлекләр советының XVI съездында.

Президент Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшен җитәкләгән Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде. «Муниципалитетларда, өлкәләрдә дә үзгәрешләр бар», — диде.

«Татар теле генә түгел, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре дә…Ассамблея матур гына эшләп килә. Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә, дини традицияләр буенча яшәргә шартлары булырга тиеш. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла», — дип эшне дәвам итәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп: «Үз кулыгызда бу эшне тотып барырга тырышсагыз, безнең тарафтан ярдәм булачак», — дип сүз бирде. 

 

 Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев