Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ромашка белән тузганак өчен штрафны кем түли? (Белгеч аңлатмасы)

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдәге, бакчада үскән тузганак белән ромашка һәм башка чүп үләннәре өчен штраф түләттерәләр, дигән хәбәр халыкның тәмам өнен алды. Газета укучыларыбыз да, бәрәңге бакчам буш торгач, җәй буена чүп үләннәре баса, миңа да штраф язачаклармы, дип шалтырата башладылар.

Тынычланыгыз, җәмәгать! Бу кагыйдә фәкать авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә кагыла икән. Дача һәм бакчаларда чүп үләне үскән өчен штраф булмаячак. Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Николаев сүзләренчә, ромашка, тузганак, балтырган, бөтнек кебек үләннәр өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерүчеләргә генә административ җаваплылык каралган.

Ә сүз исә ромашка белән тузганак турында гына бармый. Чүп үләннәренең аерым исемлеге бар һәм ул Россия хөкүмәтенең узган елның 18 сентябрендә чыгарлыган 1482 нче карары белән билгеләнгән. Чүп үләннәре исәбенә, аерым алганда, Сосновский балтырганы, кыр бөтнеге, билчән, дару тузганагы, ромашка, төрле төрдәге шайтан таяклары, амброзия һәм башкалар керә.

Татарстандагы Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Хәлилов безгә аңлатканча, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр кулланылмыйча ятарга һәм анда чүп үләннәре үсәргә тиеш түгел. Бу берьеллык та, күпьеллык үсемлекләргә дә кагыла.
– Җирләр кишәрлекләре буш яткан очракта аның милекчесенә карата Россия административ хокук бозулар кодексының 8.7 маддәсенең 2 өлеше нигезендә физик һәм юридик затлар җаваплылыкка тартыла. Физик затлар өчен – 20-40 мең, вазифаи затларга – 50-100 мең, юридик затларга 400-700 мең сум штраф каралган, – дип сөйләде ул.

Физик затлар дигәндә пай җирләре хуҗалары да күз алдында тотыла. Алар үз җирләрен эшкәртмәсәләр, шулай ук штрафка тартыла.
Белгечнең сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кулланылмыйча яткан җир кишәрлекләре бигрәк тә Казанга якын районнарда күп икән. Узган елны 107 мең гектар эшкәртелмәгән җир табылган, шуның 36 мең гектары кабат кулланылышка керттерелгән. Калган кишәрлекләр идарә күзәтүендә.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев