Мәдәни җомга

Ркаил Зәйдулла: «Милли үзаңның үсмәвендә, шиксез, язучыларның дa гаебе бар»

Язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучыларының XII съезды алдыннан татар әдәбияты турында фикерләре белән уртаклашкан.

Әлеге фикер «Казан утлары» журналының 1994 елгы май аенда басылган. «Татар-информ» әлеге фикерләрне укучыларыбызга җиткерә.

Әлбәттә, гәҗит-журналларның саны арту сәбәпле әдәби әсәрләрне дөньяга чыгару өчен мәйдан киңәйде. Ләкин бу шатлыклы күренешнең сыйфат мәсьәләсенең тәэсире булмады дияргә дә мөмкин. Киресенчә бу болганчык заманда күбрәк чүп өскә калыкты шикелле.

Шулай да әдәби мохиттә күңелгә куаныч өстәп торучы вакыйгалар да җитәрлек. Тарихка булган кызыксынуның артуы сөендерә. Күпме әсәр укучы кулына килеп керде. Тик җанда бер моңсулык та яши. Соңармадыкмы? Әрмәниләр, гөрҗиләр җиң сызганып тарихи романнар дөньяга чыгарганда, без бит производство романы дип, колхоз рәисе белән парторг арасындагы конфликт дип шау-гөр килдек. Безнең фәлсәфәбез, дөньяга карашыбыз шул тирәдән узмады. Милли үзаңның үсмәвендә, шиксез, язучыларның дa гаебе бар. Карагыз инде сез, адәм көлкесе: берничә ай гына элек дума сайлауларына бойкот игълан иткән авыл халкы шундый ук бердәмлек белән бии-бии депутатлар сайлый. Өч ай эчендә фикере шулай тиз үзгәрә алган халыкны милләт дип атап буламы? Хурлык бу безнеэ барыбыз өчен дә! Өстәвенә, шул миңгерәүләнгән халыкны сайлауларга барырга өндәп чыгыш ясаган язучылар да булды. Җил кайсы якка иссә, шунда авышып тору түгелме соң бу? Мондый очракта әдәбиятның дәрәҗәсе турында ничек cөйләргә мөмкин?

Җил кайсы якка исә, шунда авышып тору бер әдипкә дә хас булмаска тиеш. Акны карадан аерырга вакыт!

Билгеле, халкы нинди идарәчесе дә шундый дип акланырга буладыр. Әмма халыкның визит карточкасы итеп беркайчан да Табеевны түгел, ә миңа калса, Хәсән Туфанны таныдылар. Бүген дә хәл шулайрак булса кирәк. Шуңа күрә язучыларыбызның бик чиста, керсез булуларын күрәсе килә. Гомумән, әдәбият аксакалы сүзен үлчәп сөйләргә, гамәлләрен дә олпатлык белән кылырга тиештер дип уйлыйм.

Мин үзем да моннан берничә еллар элек Язучылар берлеген «язучылар колхозы» дип атаган идем. Хәзер уйлым: ул вакытта минем тарафтан яшьлек максимализмы булган, ахрысы бу. Канәгатьсезлек бар анысы. Тик кем генә хәзер тормыштан канәгать соң? Барыбер беркем дә тормышны ташлап китәргә жыенмый ич...

Язучылар берлеген НКВДлар, ГПУлар белән бер вакыттарак, бер максаттан чыгып большевиклар оештырган дип икърар итүчеләр дә бар. Билгеле, Сталинга язучыларны бер кулга җыю файдалы булгандыр. Тик язучыларның үзләренең дә бергәрәк җыйналырга теләвен онытып бетермәскә кирәк. Бүтән илләрдә дә язучыларның, шагыйрьләрнең берлекләре, синдикатлары, ассоциацияләре бар Бу авыр заманда язучылар да бер-берсенең иңнәрен тоярга телиләр икән. монда нинди зыян табарга мөмкин? Безнең берлек тә яшәр. Структурасы ничек булыр, ансын киләчәк күрсәтер.

Язганда без язу өстәле белән икәүдән-икәү калабыз. Әсәр яхшы килеп чыгармы, аның татар әдәбиятын үстерүгә нинди өлеше булыр — иҗат берлегенең моңа бернинди дә катнашы юк. Безнең барыбызны да Вакыт галиҗәнапләре хөкем итәр, ә Аллаһы Тәгалә ярлыкар.

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: