Мәдәни җомга

Ринат АБЗАЛОВ: ҖӘЯҮ ЙӨРҮ СИХӘТ БИРӘ

Табигать тарафыннан шулай бирелгән инде: кеше һәрвакыт саулыгын ныгытып, гомерен озайтырга омтылып яши. Һәм, әлбәттә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү - сәламәтлекнең төп нигезе дип санала. Әмма һәр нәрсәнең чамасы, ягъни алтын урталыгы булган кебек, физик күнегүләр белән шөгыльләнүнең дә үз тәртибе бар. Кеше хәтта йөгереп тә үз саулыгына шактый...

- Без инде, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип әйтергә күнеккәнбез. Һәм моны яхшы белгән һәркем физкультура, спорт белән шөгыльләнергә тырыша. Әйтик, соңгы елларда йөгерү аеруча популяр булып китте. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итә. Әмма ул һәр кешегә дә бертигез дәрәҗәдә файдалымы?

- Мин йөгерү, тиз йөрү, йөрү кебек хәрәкәтләрне, аларның организмга файдасын күп өйрәндем. Лабораторияләрдә сынаулар үткәрдем. Һәм инде без кешеләргә йөгерергә яки атлап йөрергә киңәш бирәбез икән, моны фәнни тикшеренү нәтиҗәләренә таянып тәкъдим итәбез. Шундук ачыклап үтик: без биредә аерым талант ияләре, бу өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр турында түгел, ә бәлки, гап-гади кешеләр турында сүз алып барабыз. Дөрес әйтәсез, хәзер йөгерүчеләр күп. Әмма 45 яшьләрдән узган кешегә йөгерергә һич тә киңәш итмәс идем. Чөнки йөгергән вакытта йөрәккә көч килә. Шуңа күрә физкультураның бу төре белән шөгыльләнүчеләр, яшьләре барган саен, әкренләп атлап йөрүгә күчәргә тиеш.

- Йөгерү һәм атлап йөрүнең аермасына килсәк…

- Кеше йөгергән вакытта онытылып китә, йөрәгенә көч килүен, хәл бетүен дә сизми. Атлап барган вакытта андый куркыныч юк. Җәяү йөрү исә организм өчен гаять файдалы, барлык мускуллар хәрәкәткә килә. Йөрәкнең тиешенчә эшләве өчен аның пауза (тыналыш) ясавы кирәк. Йөрәк кыскаргач, мускулларның киеренкелеге бетә, ягъни йомшара. Нәкъ менә шушы вакытта йөрәк мускулларына үсәргә мөмкинлек күбрәк була. Шуның өчен кеше күбрәк җәяү йөрергә тиеш.

Өлкәнрәк кешеләр хәтерлидер, әүвәлрәк районнарда 2-3 кенә урта мәктәп була торган иде. Балалар авыллардан шушы мәктәпкә килеп укый, көн саен 7-8 чакрым араны ике тапкыр җәяүләп уза. Мин үзем дә Батыр мәктәбенә (Чуашстан) йөреп, белем алдым. Минем мәктәп елларында башка авылга йөреп укучыларның сәламәтлеге нык булуына күп тапкырлар игътибар иткәнем бар. Чөнки көн саен җәяү йөрү аларның йөрәгенә гаҗәеп әйбәт күнекмәләр биргән. Андый кешеләрнең башка әгъзалары да сау-сәламәт була. Күнегүләрнең тәэсире гомер буена бара. Әмма, әйткәнемчә, йөрәккә көч китерергә ярамый. Шуңа күрә, кеше яше арта барган саен, атлап йөрүгә күчәргә тиеш. Берничә ел элек талантлы бер шагыйрь белән бик тә үкенечле хәл килеп чыкты: 60ын яңарак кына тутырган ир-ат йөгереп барган җиреннән, егылып вафат булды. Ул иртән йөгерү белән шактый еллар шөгыльләнгән булган.

Йөрәк - гаять кызыклы әгъза. Кеше нинди яшьтә булса да, аның мускуллары үсү сәләтен югалтмый. Бу уңайдан тормышымнан тагын бер мисал. Байтак еллар элек безнең лабораториягә Петров фамилияле бер доцент килеп йөрде. Бу кешегә бик көчле инфаркт булган икән. Табибләр аңа, әгәр сез аякка басып, йөри алсагыз, бәхетле кеше булачаксыз, дигән. Әлеге ир-ат һәрвакыт хәрәкәттә булды: җәяүләп тә, велосипед белән дә йөрде. Күнегүләр дә ясый иде. Без аны тикшереп тордык, нәтиҗәләрен язып бардык. Ул шушы рәвешле күнегүләр белән 4-5 ел эчендә йөрәген нормаль хәлгә китерде. Әйе, күнегүләрнең чамасы булырга тиеш. Ә һәр кеше аны үз организмының хәл-халәтен сиземләве буенча белә ала.

Кайберәүләр чаңгы шуарга, табигатьтә дус-ишләре белән сәйран кылып йөрергә ярата. Әмма төркемдәге кешеләрнең саулыгы төрле, димәк, аларның йөрү мөмкинлекләре дә һәркайсының үзенчә. Бергәләп чыккач, арысаң да, алар артыннан чабарга тиеш буласың. Шулай итеп, йөрәгеңә көч киләчәк. Шуңа күрә бу очракта да табигатькә ялгызың яки үз ишең белән генә чыгарга кирәк.

Без лабораториядә күселәр белән күп тәҗрибәләр үткәрдек. Аларны югарыга да, түбән таба да йөгертеп карадык. Тауга таба йөгергәннәрнең йөрәгенә, дөрестән дә, көч килә, ә түбәнгә чабучыларга төшкән авырлык икеләтә ким. Һәм икенчеләренең йөрәк эшчәнлеге күрсәткече дә иң әйбәте булды.

Без спортчыларны да тикшердек. Алар атнаның 6 көнендә 5әр сәгать күнегү ясый. Ә моңа бик сирәк йөрәк түзә һәм ул тора-бара әкренләп эштән дә чыга. Чынлыкта кыскару көче яхшырмый, зәгыйфьләнә бара. Бу инде спортчының киләчәге юк, дигән сүз. Без тикшеренү нәтиҗәләрен «Теория и практика» дигән Мәскәү журналында да бастырып чыгардык. Шуннан соң безгә йөзү спорты буенча бер тренер мөрәҗәгать итте. «Нишләргә?» - ди. Мин аңа күнегүләрне атнага, күп дигәндә, 4 тапкыр һәм 3әр сәгать кенә үткәрергә тәкъдим иттем. Әлеге тренер акыллы кеше иде, шундук аңлады. Күрәсең, ул шулай эшләргә кирәген үзе дә күптән сизенгән булгандыр. Хәзер ул - җыелма команданың баш тренеры. Соңгы елларда йөзүчеләребез әледән-әле дөнья рекордлары куя икән, бу - тренерның фән яңалыклары белән танышып баруының да нәтиҗәсе. Күптән түгел йөзүчеләрнең ирешкән уңышлары турында сөйләгәндә, ул бу хакта үзе дә искәртте. «Казанда Абзалов дигән галим бар. Без аның белән киңәштек», - диде.

- Ә бит чынлыкта күп тренерлар моны аңламый, аларга спортчының бүгенге нәтиҗәләре генә кирәк сыман...

- Күп тапкырлар күзәткәнем бар, бу - нәкъ шулай. Күп тренерларның әлеге өлкәдә белемнәре дә бигүк тирән түгел. Ул үзе күпмедер дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнгән. Аның өчен спортчы аз гына да кызганыч түгел, хәтта ул аны кешегә дә исәпләми. Тренерга нәтиҗә кирәк. Спортчы яхшы күрсәткечкә иреште исә, акчасы да арта, дәрәҗәсе дә күтәрелә.

Тагын бер мисал. Биатлон буенча һәр көнне ярышлар үткәрелә. Бу инде, спортчы көн саен күз аллары караңгыланганчы йөгерә, дигән сүз. Алар, гадәттә, финишка килеп җитә дә ава. Үткән ел шундый ярышларның берсендә бик тә талантлы бер чаңгычы кызыбыз да финишка килүгә егылды. 10 минутлап тора алмады. Аннары аны табибләр күтәреп алып кереп китте. Мин шунда: «Бу кызның спортта киләчәге киселде. Аның йөрәгенә көч килде», - дидем. Хәзер дә күрәм ул кызны: йөгерә алмый, елый. Югыйсә, бик тә талантлы спортчы иде үзе. Андый талантлар сирәк була. Бер көнне йөгергән иде - 18 нче урынны алды. Бу кызны ярышу режимы сафтан чыгарды. Ә спортта һәр кешегә аерым якын килү бик авыр.

Аллаһ кешегә акыл биргән. Кеше һәр нәрсәне уйлап эшләргә тиеш. Әйтик, кичә мин үз җаема гына 5 чакрым ара йөгердем. Ә бүген иртән кәеф бигүк әйбәт түгел. Димәк, миңа 3 чакрым гына чабарга кирәк. Берәүләр, күршесенә карап, ул нәрсә эшли, шуны кабатлый: сикерә, йөгерә, гер күтәрә. Алай була алмый. Һәр кешенең мөмкинлекләре үзенчә.

Мин бервакыт балеруннарны өйрәндем. Аларны, сәхнәдән биеп чыккач кислород мендәре тотып каршы алалар. Артистлар еш кына һушларын җуеп егыла. Югыйсә, алар сәхнәдә озак та биеми кебек. Баксаң балеруннар, чыгышка әзер булыр өчен, алдан 2-3 сәгать күнегү ясый икән.

- Ринат әфәнде, сез физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә дә, спортта да һәр кешегә аерым якын килү кирәк, дисез. Бездә мөмкин эшме соң бу?

- Чит илләрдә, әйтик Кытайда, күптән инде физкультура, спорт өлкәсендә һәр бала белән аерым, башкача әйтсәк, индивидуаль шөгыльләнү кертелде. Алар һәр баланы, һәр спортчыны аерым өйрәнә, мөмкинлекләрен билгели. Әйтик, спорт белән шөгыльләнүче баланы, күнегүләр ясаганнан соң, төрле яклап тикшерәләр, иртәгесен аның үзенә генә күнегүләр режимы бирелә. Хәзер алдынгы илләрнең һәркайсында физкультура, спорт белән шөгыльләнүдә төп таләп менә шул.

Әйе, әлегә Русиядә мәктәптә булсын, спорт секцияләрендә булсын, нигездә төркем белән шөгыльләнәләр. Физкультура дәресендә 25-30 баланы тезеп бастыралар да: «Әйдә, йөгерегез!» дип команда бирәләр. Чаңгымы, футболмы - чапсыннар. Бала бер әйләнеш ясый, икенчесен... Кыйсысына күпме чабарга кирәк, бу йөгерү аңа зыянгамы, файдагамы - беркем белми. Башта күнегүнең техникасын өйрәнергә кирәк. Болай эшләү бала йөрәгенә көч китерми. Шуннан соң әкрен генә кабатлый башлыйсың. Әүвәл берничә тапкыр, әкренләп арттырасың. Балаларның үзләренә дә хәл-халәтләрен контрольдә тотуның иң гади алымнарын өйрәтергә мөмкин. Әйтик, балаларны залга кертеп бастыралар, аларның һәркайсы үзенең йөрәк тибешен саный, 1-2 әйләнә йөгереп узгач, тагын исәпли, аннары тагын... Бала да үзенең йөрәк эшчәнлеген чамалый, өйгә кайткач, ул моны әтисенә дә өйрәтә.

Гомумән, Русиядә физик тәрбия мәсьәләсендә наданлык галәмәте белән һәрдаим очрашып торырга туры килә әле. Бездә моңарчы физик күнегүләр ясауны кирәкмәс гамәл итебрәк исәпләделәр. Англия, АКШ, Италия, Германия, Япония, Кытай кебек илләрдә исә кешеләрне, физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп, саулыкларын тиешле дәрәҗәдә тоталар. Япониядә кеше көненә 10 чакрым җәяү йөрмәсә, йокларга да ятмый. Чөнки дәүләт күләмендә таләп шулай куелган. Алар эш вакытында да 1 сәгать дәвамында физик күнегүләр ясый һәм ул хезмәт көненә исәпләнә. Бу илләрдә кешенең сәламәт булуы дәүләткә дә отышлы икәнен яхшы аңлыйлар. Тора-бара авыру инвалидка әйләнә, һәм дәүләт хисабына яши башлый ләбаса.

- Ринат әфәнде, без бүген йөгерү турында күп сөйләштек. Аның хәзер заман чиренә әверелгән кан басымы күтәрелүгә яки төшүгә тәэсире бармы?

- Җәяү барганда, гадәттә, кан басымы күтәрелә, 180гә кадәр җитәргә мөмкин. Туктыйсың икән, кан басымы да шундук төшә. Җәяү йөрү гипотоникларга да бик файдалы, чөнки бу вакытта кан басымы, әйткәнемчә, күтәрелә. Гомумән, атлап йөрү гипертоникларга да, гипотоникларга да кирәк: ул ахыр чиктә кан басымының тигезләшүенә китерә. Аннары йөргәндә кан йөреше дә тизләшә төшә. Әйтик, гадәти кешенең кан әйләнеше өчен 5 минут кирәк икән, җәяүле кешенекенә 3 минут та җитә. Бу инде баш миенә дә, башка әгъзаларга да кислородка баеган кан килә, дигән сүз. Тормышта төрле хәл килеп чыга. Җәяү йөрү авыр кичерешләрдән арынырга да булыша.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: вакытыгыз бар икән, өйдә утырганчы, урамга чыгып, җәяүләп йөреп кайтуны гадәт итәргә кирәк. Бу саулыгыгызны ныгытырга да, гомерегезне озайтырга да, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Чөнки йөрү, тиз атлау йөрәккә сихәт бирә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: