Мәдәни җомга

Репетитордан башка гына БДИ тапшыру мөмкин хәлме?

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев укучыларны имтиханга әзерләү максатыннан, репетиторларның дәүләт системасын булдырырга тәкъдим иткән һәм вице-премьер Татьяна Голикова исеменә хат юллаган.

Сухарев моны укучыларның Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен репетиторларга мөрәҗәгать итүе белән бәйләп аңлата. Аның фикеренчә, укучыларга дәүләт бушлай сертификатлар тапшырырга, ә балалар ул сертификатларны репетиторлар өчен кулланырга тиеш икән.
9нчы сыйныфтан соң бирелә торган имтиханнарга әзерләнү өчен кимендә 60 мең сумлык, ә Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүчеләргә 100 мең сумлык сертификатлар бирү кирәк, дип саный парламент вәкиле.

Моннан тыш, сертификатны дүрт фәннән әзерләнгәндә файдаланырга мөмкин булачак. (Ике мәҗбүри һәм ике ирекле фән күздә тотыла).
Билгеле булганча, 2020 елның октябрендә “Мәгариф. Ярдәм” дип исемләнгән платформа эшли башлаган иде. Ул “Мәгариф” экосистемасының бер өлеше булыр дип күзалланды һәм укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең актуаль проблемаларын чишүгә юнәлдереләчәк диелгән иде. Әлеге проект кысаларында, укучылар дәресләр аңлашылмаган очракта, экспертлар ярдәменнән файдалана алачак дип тә өстәгәннәр иде.

Бу хәбәрне ишеткәч, бер сорау туды: әгәр дә әти-әни баласының белеме өчен шул кадәрле акча түгә икән, ул чагында укытучы мәктәптә нәрсә эшли? Гомумән, укытучының кирәге каламы? Имтихан бирер өчен генә башны бәрә-бәрә уку, йөзәр мең сум акча түгү кирәкме? Әгәр дә бала имтихан бирә торган фәннәрдән генә репетиторга йөри икән, 9, 10, 11 сыйныфта аның мәктәпкә йөрүенең мәгънәсе нәрсәдә? Яза башласаң, сораулар муеннан. Дәүләт репетиторларны шул рәвешле контрольгә алырга телиме, әллә инде башка төрле  максатлар күздә тотыламы? Монысы да әлегә ачык кала.

Хезмәттәшебез Лилия Гайнуллинаның баласы беренче сыйныфта укый. Әмма ул да репетитор белән шөгыльләнергә мәҗбүр.
 Баланың өлгерешен күзәтә башладык, күренеп тора, яшь укытучы өлгерә алмый. Азбука буенча проблемалар бар, гәрчә, өч яшьтән махсус түгәрәккә йөрттем. Бала мәктәпкә кергәнче, укый, яза белә иде. Ноябрьдә баланың авырлык белән генә укуын, бер сүзне озаклап укуын күргәч, башта укытучыга мөрәҗәгать иттек. Ул, әйе, бала башка сыйныфташларыннан артта кала, билгеләре дә түбән (бездә ата-аналар балаларының өлгерешен күзәтә алсын өчен билге куела) диде. Өйдә дә һәрчак шөгыльләнәбез, әмма ата-ана барыбер педагог түгел, шуңа күрә репетитор ялларга булдык. Чөнки хәзер алдырып китмәсә, алга таба бөтенләй төшеп калачак һәм темаларны үзләштергәндә авыр булачак. Беренче дәрес – 400 сум, 1,5 сәгать шөгыльләнә. Икенче сәгать – 500 сум. Балама ул бик ошады, бик яхшы аңлата, сеңдерерлек итеп, – ди Лилия.

Репетиторлык белән биш ел шөгыльләнә торган Ләйлә Хәмидуллина фикеренчә, сертификатларны биргән очракта, имтиханга әзерләнә торган балаларга гына түгел, ә белемнәрен арттырырга теләгән һәр укучыга да тапшырырга кирәк.
– Миңа калса, репетиторлыкны БДИ белән генә бәйләргә кирәкми. Кемгәдер БДИ бирү бөтенләй дә кирәкмәскә мөмкин, әмма аның фәнне тирәнтенрәк беләсе, өйрәнәсе килә. Баласын репетитор белән шөгыльләндерү өчен һәр әти-әнинең дә мөмкинлеге юк. Дәүләт мондый булышлык күрсәтсә, әлбәттә, аларга зур ярдәм булыр иде, - дип саный Ләйлә Хәмидуллина.

 

P.S. Сертификат булырмы, юкмы, анысын күз күрер. Иң мөһиме – “төтене” чыкты, бәлки уты да кабыныр әле!

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: