Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Разил Вәлиев: “Әгәр без яшьләрне “Ерак йолдыз яктысы” кебек спектакльләрдә тәрбияләсәк, республикада сәламәт милләт үсәчәк”

“Минем өчен бу кич ачышлар киче булды”, - дип, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә булганнан соң, хис-кичерешләре белән уртаклашты язучы Разил Вәлиев.

Сүз режиссер Рәшит Заһидуллинның “Ерак йолдыз яктысы” куелышы турында. Бу әсәрнең үзәгендә – татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан образы, аның тормыш юлы, хатынына һәм үз халкына тугры булган мәхәббәт, язмыш сынаулары һәм өметләре. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты күзлегеннән спектакльдә репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты чагылдырыла.

“Безнең буын Хәсән Туфан шигырьләрендә үскән. Аның язмышын һәм иҗатын бик яхшы белсәм дә, бүген ул миңа башка яктан ачылды. Моның өчен Рәшит Заһидуллинга һәм аның гаҗәеп режиссерлык талантына рәхмәт әйтергә кирәк”, - ди Вәлиев.

Ул шулай ук әлеге спектакль киң җәмәгатьчелек байлыгына әйләнергә тиеш дип белдерде: “Бу спектакльне яшь буын күрергә тиеш. Без аны Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил кебек шәхесләр үрнәгендә тәрбияләсәк, республикада сәламәт милләт үсәчәк”, - дип ассызыклады ул.

Спектакльнең тагын бер мәртәбәле кунагы  – Казан цирк мәктәбе директоры Илдар Игумнов. Ул куелышта уйланырга җитди темалар күтәрелүен билгеләп үтте. “Бу спектакль мине цифрлы технологияләр һәм урбанизация чорында күп нәрсәне югалтуыбыз турында уйланырга мәҗбүр итте. Барыннан да элек – ул Хәсән Туфан буыны кешеләренең аерылгысыз өлеше булган патриотизм рухы. Бу спектакль теләсә кайсы ситуациядә кеше булып калырга өйрәтә”, - дип саный ул.

“Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов исә спектакльдә бер язмыш мисалында бөтен халык язмышы уңышлы күрсәтелүенә шаккатуын белдерде. “Сюжет, режиссер алымнары, декорацияләр, дөрес куелган ут, актерлар уены – болар барысы да онытылмас тәэсир калдыра торган бердәм пазлга җыела. Хәсән Туфанның поэзиясе уртак фикергә корылган, үземнең дә аның иҗаты белән якыннанрак танышу теләге уянды. Бу сюжетта бөтен ил язмышы шундый җиңел укыла, аңлашыла. Мөгаен, бу мине барыннан да күбрәк гаҗәпләндергәндер”, - дип уртаклашты ул.

Кунакларның һәрберсе төп рольне башкаручы Искәндәр Нуриҗановның талантын аерым билгеләп үтте. Аларның сүзләренә караганда, Нуриҗанов спектакльдә күрсәткән искиткеч актерлык уены “Ерак йолдыз яктысы” спектакленең барлык өстенлекләрен берләштерүче буын булып тора.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев