Мәдәни җомга

Рамил Төхвәтуллин Җәмигъ мәчете төзелешенә каршылар белән бәхәс мәгънәсез дип саный

Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен шартлар булдырылган, ди Дәүләт Советы депутаты.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә каршы чыгучылар турында үз фикере белән уртаклашты.

«Каршы килү — референдум уздырып, күмәк бер фикергә килү түгел. Ә бит аларның күбесе фикерләрен аноним рәвештә белдерә. Аноним, без белмәгән кеше теләсә нәрсә язарга мөмкин. Яшерен батырын түгел, шактый гына радикаль карашлы кешеләр, Исламга карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр бар. Кызганычка каршы, җәмгыять идеаль була алмый. Төрле карашлы кешеләр һәрвакытта булды һәм булачак та», — диде ул.

Депутат фикеренчә, каршы килүчеләрнең фикере — күпчелек фикере дигән сүз түгел. «Мондый кешеләр, әлбәттә, җәмгыятьтә була ул. Ләкин ул, минемчә, доминант түгел, күпчелек түгел, дип саныйм», — диде Рамил Төхвәтуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен шартлар тудырылган.

«Бүгенге көндә Татарстанда 173 милләт вәкиле яшәп килә. Без — дөньякүләм танылган җирлек. Үзебезнең бөтен конфессия вәкиле белән тату яшәвебез белән горурланабыз, башкалар өчен якты үрнәк булып торабыз. Лютеран, протестант булсынмы ул, кирхаларга да, мәчетләргә дә, чиркәүләргә дә — бөтенесенә шартлар тудырылган», — диде Рамил Төхвәтуллин.

Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, тискәре карашлы кешеләр толерант түгел.

«Күпмедер дәрәҗәдә үзләренең тискәре карашларын белдерүчеләр, минемчә, эчке яктан толерант түгел. Толерантлык — түземлек дигән сүз. Минемчә, ул толерантлык белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә хөрмәт, мәхәббәт булырга тиеш. Чөнки һәр диннең изге китапларында иң беренче мәхәббәт тора», — дип сөйләде.

Динсез кешедән куркырга кирәк, ди ул. «Әгәр дә мәчетнең урыны төгәл, 100 процент билгеләнгән булса, минемчә, бик матур җирдә булачак ул. Динсез кешедән куркырга кирәк. Динле кешенең эчке дөньясы башкача. Русларның „Синең эчеңдә Аллаһ күпме бар, тышкы дөньяң да шуның кадәр бәхетлерәк булып тоела“, — дигән сүзләре бар. Каршы булган кешеләрне кызганырга гына кала. Аларның нәфрәттән башка бүтән бер нәрсәләре дә юк», — дип саный Рамил Төхвәтуллин.

«Әйе, күз салдым. „Болай да мәчетләр күп“, — дигәннәр. Мондый кешеләр белән бәхәскә дә керергә кирәкми. Дин әһелләрендә язылмаган бер катгый кагыйдә бар: үз динеңне өстен куеп, башкаларын дөрес түгел, дип әйтү катгый тыела. Монда да аларга игътибар итмәскә, бу мәсьәләне күпертмәскә кирәктер. Чөнки алар шундый тап белән яши. Каршы килү аларга холык белән бирелгән. Аның артында нәфрәт ятса, бу инде бик начар нәрсә. Нәфрәт беркайчан да яхшылыкка алып бармый», — дип сөйләде ул. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: