Мәдәни җомга

Рамил Беляев: Фин татарларының күбесе революциядән соң күченгән дип әйтү дөрес түгел

«1894 елда Тампере шәһәрендә берничә гаиләнең яшәгәне документаль дәлилләнгән», — диде Финляндиянең ислам җәмгыяте имамы.

Финляндиянең ислам җәмгыяте имамы, фәлсәфә фәннәре докторы Рамил хәзрәт Беляев сүзләренчә, татарлар Финляндиягә 1870 елда ук күченә башлаган.

«Кайбер тикшеренүчеләр хезмәтендә татарларның Финляндиягә 1917 елдагы революциядән соң күченеп китүләре турында яза. Бу мәгълүмат дөрес түгел, татарлар Финляндиягә революциягә кадәр күченгән. 1894 елда Тампере шәһәрендә берничә гаиләнең яшәгәне документаль дәлилләнгән», — диде ул «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарында. 

 

 

Рамил Беляев 1870 елда Санкт-Петербург һәм Хельсинки арасында тимер юл төзелеп бетү белән татарлар фин территориясенә дә барырга омтылуын аңлатты. «Финляндия ул вакытта Россия Империясенә керә. Финляндиягә бару өчен рөхсәт кәгазе кирәк булса да, вакытлыча сәфәр ясарга һәркемгә рөхсәт ителгән», — диде ул.

«Татарларның Финляндиягә бару сәбәбе — сәүдә итү өчен бик күп мөмкинлек, шартларның булуы. Баштан татарлар товарлар китереп сатса, тора-бара аларның үз кибетләре, сәүдә йортлары да барлыкка килә. Финнар рус телен белмәгәч, татарлар фин телен өйрәнә. Бу җирләрдә фин шведлары да яшәгәнгә күрә, татарлар швед телен дә „ипилек-тозлык“ өйрәнә», — ди ул.

Аның әйтүенчә, Финляндиягә татарлар Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл, Чүмбәли авылларыннан күченгән. «Әмма Финляндиядә яшәүче 90 процент татар чыгышы белән Актук авылыннан. 1917 елда Россиядә үзгәрешләр башлангач, авылда торучы татарлар туганнары янына күченә», — диде Рамил Беляев.

Ул татарларның XVII гасырдан башлап төрле шәһәрләргә барып сәүдә итә башлавын әйтте. «Түбән Новгород губерниясендә яшәүче татарлар дәүләт чигендә сакта торган. XVII гасырдан Казан ярминкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург ярминкәләрендә сату иткәннәр», — ди ул. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: