Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Путин Ленинның гәүдәсен мавзолейдан чыгаруга каршы

Путин фикеренчә, большевиклар илнең үсешен бер партия белән генә бәйләп хата ясаган. «Партия таркала башлады, аның артыннан ил дә җимерелде», — диде Путин.

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге Кызыл мәйданда урнашкан мавзолейдан Ленин гәүдәсен чыгаруга каршы. Бу совет заманын сагынып искә алучы халыкның тискәре фикерен тудырырга мөмкин. Владимир Путин зур матбугат конференциясе вакытында шундый фикерен әйтте.

«Минемчә, гәүдәгә тияргә кирәкми», — диде Путин. «Безнең илдә аның белән тормышын, язмышын бәйләгән кешеләр күп, алар моны узган еллардагы уңышлары, совет чоры казанышлары белән бәйли», — диде ул.

Владимир Путин Ленинның дәүләт эшлеклесе түгел, революционер булуын әйтте. Путин фикеренчә, большевиклар илнең үсешен бер партия белән генә бәйләп хата ясаган. «Партия таркала башлады, аның артыннан ил дә җимерелде», — диде Путин.

Чыганак: Татар-информ

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев