Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

"Өч ел элек бер сутый җир 90 мең сум тирәсе торса, хәзер 200 мең сумга җитә..."

Яңа ел алдыннан бәяләр күтәрелүгә ияләндек бугай инде. Шикәр комы, май гына түгел, фатир бәяләре дә шактый арткан. Торак алырга җыенган кешеләргә нишләргә? Яңа елдан соң бәяләр төшмәсме? Бу сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Күчемсез милек агенты Алсу Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, соңгы дүрт-биш  айда фатир бәяләре якынча 10-15 процентка күтәрелгән. Бигрәк тә беренчел торакка бәя арткан. Чөнки тәкъдим ителә торган дәүләт программалары буенча беренчел торак алганда процент ставкалары әллә ни зур түгел. Әгәр дә киләсе елдан икенчел торак алу өчен дә социаль ипотека рөхсәт ителсә, икенчел торак базарында да бәяләр артачак, дип саный күчемсез милек агенты. Октябрь торак базарында иң “кызу” ай булгандыр, мөгаен. Былтыргы белән чагыштырганда, быелның октябрендә күчемсез милек сату күләме ике тапкырга арткан. Татарстан Росреестр идарәсеннән алынган статистика буенча, октябрь аенда республикада яңа торак алучылар 3 меңнән артык килешү төзегән.

Алсу Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, республикада торак бәяләре сыйфатына, зурлыгына, урнашу урынына карап аерыла. Мәсәлән, Каазанда уртача алганда 30 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир якынча 2 миллион 500 мең сум. 30-40 квадрат метр мәйдандагылары 3 миллион 500 мең сумнан алып – 5 миллион сум тирәсе тора.

Ни хикмәт, соңгы вакытта шәхси йортларга сорау арткан. Биектау районындагы коттедж бистәләрен карасак, өч ел элек бер сутый җир 90 мең сум тирәсе торса, хәзер 200 мең сумга җитә. Бу пандемия белән дә бәйле икән. Үзизоляция чорында күпләр шәхси йортың белән яшәү отышлырак дигән нәтиҗә ясады. Декабрь гадәттә, торакка сорау арта торган айларның берсе. Сорау бармы, димәк, бәяләр дә арта дигән сүз. Кайбер риелторлар Яңа елдан соң гыйнвар аенда ажиотаж азрак тынар дип фаразлый.

– Ничек кенә булмасын, торак бәясе хәзергедән сизелерлек төшмәс. Чөнки төзелеш материалларына бәяләр көздән үк арта башлады. Яз көне төзелеш чоры башлану сәбәпле, торак тагын да кыйммәтләнергә мөмкин,– диде Алсу Мөхәммәтҗанова.
Сүз уңаеннан, Яңа елдан бензин бәяләре дә артыр, мөгаен. Белгечләр, нефтькә бәяләр күтәрелсә, шулай булачагы бәхәссез, диләр. Дөрес, бәяләр сизелерлек үзгәрмәс. Хөкүмәт бу мәсьәләне җитди контрольдә тота. Шуңа да иң күп дигәндә дә бензин 2-4 процентка гына артыр дип фаразлыйлар.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев