Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

“Нәзер аты”. Танышмы бу сүз сезгә?

Чабышларда иң соңгы булып килгән атлар нигә шулай зурлана?

Авылларда Сабан туйлары узып китсә дә, мәркәзебез Казанда Сабан туе бу атнада гына узачак.
Милли бәйрәмебезнең тагын бер бик тә үзенчәлекле гадәте белән таныштырасым килә сезне.
“Нәзер аты”. Танышмы бу сүз сезгә? Әллә беренче кат ишетәсезме?

“Нәзер аты” йоласы ат чабышы белән бәйле, ягъни, ат чабышы кысаларында башкарыла торган гадәт. Асылында чабышта катнашкан атлар арасыннан иң соңгы булып килгән атка бүләк бирү ята.

Сабан туенда уеннарда, бәйге-ярышларда катнашканнарның берсе дә бүләксез китми. Бу – кагыйдә, традиция. Гел шулай булган һәм булачак. Шуңа күрә дә авылның бер генә йорты да калдырылмыйча бирнә (каядыр “бүләк”, “сөлге”, “әрәпә”) җыела.⠀

Ә соңгы килгән атка килгәндә, аның мәгънәсе болайрак. Чабышта соңгы булып килгән ат бик хурланыр, гарьләнер, кимсенер, ди. Аның бу хәлгә калуыннан ике күзеннән мөлдерәп күз яше агар, ди. Ул да бит җан фәрман тырыша! Ул да бит менә-менә көндәшләремнең башта берсен, аннан икенчесен узам, мәйданга җиңүче булып очып керәм, дип бар көченә чаба!

Ләкин барып чыкмый. Һәркем моны күрә. Һәркем моны аңлый. Шуңа күрә дә аны бүләклиләр. Әле ничек кенә бүләклиләр! Иң соңгы булып килгән ат бихисап санда сөлге-яулыкларга күмелә. Мәйдан уртасына килеп кергән ат янына йөгерә-йөгерә әби-апалар килә. Теләкләрен тели-тели, атны башыннан, ялларыннан сөя-сөя муенына нәзер әйтеп сайланган бүләген бәйли.⠀

Һәркемнең соңгы килгән атка бүләк бирер идем дигән үз нәзере була: “әгәр сырхауларымнан савыксам”, “кызым исән-сау баладан котылса”, “улым быел башлы-күзле булса”, “гомерләрем булып киләсе елларга да Сабан туйларын күрә алсам” һәм башкалар.

Әлеге йола сугыш кырларыннан кайтмый калган ирләрен, улларын өзелеп көтүче хатыннарның да соңгы өмете булган. Менә-менә, чабышта иң соңгы килгән ат кебек, бер көнне аларның да кадерлеләре кайтып керер дә: “Исәнме, әни, мин кайттым", “Сөеклем, танымыйсыңмы әллә мине?”, “Кызым, улым, бу мин бит, сезнең әтиегез”, – дип әйтер төсле булган.

Ел саен кабатланган бу хәл. Ел саен Сабан туе җитүгә “нәзер аты” гадәте башкарылган.⠀Тик... яу кырында һәлак булганнар гына кайтмаган һаман.
Инде дөньяларыбыз тыныч булып, сугыш афәтләре кабатланмыйча, имин тормышларда яшик дигән теләктә калыйк... Яу кырында калган ватандашларыбызга дога булып барып ирешсен әлеге язма. Рухлары шат, җаннары тыныч булсын!

 

Зәлия Брусько

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев