Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Әнинең васыятен үтәмәү зур гөнаһмы?

– Әниебез үлгәннән соң үзен авылга әти-әнисе кабере янына җирләргә кушкан иде. Тик без үзебез дә алтмышны узган кешеләр булгач, каберенә даими кайтып йөрү мөмкинлеге булмас дип, Казанда җирләдек. Әнинең васыятен үтәмәү зур гөнаһмы?

М. Хәмитов, Казан.

Сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә:
– Бу әллә нинди куркыныч нәрсә түгел. Курыкмасыннар. Динебез буенча мөселман зираты булу гына шарт. Башка диндәгеләр зиратына җирләсәләр борчылырлар иде. Мөселман зиратына җирләгәч, барып каберен карап торгач, борчылмасыннар.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев