Мәдәни җомга

Әниле-уллы тарихчылар иде

Алар хакында якты хатирәләр саклана.

Фотода сулдан уңга – Айдар Яминев, Фидәгия Гәрәева,  алда – Фидәгиянең  бертуган апасы Фирдәвисә.

 

Халкыбыз телендә “Кеше китә, җирдә аның эзе, эшләнгән эшләре кала...” диләр. М. Акмулла исемендәге БДПУның тарих факультетында эшләгән Фидәгия Ахунҗан кызы Гәрәеваны күпләр хәтерлидер әле. Ул – Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, озак еллар дәвамында педагогия өлкәсендә тырыш хезмәт салган, кафедраларында бердәнбер хатын-кыз галимә булган, эшен намус белән, бар көчен биреп башкарган мөгалимәләрнең берсе. Тумышы белән Чакмагыш районының Яңа Балтач авылы кызы, быел аңа 80 яшь тулган булыр иде, ләкин 2011 елның көзендә каты авырудан вафат булды.

Әтисе Ахунҗан Солатангәрәй улы Мөхәммәтгәрәев Бөек Ватан сугышы башланганчы, Ворошилов исемен йөрткән колхозда бригадир, рәис вазыйфаларын башкара. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкәндә һәлак була. Фарадис апа тол калып, бер улына, ике кызына тиешенчә тәрбия бирә, үстерә. Фидәгия мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Бүздәк районының Килем авылы урта мәктәбендә, соңрак, туган ягына кайтып, Яңа Балтач авылында рус теле һәм әдәбиятын укыта.

 1970 елда Уфага китеп, ул вакыттагы Башкорт дәүләт педагогия институтының КПСС тарихы кафедрасында өлкән укытучы булып эшли башлый. Хаклы ялга киткәнче, 65 яшькә кадәр, шушында тырыш хезмәт сала. Ярдәмчел булуы, студентларның хәленә кереп, матур итеп итеп киңәшләр бирүе, үгет-нәсихәт сүзләре әйтүе, авыр чакларда курчалап торуы белән аерылып торган ул. Яшьтән үк актив кыз бихисап җәмәгать эшләрендә катнашып йөри, профсоюз комитеты әгъзасы итеп сайлана. “Фидакарь хезмәт өчен В.И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп”, “Хезмәт ветераны” медальләре, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

 Улы Айдар Яминев та әнисенең юлын дәвам итә. Тарих, мәдәният өлкәсендә абруйлы белгечләрнең берсе булып таныла. Ул 1966 елның 24 июнендә туа. Уфа шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлагач, 1983 елда Башкорт дәүләт универститетының тарих бүлегенә керә. Мәктәп елларыннан ук археология, тарих белән кызыксына. Әлбәттә, бу өлкәне сайлауда әнисе Фидәгия апабызның да йогынтысы зур була. Студент чорында, тарих факультеты каршындагы археологик түгәрәктә бик теләп шөгыльләнә, даими рәвештә Бөтенсоюз студент конференцияләрендә катнаша.

1986 елда Совет Армиясы сафларына алына. 1990 елда югары уку йортын тәмамлап, шул ук елның көзендә БДУның археология, борынгы һәм урта гасырлар тарихы кафедрасы каршындагы көндезге аспирантурада укый. Фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы Н. А. Мәҗитов була. Доцент таныклыгына ия була. Укыган чагында ук БР Мәдәният министрлыгына эшкә чакырыла, фәнни-производство үзәгендә баш археолог, соңрак инспекция хезмәте бүлеге җитәкчесе итеп куела, Уфа һәм Стәрлетамак югары уку йортларында лекцияләр укый.

1993 елда Тарих, тел, әдәбият институты һәм М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының тарих факультеты белән берлектә Чакмагыш районына экспедиция оештыра. Әхмәт авылы янындагы дүртенче курган каберлегендә казыну эшләре үткәрәләр. Монда табылган, бронза чорына караган экспонатларның байтак өлеше Чакмагыш туган як тарихын өйрәнү музеена тапшырыла. Тагын да бихисап эскпедицияләрдә катнаша. Чакмагышыбызда 30 археологик объект булса, шушы экспедицияләр, казыну эшләре нәтиҗәсе булып тагын 20 артык объект пәйда була.

Шулай ук Айдар Факил улы – 40тан артык фәнни хезмәт авторы.

Стәрлетамак кызы Светлана Александровна белән матур тату гаилә корып, уллары Русланны үстерәләр. Светлана ханым да – тарих фәннәре кандидаты, доцент, Башкорт дәүләт аграр университетында укыта.

 Бүгенге көндә, ни кызганыч, Фидәгия Ахунҗан кызы да, аның улы Айдар вафат. Ләкин алар хакында якты хатирәләр онытылмый.

Мин дә, апамның юлын дәвам итеп, М. Акмулла исемендәге БДПУның көллиятендә укып йөрим. Бәлки әле үзе туган, укыткан Яңа Балтач авылы урта мәктәбенә яисә тарих кабинетына Фидәгия Ахунҗан кызы Гәрәева исемен бирергә кирәктер, дигән уй да йөри райондашларыбыз арасында. Бу бик яхшы булыр иде, чөнки аның кебек укытучыларның хакындагы истәлекләр сакланырга хаклы!

 

  Юлай НИЗАЕВ

"Тулпар"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: