Мәдәни җомга

Әни булу җиңелме?

Хатын-кызның — иң матур, сабыйларның шук-шаян чоры һичкайчан ямьсезләнмәсен иде.

Ир-егетләрне көчле итеп күрергә өйрәнсәк тә, әниләрдә дә үзләре дә аңлата алмаслык рух ныклыгын күрергә була. Әни кеше баласын беркемнән дә рәнҗеттермәячәк, ул авырса – аны дәвалау өчен бөтен көчен салачак. Ул аны җәмгыятьнең бер вәкиле итеп тәрбияләп үстерә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Чыннан да, аналар иңенә төшкән бурычны санап бетерү мөмкин түгел. Хәтта ул баласын ялгызы тәрбияләсә дә, еш кына бу балалар тулы гаиләләрдә үскәннәрдән ким булмый. Менә никадәр көч, түземлек, тырышлык бирелгән хатын-кызга! Бәлки шуңа да әниләрне Җир йөзендәге иң якын, кадерле кеше итеп күрәбездер. Шулай да бүген әни булу җиңелме? Кыз балаларны булачак әни итеп тәрбияләүгә тиешенчә көч салабызмы?

Катлаулы, авыр вазифа

Әйе, кыз балага бәләкәйдән киләчәктә аның әни булырга тиешлеген сеңдереп үстерәләр. Ләкин бу баланың психикасына бер дә уңай йогынты ясамый. Әни була алмый икән, димәк, бәхетсез, җәмгыятьтә үз урынын табалмаган, хәтта иренә дә кирәкмәгән бер мескен хатын булып яшәячәк. “Ник елыйсың? Бәби тудыргандагы авыртынуларга ничек түзәргә уйлыйсың?”, “Авыр әйбер күтәрмә — син бит булачак әни кеше” кебек сүзләр белән без балага кечкенәдән әни булуның авыртынулар яисә үзеңне һәрвакыт нәрсәдәндер чикләү белән үрелеп баруын аңлатабыз. Шул ук вакытта, ни өчен мондый тән һәм җан яраларына түзәргә тиешлеген ул әле аңламый. Чөнки үзе бала гына һәм әнисенең зур шатлыгы булуын тоя. Гомумән, әни булуның зур бәхет икәнлеген кызларга сирәк аңлатабыз. Бала өчен үзебезне күп нәрсәдән чикләүне, баланың гаиләдә зур чыгымнар таләп итүен, аның проблемаларын даими хәл итәргә кирәклеген һәм башка әллә күпме шундый күңелсез хәлләр турында сөйлибез аңа. Шул ук вакытта, югарыда телгә алынганча, баласыз булу — җәмгыятьтә үз урыныңны тапмауны күрсәтүен дә әйтергә онытмыйбыз. Нәтиҗәдә, бу кыз бала үзен киләчәктә бик күп проблемалар белән тулы язмыш көтүен белеп үсә.

Сәгать телләре саный

25 яшькә син кияүгә чыгып, бәби тудырмагансың икән, барлык якыннарың моны искә төшерә башлый. Бу яшькә инде кызлар акыл туплаган, һөнәр алып, эшли башлаган була. Димәк, ул инде бар яклап та өлгергән хатын-кыз һәм әни булырга кирәклеген үзе дә беләдер. Эшендә нинди генә абруй яуласа да, ничек кенә җитеш тормышта яшәсә дә, ул мотлак бала тудырырга тиеш. Монда аның әлегә әти роленә ышанычлы кеше тапмавы исәпкә алынмый да кебек. Әгәр дә инде, кияүгә чыгып, берничә ел бәби булмый торса, шул ук якын кешеләреңнең сиңа булган сораулы карашларын, яисә сәламәтлегең, ирең белән мөнәсәбәтләрең турында кызыксынуыннан котыла алмаячаксың. Нәтиҗәдә, болай да борчылган гаилә өчен мондый сүзләр чын сынауга әверелә. Инде авырга узгансың икән, хатын-кыз консультациясендәге түбәнсетүгә, төрлечә мыскыллауга әзер булырга кирәк. Кыскасы, анда син үзеңнең шәхес булуыңны тулысынча онытасың. Һәм менә көтелгән бала дөньяга килә. Бала тудыру вакытында булган күңелсез хәлләрне язасы килми. Монысы “хатын-кыз сере” булып калсын. Сүзне операция ярдәмендә туган балалар турында дәвам итәсе килә. Интернетны гына ачсаң да, андыйларның гадәти ысул белән туганнардан бик нык аерылуы турында әллә күпме мәгълүмат бар. Алар начар яклары белән аерыла, янәсе. Әлеге фактны беркем дә исбат итмәгән. Һәм бала нинди юл белән туса да, тулы тормыш белән яши ала. Тик ни өчендер операциягә дучар булган аналарның “начар әни” булуы турында сүз тынмый. Аларның аеруча ярдәмгә мохтаҗ булуын табиблар да аңлап җитми шикелле. Һәрхәлдә әле генә операция үткәргән кешегә яңа туган сабыйны китереп бирү һәм бу анага ярдәм итмәү башка сыймаслык хәл бит. Ул үзен карамаса, алдагы елларда гинекология проблемаларыннан чыга алмаячак, баласына тиешенчә тәрбия бирмәсә — тагын әллә күпме проблема. Кызганыч, моны гаилә әгъзалары да аңлап җиткерми... “Көтелмәгән кунак” Бала тудыру йортында яшь әнинең нинди сүзләр ишетүе турында язу артык булыр. Еш кына сине анда регистратурада ук “көтелмәгән кунак” итеп кабул итәләр. Инде газиз балаң тугач, якыннарың сиңа берничә көн дәвамында матур теләкләрен җиткерә дә, син шушы бала белән ялгыз каласың. Ирең янәшәңдә булса да, ул ярдәмче генә. Шулвакыт аңлыйсың: бу кеше әле кечкенә, әмма ул тулы хокуклы граждан һәм аның иминлеге өчен тәү чиратта син җавап тотасың. Менә кайда кирәк ул кыз баланы әни булырга әзерләп тәрбияләү. Баланың кайсы җире авыртуын тою түгел, яңа туган сабыйны төрә дә белмисең бит. Әгәр дә бала авырып китеп, дәваханәгә эләксәң, арада бер медицина хезмәткәре булса да синең никадәр юньсез, “пешмәгән”, җаваплылыкны әле һаман аңламаган, начар әни булуыңны исеңә төшерәчәк.

Балаң авырса, ничек эшләрсең?

Әйе, бүген яшь әниләр хокукый яктан төрлечә якланган булса да, гамәлдә эшләүче әниләргә җиңел түгел. Әле йөкле чагында ук җитәкчеләрнең авырлы хатыннарны урыннан “төртеп” чыгарып җибәргән очраклар турында еш ишетелә. Әгәр дә күп вакытың дәваханәдә үтсә, бу инде сине эш урыныңда ялкау, эшләргә теләмәгән итеп күрсәтәчәк. Инде “декрет ялы”ннан чыгып, эшли башлагач та авырлыклар кимеми әле. Тәүдә син җитәкчеңә барып, балаңның сәламәт, үзең эшеңне бик нык сагынганлыгыңны аңлатырга тиешсең. Берничә ел элек кенә әни булган яшь хатын сабыен балалар бакчасына биргәч нәрсә булуын кайдан белсен инде? Моны җитәкчең дә аңлый кебек. “Әмма мин больничный алмаячакмын, башкалар кебек үк эшләячәкмен”, дигән сүзне көтә. 2-3 яшьлек баланың төнлә елаганын, яисә чирләгәнен дә күрсәтергә тиеш түгел син эш урынында. Чөнки бу эшеңнән китәсең икән, яшь балалы әнине беркайда да көтеп тормауларын яхшы аңлыйсың.

“Без өчне-дүртне үстердек әле!”

Әни булу кыенлыклары турында сөйләргә ярамый. Чөнки: “Син бер-ике балаңны үстерә алмыйсың, ә без 4-5не тәрбияләдек әле!” — дигән сүзләрне мотлак ишетәчәксең. Әлбәттә, бүген памперслар, уңайлы коляскалар бу эшне күпкә җиңеләйтә. Ләкин бала бераз үскәч, син тоташ мәктәп һәм балалар бакчасы тормышы белән яшәргә тиешсең. Бүген баласы булган һәркем ватсаптагы төрле балалар төркеменнән килгән смс-хәбәрләр тавышына уяна дип әйтү дә хата булмас. Укытучы яисә тәрбияче иртән яза башлый, йокларга ятканчы безгә “балалар тормышы” турында сөйли. Кемнең оекбашы югалган, кем иртәгә килә алмый, кемнең туган көне, кайсы бала олимпиадада җиңгән, кайсы конкурс финалына чыккан — син барысын да белеп торасың. Хәзерге укыту системасы да әни белән баланы бик нык “бәйләүгә” корылган сыман тоела. Ягъни, бала өй эшен әнисе белән эшләргә тиеш, чөнки Интернеттан төрле фәнни басмалар эзләүдә, бүтән эшләрне башкаруда ата-анасы ярдәм итәргә тиеш дип язылып ук куелган. Шушы вакыт эчендә хатын-кыз иртән эшкә китеп, кич кайтырга, өен җыештырырга, ашарга әзерләргә, икенче көнгә балага киемнәрен дә хәстәрләргә тиеш. “Ничек инде өлгермисең? Син бит – әни!” Ә без үскәндә әниләр иртән мәктәпкә чыгарып җибәрә дә, кич алар эштән кайткач, өстәл артына бергәләп җыеласың. Шунда әти яисә әни сораша да иде инде мәктәп хәлләрен. Сыйныфташ малай белән сугышканны, дәрескә соңга калганны сөйләп тормыйсың инде ул. “Барысы да яхшы, “5”, “4” билгесе алдым”, дисең. Шуңа алар да тыныч, сиңа да эләкми. Укытучы начар билгене көндәлеккә куярга онытса, ул турыда да белми калалар. Ә әле сыйныфтагы 30 баланың әти-әнисе бер баланың дәрестә линейкасы юклыгын да белә.

Рәхәтен тоярга комачауламагыз!

Югарыда язылганнар әни булуның авырлыгын һич тә күрсәтми. Киресенчә, бала туу, хатын-кызга гомергә җитәрлек яшәү рәхәте бирә. Үзеңә бик авыр булып, башка әллә нинди уйлар килгәндә дә бала өчен тырышырга кирәклеген беләсең һәм проблемаларны җиңәсең. Җәмәгатьчелекнең әниләргә артык игътибар бирүе урынлымы икән, дигән сорауны күтәрәсе килде бүген. Баланың 6 яшьтә яза белмәве беркемне дә борчырга тиеш түгелдер кебек. Сабый төрлечә өлгерә. Берәүләр 3-4 яшьтә үк укырга өйрәнеп, мәктәп тормышына яраклаша алмый. Икенчеләрен урамнан тотып, парта артына кертеп утырталар, һәм ул менә дигән билгеләргә өлгәшә. Шуңа да аларны ничек бар шулай итеп кабул итәргә һәм яратырга гына кирәк. Ә менә кайбер социаль проблемаларны, чыннан да, нигездән хәл итәргә вакыт икәнлеге көн кебек ачык.

 

Гөлия Гәрәева

"Кызыл Таң"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: