Мәдәни җомга

Мәскәү татарлары штабы татар балаларын тәрбияләү өчен кагыйдәләр тәкъдим итә

«Бердәмлек — халыкны милли аңлы, милли горурлыкка ия итеп яшәтү өчен мөһим шарт», - ди алар.

Самараның «Бердәмлек» газетасы Мәскәү татарлары штабы балаларны тәрбияләү өчен төзегән кагыйдәләр белән таныштыра.

Мәскәү татарлары өчен телне саклау мәсьәләсе аеруча мөһим торганлыктан, Штаб мөмкин булган бөтен чараларны да кулланырга тырыша. Шул нисбәттән 2022 — 2025 елларда татар балаларын тәрбияләү буенча проект тәкъдим ителгән. Ул, Конституциядә (68нче маддә, 3нче бүлек) беркетелгән хокукларыбызга нигезләнеп эшләнгән һәм егерме пунктны үз эченә алган.

Самара татарларын да шушы проект белән таныштырып, аны киңәйтү һәм тирәнәйтү, финанслау һәм куллану буенча туган фикерләрне редакциягә язып җибәрүне соый. Исемлек кыскартылып бирелә, төгәлрәк вариант Мәскәү татарлары штабы сайтында чыкты.

1. Баланың теле «әни», «әти» сүзләре белән, ана телендә ачылырга, үз гаиләсендә бала ана телендә генә сөйләшергә күнегергә тиеш.

2. Яшь балалы аналар өчен махсус клуб-яслеләр оештырырга кирәк. Анда сөйләшү-аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш.

3. Телевизорда һәм телефонда татарча белмәүче татарларны үз туган телләрен өйрәнергә этәрерлек махсус тапшырулар булдыру, татарча тапшырулар өчен вакытны арттыру.

4. Россия Конституциясенә (68нче маддә, 3нче бүлек) таянып, бакчаларда — милли төркемнәр, ә мәктәпләрдә ана телен ныклап өйрәтү өчен дәресләрдән тыш вакытта түләүсез махсус түгәрәкләр оештырырга.

5. Элек-электән татар меценатлары милләт терәге булган. Бүген дә Россия һәм дөнья күләмендә байлыгы, дәрәҗәсе белән билгеле татар шәхесләре юк түгел. Татарны саклап калуга үз мөлкәтләрен сарыф иткән байларның исемнәре халкыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылачак.

6. Бердәмлек — халыкны милли аңлы, милли горурлыкка ия итеп яшәтү өчен мөһим булган шарт. Алар, «уртак дуслык өстәле» янына җыелып, хәзерге катлаулы шартларда милләтне саклап калып, киләчәктә дәрәҗәле татар милләте буларак яшәтү юлларын билгеләргә тиешләр.

7. Дипломатиягә, ягъни акыл зирәклегенә ия булу.

8. Үз татарыңның кадерен белү.

9. Россиядәге һәм чит мәмләкәтләрдәге татар авылларының энциклопедиясен төзү.

10. Татар халкының чын тарихын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү.

11. Үзенең укымышлылыгы, әдәп-әхлагы, тәрбиясе белән аерылып торган татарның үз традицион диненә мөнәсәбәтен үзгәртү.

12. Яшьләрне тәрбияле һәм заманча карашлы ватанпәрвәр татарлар итеп тәрбияләү.

13. Яшь буын балалары әби-бабасы телендә сөйләшсен, татар телен киләчәккә илтүче һәм аны яшәтүче булсын өчен югары белем бирүнең билингваль һәм полилингваль системасын булдыру зарур.

14. Яшьләр тәрбиясендә классикага нигезләнгән җыр сәнгатенең һәм нигезен совет чоры классикасы тәшкил иткән матур әдәбиятның да әһәмияте зур.

15. Җыр, театр сәнгате һәм әдәбият безнең татар яшьләренә төрки телле халыклар белән аралашу, туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә әһәмиятле.

16. Тарихи кулъязма мирасны өйрәнү дә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе.

17. Тарихи кулъязма мирас белән беррәттән, һәрбер татар үз нәселен, үз тамырларын белергә, өйрәнергә тиеш.

18. Татарлыкны саклау — авылларыбызны да саклау, аларның юкка чыгуына юл куймау.

19. Идеологик яктан көчле йогынтыга ия булган авыл Сабантуйларының бетерелүенә юл куймаска! Татар рухы спортта да чагылыш табарга тиеш.

20. Татарның узган тарихын, сәнгатен, әдәбиятын һәм хәзерге тормышын яктыртуда интернет киңлекләрен мөмкин кадәр ныграк куллану.

 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: