Мәдәни җомга

Минзәлә өязе җайдаклары 1812 елгы Ватан сугышында

Башкортстанның гайре тырыш галимнәре 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан бихисап татар яугирен "башкорт" дип тамгалап куярга да өлгергән.

Уфа әле тәүге тапкыр нигезләнгән чакта ук Имәнкала исеме белән һәм тулаем рәвештә татар каласы булып дөньяга туа һәм 1920 елларга чаклы 80-90 процент күләмендә үзен татар мәркәзе рәвешендә саклап килә. Уфа белән Чаллы арасында хәтта әле бүген дә “ысын башкорт” авылын көндез чыра яндырып йөгерсәң дә, эзләп табу кыен. Шуңа карамастан, фетнәче большевиклар фиркасендәге кансыз юлбашчылар мәкерлеге белән Уфа губернасы 1922 елда Кече Башкортстан республикасына бүләк ителде. Уфа каласындагы мөтәгалимнәр Кече Башкортстанның да Оренбургтагы Кәрвансарайга Урал буендагы һәм аның аръягындагы 40 лап волостьтан гына башкорт, татар, типтәр, мари, чуаш вәкилләрен җыеп оештырылган булуын тиз онытты. Үтә тәгамле башкорт мөтәгалимнәре хәзер инде Агыйдел, хәтта Чулман аша да атлап, мең еллар буена татарныкы булган Минзәлә, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә төбәкләренә дә мәкерле кул суза. Ошбу сәясәтнең тәүге “уңышын” тарих фәннәре докторы дәрәҗәсен йөртүче Әнвәр Әсфәндияров “Аулы Мензелинских башкир” китабын язып раслаган иде. Әлегә “хезмәтендә” ул, һич тә чирканмыйча, Минзәлә өязендәге 200 ләп татар авылына “башкортныкы” дигән келәймә сугып чыкты. Казан галимнәре сүзсез йоткач, Уфаның башка мөтәгалимнәре дә шушы ук болганчык суда чирканчык алырга җөрьәт итте. Сезгә тәкъдим ителүче һәм асыл “фәнни” исеме “Минзәлә башкортлары 1812 елгы Ватан сугышында” дип аталган әлеге язма да нәкъ Ә.Әсфәндияровның агулы орлыкларын чәчүне дәвам итә. “Хезмәт” авторы З.Гатиатуллин фикеренчә, 1845 елда Оренбург губернасының 11 нче кантонына караучы 150 гә якын татар авылы янә башкортныкы, ә димәк ки, Минзәлә өязе дә тулысынча “башкортныкы” икән. Вакытны сарыф итмәс өчен, Уфа губернасында яшәгән татарларны “башкорт катламы” булып язылырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне генә санап үтик. 1722 елда Россиядә беренче җанисәп башлануга ук татар халкы моны көчләп чукындыру өчен кәгазьләргә теркәү дип кабул итә. Ә башкорт катламына язылганнарны һәм Уфа каласында, аңа терәлеп урнашкан авыл вә бистәләрдә яшәүче татарларны ул җанисәп кампаниясенә кертмиләр. Җитмәсә, “башкорт” булып язылу крестьяннарны дүрт җанисәп дәвамында, ягъни 1784 елга кадәр ясак (салым) түләүдән азат итә. Һәм иң саллысы – Россия императоры Николай Беренченең 1832 елгы Указы нигезендә, “башкорт” булып язылган һәр ир-атка – 40 дисәтинә, типтәр-мишәрләргә – 30, ә ясаклы татарларга 15 дисәтинә исәбеннән җир бирелә башлый. “Башына тай типмәгән” татарлар, билгеле ки, “башкорт” булып язылу чарасын тапмый калмый, ә 1917 елгы түнтәрелеш нәтиҗәсендә күн курткалы комиссарлар җирне тартып алып, шыр-ялангач калгач, кабат үзенең асыл милләтенә кайтып яшәү юлын сайлый.

Аянычка, З.Гатиатуллин “хезмәт”ендә саналган авылларның кайсы районнарга каравы бөтенләй дә күрсәтелмәгән, ә байтак авыллар атамасы бозып бирелгән иде. Безгә исемлекне районнарга бүлеп тулыландырырга, кайбер төбәк һәм шәхесләр турында беркадәр мәгълүмат өстәргә туры килде. Ә хәзер укыгыз да ачык­лагыз инде: ясалма “башкортмы”, асыл татармы сез?..

Вахит ИМАМОВ.


1812 елның 24 июнендә Наполеон Бонапарт кул астындагы француз гаскәре Россиягә бәреп кергәннән һәм рус армиясе Неман елгасыннан алып Смоленск каласына чаклы чигенергә мәҗбүр булганнан соң, 8 август көнне, Россия императоры Александр I башкорт һәм мишәр җайдакларыннан хасил казак полклары оештырырга фәрман бирә. Россиянең көнбатыш чикләренә ул елларда составына Уфа провинциясенең Минзәлә өязе дә кергән Оренбург губернасыннан һәркайсы 500 җайдактан торган 20 полк озатыла. Шул полкларны тәшкил иткән 10 мең “башкорт” яугире белән регуляр армиянең кадровый офицерлары җитәкчелек итә. “Башкортныкы” булып саналган 3 нче, 5 нче, 6 нчы, 19 нчы һәм 20 нче полклар Минзәлә төбәгендә урнашкан авыллардан туплана.

11 нче хәрби кантон составындагы 6 нчы атлы полкны тулысынча Минзәлә өязендәге “башкорт” авылларының яугирләре тәшкил итә. Полк башлыгы – Казан гарнизон полкы майоры Н.Ф.Шайдаров. 21 сентябрьдә полк походка чыга һәм Алабуга, Арча, Казан, Зөя, Чабаксар калалары аша 16 октябрьдә Түбән Новгородка барып җитә. 1812 елның 30 октябрендә ул Балахнаны үтә һәм 24 декабрьдә Устюжня каласына керә. Падишаһ фәрманы буенча, полк бер ел буе Санкт-Петербург белән Вологда арасын саклап тора. Аннары полк җайдаклары Витебск каласында атлы полиция бурычларын үти. 1814 елның 1 апрелендә аны Борисов каласына каравыл хезмәтен алып бару өчен күчерәләр.

10 нчы, 11 нче һәм 12 нче хәрби кантон “башкортлары”ннан оештырылган 5 нче атлы полк Бөгелмә өязенең Карабаян авылында формалаштырыла. Ул походка 25 июль көнне кузгала һәм Чистай, Казан, Зөя, Чабаксарны үтеп, 29 августта Түбән Новгородка җитә. Командиры – Югары Уральскидагы гарнизон капитаны И.Г.Тихановский. 15 октябрьдә полк кенәз П.М.Волконский җитәкчелегендәге отрядка кушыла. Витгенштейн һәм Винценгероде командалыгындагы корпуслар белән берлектә алар Торопец, Белый, Сычевка калаларын Смоленск ягыннан янаучы дошман гаскәре һөҗүменнән саклый. 5 нче “башкорт” полкындагы өч йөз сугышчыны – Велиж, ә калган ике йөзен Сураж каласына урнаштыралар. Шуннан торып разъездлар (атлы төркемнәр) Витебск һәм Рудня калаларыннан килгән юлларны саклап тора. 

1812 елның 1 ноябрендә полк генерал-майор М.М.Свечин отрядына кертелә, ә бу отряд үзе Витгенштейн корпусының авангардын тәшкил итә. 14-16 ноябрьдә полк җайдак­лары генерал Властов отряды составында Березина елгасы янындагы яуларда катнаша. 1812 елның 27 ноябрендә полкның факттагы башлыгы, гаскәри старшина Ибраһим Бикчурин 3 нче дәрәҗәдәге Изге Анна ордены белән бүләкләнә. Березина янындагы яулардан соң 5 нче полк әсирлеккә төшкән французларны озату өчен Витебск каласына җибәрелә, аннары Борисов каласында тәртип саклау белән шөгыльләнә. Соңрак полк Данциг каласын камалышка алуда катнаша. Аннары 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында җирле полициягә ярдәм күрсәтә, француз әсирләрен һәм яңа гына армиягә чакырылган рекрут партия­ләрен озатып йөри.

(Шушы урында тукталып, өстәмә кертергә мәҗбүрбез. Висла елгасының Балтыйк диңгезенә койган тамагындагы Данциг крепостен генерал Витгенштейн корпусы 1813 елның гыйнвар аенда ук штурмлый башлый. Корпус составында Беренче “башкорт” полкы җайдаклары да була, алар яуларда да катнаша. Әмма крепостьны яулауга ирешмиләр. Апрель аенда, рус корпусына ярдәмгә, Бишенче “башкорт” һәм Икенче типтәр полклары да килеп кушыла, май аенда крепость тулысынча камалышка алына. Ләкин крепостьны 1813 елның декабрендә генә, янә өстәмә рус гаскәре һәм 7 нче “башкорт” полкы килеп җиткәннән соң гына яулауга ирешәләр. Игътибар иттегезме: З.Гатиатуллин 2 нче типтәр полкын ялгыш та телгә алмый. Бик кызганыч, ул 2 нче типтәр полкы сос­тавында минем туган авылым Байсардан да 95 ир-ат исәптә торган бит. Әмма З.Гатиатуллинга дәшми калу отышлырак, чөнки ул полктагы сугышчылар үзләрен ачыктан-ачык типтәр һәм татар дип атаган, монда “башкорт” борынын йә ярлыгын тыгарлык та түгел. “Бөек” авторның “данлыклы хезмәте” фәкать бер максат – Минзәлә өязендәге “башкорт катламына” язылган ирләре булган татар авылларына “башкорт” ярлыгы сугып чыгуга багышланган икәнлегенә өстәмә бер мисал бу. – В.Имамов). 

Полкның бер өлеше әле 1812 елның ноябрь аенда ук гаскәри старшина И.Бикчурин җитәкчелегендә үзәк армия карамагына, инфантерия генералы Барклай де Толлины саклау өчен озатылган була. Шушы эскадроннар Германия­дәге Лейпциг каласы янындагы данлыклы яуда катнаша. 4-6 октябрь көннәрендә булып узган бәрелешләрдә күрсәткән каһарманлыгы өчен И.Бикчурин – подпоручик, ә йөзбашы Сөешев 14 нче класстагы түрә дәрәҗәсе белән бүләкләнә. Иркәнәш авылы (бүгенге Актаныш районында) крестьяны И.Бикчурин соңыннан дворян, яки морза исеменә лаек була һәм аның шәҗәрәсе Оренбург губернасының дворяннар китабына кертелә. Полк сугышны Париж каласын яулап ­тәмамлый.

Хәзер без Наполеонга каршы 1805-1807 еллардагы кампания, 1812 елгы Ватан сугышы һәм 1813-1814 елларда чит илләрдәге походта катнашкан сугышчылар исемлеген китерәбез. Офицер, зауряд-түрә (хәрби поход барышында ниндидер вазифага билгеләнгән яугир), урядник һәм сәркатиб­ләрнең исемлеге 11 нче “башкорт” кантонының 1836 елда төзелгән формулярыннан, ә рядовой “башкорт” фамилияләре 1845 елда төзелгән исемлектән алынды. Исем-фамилияләр, сугышчыларның дәрәҗәсе һәм туган авыллары – барысы да шул заман документлары буенча китерелә.

1845 елда 11 нче “башкорт” кантоны 25 хәрби йортка бүленә:

1 нче йорт – Бүләр волос­теннан Мәчти (1974 елда юкка чык­ты), Сәфәр, Олы Имән, Яхшый авыллары (барысы да Актаныш районында);

2 нче йорт – Байлар волос­теннан Күҗәкә, Чирү, Әтәс, Апач (барысы да Актанышта);

3 нче йорт – Байлар волос­теннан Юскәй (хәзер Югары) Тәкермән, Оргыды, Калмаш, Әҗмәт (Әҗмәкәй, Хуҗамәт-?), Кугаш, Сәет, Абдул (барысы да Тукай районында), Тау асты Байлар (Минзәлә районында);

4 нче йорт – Байлар волос­теннан Чебенле (Туйхуҗа), Колыш, Калмия, Малтабар, Боерган, Күзкәй  (барысы да Тукай районында), Гөлек ­(Минзәләдә);

5 нче йорт – Байлар волос­теннан Дәвек, Урыс (дөресе Ырыс), Тулбай, Хуҗамәт, Усай (барысы да Минзәләдә), Байлар, Туер (Тукайда);

6 нчы йорт – Байлар волос­теннан Чат, Чынык, Бикчәнтәй, Усы, Адай, Түбән Урьяды, Карач, Измелково (?), Каен Түбә (барысы да Актанышта);

7 нче йорт – Байлар волостеннан Нөркәй, Яңа Әхмәтабыз (Яңа Әхмәт), Азалак, Каташ-Каран, Сарман (барысы да Сарманда), Казаклар, Теләнче Тамак, Куады (соңгы өчесе Тукай районында), Иске Әхмәтабыз (Иске Әхмәт) – Зәй районында;

8 нче йорт – Байлар волос­теннан Әлмәтмулла (Иске Әлмәт), Мортышбаш, Мортыштамак, Дөмәй Тарлау, Кәүҗияк (барысы да Сарманда), Баламык (?), Карамалы, Рангазар (өчесе дә Мөслимдә), Драгун Бикмәт, Сарайлы Бикмәт (юкка чыкканнар) – Тукай ­районында;

9 нчы йорт – Гәрәй волос­теннан Такталачык, Түмерҗә (Тайморза), Түбән Такталачык, Теләкәй, Бурсык (барысы да Актанышта); 

10 нчы йорт – Гәрәй волос­теннан Әҗәкүл, Куян, Шәрип, Уразай, Ирмәш (барысы да Актанышта);

11 нче йорт – Гәрәй волос­теннан Чөгәнә, Югары Актанышбаш, Яңа Актанышбаш, Илчебай, Югары Мерәс, Тыңламас (барысы да Актанышта);

12 нче йорт – Йәнәй волостеннан Яңа Богады, Иске Богады, Кадермәт, Солтангол, Ахун, Меңнәр, Елан (барысы да Актанышта);

13 нче йорт – Йәнәй волос­теннан Чалманарат, Шәбез, Калмаш, Суыксу, Карт (барысы да Актанышта);

14 нче йорт – Гәрәй волос­теннан Иске Гәрәй, Яңа Гәрәй, Ямалы, Буазкүл, Кормаш, Балтач, Җияш, Яңа Сәфәр (барысы да Актанышта);

15 нче йорт – Йәнәй волос­теннан Өшәр (Семиостров), Яңа Өшәр, Сәүз (1800 елларда Яңа Өшәрдән бүленеп чыккан), Әҗби (барысы да Актанышта);

16 нчы йорт – Бүләр волос­теннан Сәет, Сикия, Әлмәт, Әмәкәй, Теләнче (хәзер Октябрь), Мәсгут, Уразмәт, Бишкүмәч (барысы да Мөслимдә), Табанлыкүл, Чуракай, Әгъбәс (өчесе дә Актанышта); 

17 нче йорт – Бүләр волос­теннан Зөбәер, Түке, Качкын, Колын (барысы да Актанышта), Исәнсеф (Мөслимдә), Бикбау, Калморза (икесе дә ­Минзәләдә);

18 нче йорт – Бүләр волостеннан Әтрәкле, Мөшегә, Чүплек (өчесе дә Минзәлә районында), Иркәнәш, Айман (Иске Айман), Әнәк (өчесе дә Актанышта), Бүләр (Мөслимдә);

19 нчы йорт – Сарайлы-Мин волостеннан Сарсаз Тәкермән, Имән (Иске Имән), Шәрләрәмә, Кормаш (барысы да Сарманда), Сәмәкәй (Тукайда);

20 нче йорт – Сарайлы-Мин волостеннан Түбән Табын, Югары Табын, Тугаш, Тәмьян (дүртесе дә Мөслимдә), Үсәли Саклау, Тегермәнлек, Саклаубаш, Сөлек, Чураш (бишесе дә Сарманда);

21 нче йорт – Ирәкте волос­теннан Метрәй, Мәлләтамак, Салаус, Яңа Вәрәшбаш, Симәк, Сөякәй, Бакабыз, Күбәк, Карамалы, Бүләк, Баланлы (барысы да Мөслим районында), Сасыборын (юкка чыкты), Имәнле, Нарат Асты (Минзәләдә);

22 нче йорт – Кыргыз волос­теннан Аеш, Кәзкәй, Яңа Әлем, Иске Әлем, Аккүз (барысы да Актанышта);

23 нче йорт – Вятка губернасының Алабуга өязенә караган Байлар волостеннан Бәзәкә һәм Турай (Менделеев ­районында);

24 нче йорт – Вятка губернасының Алабуга өязендәге Байлар волостеннан Салагыш, Аккүз, Мазарасты, Көчек, Барҗы, Янморза, Кураз, Бетсемәс (барысы да Әгерҗедә), Тауҗамал (Удмуртиянең Кыяс районында калган, Әгерҗе районы чигенә терәлеп тора);

25 нче йорт – Вятка губернасының Сарапул өязенә караган Йәнәй волостеннан Исәнбай, Үтәгән, Әсләк, Касай, Әгерҗе (барысы да Әгерҗедә).

Наполеонга каршы 1805-1807 еллардагы кампаниядә катнашучылар:

Походтагы йөзбашы Габделхалик Шәрип углы Айдаров – 54 яшьтә (1836 елда, формуляр төзегән чакта 54, ә 1805 елда 25 яшьтә булган), Мәчти авылыннан (Актаныш). 1807 елда 3 нче “башкорт” полкы составында француз гаскәрләренә каршы походта һәм яуларда катнаша. 

Дистанция башлыгы, йөзбашы Батырша Шәрип улы Шәрипов – 61 яшьтә, Чүри авылыннан (Актаныш). 1807 елда 19 нчы “башкорт” полкы составында француз гаскәрләренә каршы походта була, тик яуларда катнашырга туры килми.

Походта чакта хорунжий Гали Атнагол улы Чүриев – 52 яшьтә, Әтәс авылыннан (Актаныш). 1807 елда хәрби походларда була, әмма яуларда катнашмый.

14 нче класстагы йорт старшинасы Идрис Сөеш улы Якупов – 64 яшьтә, Оргыды авылыннан (Тукай). 1807 елда 3 нче “башкорт” полкы составында французларга каршы походта һәм яуларда катнаша.

Походтагы есаул Габделҗаббар Габделҗәлил улы Моратов – 57 яшьтә, Тулбай авылыннан (Минзәлә). 1807 елда 19 нчы полкта походларга бара, яуларда катнашмый.

Зауряд-есаул Зөбәер Өметбай улы Мәчтиев – 54 яшьтә, Чынык авылыннан (Актаныш). 1807 елда 19 нчы полк белән походларда катнаша, яуларга керми.

Зауряд-йөзбашы Исламхуҗа Иркәш улы Шеманаев – 54 яшьтә, Мортышбаш авылыннан (Сарман). 1807 елда 3 нче “башкорт” полкы составында походларда һәм яуларда ­катнаша.

“Башкорт” Нәзир Зәбиров – 55 яшьтә, Әлмәтмулла авылыннан (Сарман). 1807 елда армия­дә була.

Зауряд-йөзбашы Бәхтияр Мәдияр улы Әитов – 51 яшьтә, Бурсык авылыннан (Актаныш). 1807 елда 19 нчы полк белән походта була, яуларда ­катнашмый.

Йорт старшинасы, зауряд-­есаул Әхтәри Мөгътәсар улы Хөсәенов – 50 яшьтә, Солтангол авылыннан (Актаныш). 1807 елда армия составында французларга каршы походта катнаша, яуларга керми.

Зауряд-хорунжий Туйхуҗа Тойгын улы Барысов – 51 яшьтә, Кадермәт авылыннан (Актаныш). 1807 елгы походларда катнаша, яуларга керми.

Зауряд-есаул Габдрәшит Әбсәлам улы Айтуганов – 52 яшьтә, Чалманарат авылыннан (Актаныш). 1807 елгы походларда катнаша, яуларга керми.

Йорт старшинасы һәм поход барышында да старшина Хөсәен Акай улы Зөбәеров – 48 яшьтә (походта чагында 21 яшьтә), Зөбәер авылыннан. 1807 елга походларда була һәм французлар белән яуларда катнаша.

Старшина ярдәмчесе, зауряд-йөзбашы Шәнгәрәй Акай улы Зөбәеров – 48 яшьтә, Зөбәер авылыннан (күрәсең, ул Хөсәен белән игезәк булгандыр; ә аларга бабай тиеш Зөбәер картны хәзерге Актаныш районында үз исемендәге авылны нигезләүче дип санарга кирәктер). 1807 елда 3 нче “башкорт” полкы составында походта була һәм яуларда катнаша.

Поход старшинасы Илкәй Гаделша улы Әрәптанов – 54 яшьтә, Бикбау авылыннан (Минзәлә). 1807 елда 3 нче полк составында французларга каршы походта һәм яуларда катнаша.

Старшина ярдәмчесе, есаул Габделкадыйр Нигъмәтулла улы Кошаев – 52 яшьтә, Имән авылыннан (Сарман). 1807 елда 19 нчы полк белән “француз” походында була. Яуларда ­катнашмый.

Зауряд-есаул Хәйбулла Зәйнибәшир улы Айманов – 51 яшьтә, Имән авылыннан (Сарман). 1807 елда 19 нчы полк белән походларда була, яуларда катнашмый.

Поход старшинасы Фәтхулла Ишәй (Ишмөхәммәт-?) улы Баймурзин – 58 яшьтә, Сөлек авылыннан (Сарман). 1807 елда 3 нче “башкорт” полкы составында походларда һәм яуларда катнаша.

Йорт старшинасы, зауряд-йөзбашы Ярмөхәммәт Әлмөхәммәт улы Ибраев – 56 яшьтә, Метрәй авылыннан (Мөслим). 1807 елда 3 нче полк белән походларда һәм яуларда катнаша.

Старшина ярдәмчесе, зауряд-йөзбашы Гыйсмәтулла Мөэминкул улы Шәрипов – 53 яшьтә, Мәлләтамак авылыннан (Мөслим). 1807 елда 20 нче полк составында “француз” походларында катнаша, яуларга керми.

Йорт старшинасы, зауряд-­есаул Ардуан Гадел улы Яугилдин – 50 яшьтә, Аеш авылыннан (Актаныш). 1807 елда 19 нчы полк белән походларда була, яуларда катнашмый.

Поход старшинасы Зөбәер Мөҗәй (Мөҗәһит) улы Әбсәламов – 43 яшьтә, Иске Әлемнән (Актаныш). 1807 елда 19 нчы полк белән походларда була, яуларда катнашмый.

Зауряд-йөзбашы Бикташ Габделкадыйм улы Ишмәтов (Ишмөхәммәтов) – 52 яшьтә, Яңа Әлем авылыннан (Актаныш). 1807 елда 20 нче полк белән походларда була, яуларда ­катнашмый.

1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814 елларда Европа походында катнашучылар

Беренче йорт:

14 нче класслы поход старшинасы Габделмәннәф Сөеш улы Сарбулатов (мөгаен, Сарыйбулатовтыр; “сарый” сүзе “бәхетле” дигән төшенчәне аңлаткан) – 50 яшьтә (1836 елда теркәлгән формулярга карап чигерсәң, 1812 елда 26 яшьтә булган), Олы Имәннән (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче “башкорт” полкы белән төп армия составында французларга каршы яуларда һәм чит ил походларында катнаша. 1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә.

Зауряд-йөзбашы Корбангали Бикташ улы Туктаров – 44 яшьтә, Сәфәрдән (Актаныш). 1812-1814 елларда төп армиядә 6 нчы “башкорт” полкы составында барча походларда була, яуларда катнашмый.

Зауряд-хорунжий Габидулла Мөсәгыйть улы Миндәев – 44 яшьтә, Байсардан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армия белән походларда була, яуларда ­катнашмый.

“Башкорт” Габдулгаффар Бикташев – 53 яшь, Сәфәрдән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Мөрсәлим Сәлимҗанов – 52 яшь, Сәфәрдән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Габделвәли Габделмаликов – 50 яшь, Сәфәрдән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Исмәгыйль Исламгулов – 50 яшь, Олы Имәннән (Актаныш). 1814 елда ­армиядә.

“Башкорт” Ямангол Нәҗәргулов – 51 яшь, Олы Имәннән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Әрдәшир Идрисов – 52 яшь, Яхшыйдан (Актаныш). 1814 елда армиядә.

Икенче йорт:

Йорт старшинасы, зауряд-йөзбашы Габделнасыйр Күзәш улы Чүриев – 47 яшьтә, Чүри авылыннан (Актаныш; бабасы Чүри үз исемендәге авылны нигезләгән булуы мөмкин). 1812-1814 елларда 6 нчы “башкорт” полкы белән барча походларда була, яуларда ­катнашмый.

Зауряд-хорунжий Хәйбулла Ишкилде улы Шигаев (Шыгаев-?) – 48 яшьтә, Мәчти авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче полк сос­тавында төп армиядә була, Европа походларында һәм яуларда катнаша. 1812 ел истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә.

 Зауряд-хорунжий Шәмсетдин Сагындык улы Сөләйманов – 49 яшьтә, Күҗәкә авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә, хәрби походларда була, яуларда катнашмый.

“Башкорт”  Хисаметдин Мөрсәлимов – 55 яшьтә, Әтәс авылыннан (Актаныш). 1814 елда армия­дә була.

Өченче йорт буенча мәгълүмат табылмаган.

Дүртенче йорт:

“Башкорт” Габделхалик Габдиев – 59 яшьтә, Күзкәй авылыннан (Тукай районы). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Мөхәммәтрәхим Баязитов – 57 яшь, Күзкәйдән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Миңлекәй Батраев – 58 яшьтә, Гөлек авылыннан (Минзәлә). 1812 елда армиядә.

Бишенче йорт:

Йорт старшинасы, зауряд-йөзбашы Миндәй Габделҗәлил улы Күчемов – 45 яшьтә, Байлар авылыннан (Минзәлә). 1812-1814 елларда 6 нчы “башкорт” полкы составында төп армия белән походларда була, яуларда ­катнашмый.

Зауряд-есаул Әлмәкәй Атнакай улы Сатыев – 50 яшьтә, Тулбайдан (Минзәлә). 1812-1814 елларда 5 нче полк составында төп армиядә һәм походларда була, яуларда катнаша. 1812 ел истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә.

“Башкорт” Бикчәнтәй Искәндәров – 57 яшь, Байлардан (Минзәлә). 1812 елда армиядә була.

 “Башкорт” Мөхәммәтгали Ярмөхәммәтов – 57 яшь, Байлардан. 1812 елда армиядә.

 “Башкорт” Сөендек Ишмөхәммәтов – 53 яшь, Байлардан. 1812 елда армиядә.

 “Башкорт” Сәйфулла Нигъмәтуллин – 57 яшь, Хуҗәмәттән (Минзәлә). 1812 елда армиядә.

 “Башкорт” Туйчин Таһиров – 53 яшьтә, Усай авылыннан (Минзәлә). 1812 елда армиядә.

 “Башкорт” Бикмөхәммәт Мәсәгутов – 57 яшь, Усайдан. 1812 елда армиядә була.

Алтынчы йорт:

Старшина ярдәмчесе, зауряд-йөзбашы Имәнгол Мөхәммәтрәхим улы Мөслимов – 44 яшьтә, Чат авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы “башкорт” полкы составында төп армиядә һәм походларда була, яуларда катнашмый.

Зауряд-йөзбашы Гайнулла Мәсәгуть улы Сәйтәков – 48 яшьтә, Бикчәнтәй авылыннан (Актаныш). 1807 елда – 19 нчы “башкорт” полкы, ә 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында хәрби походларда була, яуларда катнашмый.

Зауряд-йөзбашы Ногманнасыйр Мәдияр улы Бикчурин – 54 яшьтә, Бикчәнтәйдән. 1812-1814 елларда 5 нче “башкорт” полкы составында төп армиядә французларга каршы яуларда сугыша, чит илләрдәге походларда катнаша. 1812 ел истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә. 

Зауряд-йөзбашы Исламгол Өметбай улы Мәсиев (Мәчтиев-?) – 44 яшьтә, Чынык авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы полк сос­тавында төп армиядә һәм походларда була, яуларда катнашмый.

 “Башкорт” Төхфәтулла Кылычев – 52 яшь, Усы авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Фәйзулла Габитов – 49 яшь, Усыдан. 1812 елда армиядә.

Җиденче йорт:

 Йорт старшинасы һәм поход старшинасы Габделлатыйф Әбсәлам (дөресе - Габдессәлам) улы Кормашев – 55 яшьтә, Нөркәй авылыннан (Сарман районында; аның әтисе Габдессәлам әле 1800 елларда ук Актаныш районындагы Кормаш авылыннан Нөркәйгә күчеп урнаша, Күктәкә һәм Мусабай Завод авыллары тирәсендә бик күп җирләр били, сәүдә белән шөгыльләнә). 1812-1814 елларда 5 нче “башкорт” полкы составында төп армиядә һәм чит ил походларында катнаша, канлы яуларда каһарманлык күрсәтә. 1812 ел истәлегенә һәм Париж каласын алу хөрмәтенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

“Башкорт” Сабит Габдрәшитов – 53 яшьтә, Нөркәйдән. 1814 елда армиядә була.

“Башкорт” Габдулла Өметбаев – 50 яшьтә, Яңа Әхмәтабыз (Әхмәт) авылыннан (Сарман). 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Исмәгыйль Ибраһимов – 57 яшьтә, Теләнче Тамактан (Тукай районында). 1814 елда армиядә була.

Сигезенче йорт:

Йорт старшинасы, зауряд-­есаул Гыйбадулла Әмин улы Урмәкәев – 49 яшьтә, Әлмәтмулла авылыннан (Сарман). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә һәм чит ил походларында була, яуларда катнашмый.

 Старшина ярдәмчесе, зауряд-есаул Фәйруш Монасыйп улы Уразмәтов – 48 яшьтә, Мортыштамак авылыннан (Сарман). 1812-1814 елларда 5 нче полк составында төп армиядә французларга каршы яуларда сугыша һәм чит ил походларында була. 1812 ел истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә.

Зауряд-хорунжий Миндәй Исхак улы Тукбаев – 56 яшьтә, Әлмәтмулла авылыннан. 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында походларда була, яуларда катнашмый.

Урядник Гыйбадулла Ямангулов – 45 яшьтә, Карамалы авылыннан (Мөслим). 1812-1814 елларда 5 нче полк сос­тавында французларга каршы яуларда һәм чит ил походларында катнаша. 1812 ел һәм Парижны алу истәлегенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

“Башкорт” Фәйзулла Габидуллин – 52 яшьтә, Әлмәтмулла авылыннан. 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Кадыйр Сәмигуллов – 55 яшьтә, Сарайлы Бикмәт авылыннан (Тукай районында). 1812 елда армиядә була.

Тугызынчы йорт:

Зауряд-йөзбашы Габделсаттар Габделлатыйф улы Гомәров – 49 яшьтә, Такталачык авылыннан (Актаныш). 1807 елда – 3 нче “башкорт” полкы, 1812-1814 елларда 5 нче полк составында походларда һәм яуларда катнаша, каһарманлыгы өчен 1812 ел истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә.

“Башкорт” Гобәйдулла Зөлкәрнәев – 53 яшьтә, Югары Такталачык авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

Унынчы йорт:

Зауряд-есаул Габделмоталлап Габделкәрим улы Исәнбаев – 51 яшьтә, Уразай авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче полк составында французларга каршы яуларда һәм чит ил походларында катнаша, каһарманлыгы өчен 1812 ел истәлегенә булдырылган көмеш медаль белән бүләкләнә.

“Башкорт” Ибраһим Ильясов – 55 яшьтә, Әҗәкүл авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Хәбибулла Гаделшин – 49 яшь, Әҗәкүлдән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделваһап Сөендеков – 55 яшь, Куян авылыннан. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделлатыйф Габитов – 54 яшь, Уразайдан. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделмәҗит Габдуллов – 51 яшь, Уразайдан. 1812 елда армиядә.

 “Башкорт” Мөхәммәтша Батыршин – 52 яшьтә, Ирмәш авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Кадергол Туишев – 54 яшьтә, Шәриптән (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

Унберенче йорт:

Зауряд-йөзбашы Котлыяр Яркәй улы Аканов (?) – 46 яшьтә, Мерәс авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында походларда була, яуларда катнашмый.

“Башкорт” Габделшәрип Монасыйпов – 54 яшь, Югары Актанышбаш авылыннан. 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Искәндәр Ишмәнов – 54 яшьтә, Тыңламас авылыннан (Актаныш). 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Биктимер Юлдашев – 53 яшь, Тыңламастан. 1813 елда армиядә.

Уникенче йорт:

“Башкорт” Фазулла Һидаин – 60 яшьтә, Яңа Богадыдан (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Габделнасыйр Рәфыйков – 57 яшь, Яңа Богадыдан. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Габделтаһир Габделҗәлилов – 53 яшь, Иске Богадыдан. 1813 елда армиядә.

“Башкорт” Габделхәбир Дәүләтбаев – 52 яшь, Кадермәттән (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Габделвахит Габделкәримов – 51 яшь, Кадермәттән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделбәшир Аднагулов – 51 яшь, Кадермәттән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделшәриф Йөзекәев – 52 яшь, Солтангол авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

 “Башкорт” Әлби (Галибай) Вәлитов – 51 яшьтә, Солтанголдан. 1813 елда армиядә.

 “Башкорт” Сөләйман Сабитов – 47 яшьтә, Солтанголдан. 1814 елда армиядә.

Унөченче йорт:

 Зауряд-йөзбашы Габделкадыйр Миңлебай улы Канбаров (Хәмбәров-?) – 44 яшьтә, Карт авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы полк сос­тавында төп армиядә һәм чит илләргә хәрби походларда була, яуларда катнашмый.

Зауряд-хорунжий Миңлегол Котлымәт (Котлыгмөхәммәт) улы Канбаров – 50 яшьтә, Суыксу авылыннан (Актаныш; боларның бабасы бер үк кеше булу мөмкин). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда ­катнашмый.­

Урядник Фәтхулла Ильясов – 42 яшьтә, Суыксу авылыннан. 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнашмый.

 “Башкорт” Мөхәммәтрәхим Мөсәгыйтов – 54 яшь, Шәбез авылыннан (Актаныш). 1813 елда армиядә.

“Башкорт” Бикташ Минләшев (Миндәшев-?) – 52 яшь, Шәбездән. 1812 елда армиядә була.

Ундүртенче йорт:

Йорт старшинасы, зауряд-хорунжий Хәйбулла Ильяс улы Иләмәнев – 44 яшьтә, Җияш авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче полк сос­тавында төп армиядә һәм чит илләргә булган походларда һәм яуларда катнаша, каһарманлыгы өчен 1812 ел һәм Парижны алу истәлегенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

Зауряд-есаул Габделгалим Габдекәй улы Теләкәев – 49 яшьтә, Иске Гәрәй авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда һәм яуларда катнаша, каһарманлыгы өчен 1812 ел һәм Парижны алу хөрмәтенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

“Башкорт” Габделкаһир Әбдекәев – 52 яшьтә, Иске Гәрәйдән. 1814 елда армиядә була. 

“Башкорт” Каһарман Тимеркәев – 50 яшьтә, Иске Гәрәйдән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Моратбакый Сөендеков – 54 яшь, Җияштән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Фәйзулла Сөендеков – 51 яшьтә, Җияштән (соңгы икесенең бертуганнар булуы да мөмкин). 1813 елда армиядә була.

Унбишенче йорт:

Зауряд-йөзбашы Нариман Миндәй улы Сар(ый)булатов – 44 яшьтә, Сәүз авылыннан (Иске һәм Яңа Өшәр крестьяннары XVIII гасыр азагында Актаныш районында оештырган яңа авыл. 1816 елда анда 120 кеше яшәгән. Хәзер авыл юк инде). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнашмый.

 Зауряд-йөзбашы Гаделша Дәүләтбай улы Купаев (?) – 44 яшьтә, Әҗби авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнашмый.

 “Башкорт” Мәнди Габитов – 52 яшь, Сәүздән. 1814 елда армиядә.

 “Башкорт” Рәхимкол Нәдергулов – 52 яшьтә, Әҗби авылыннан. 1814 елда армиядә була.

Уналтынчы йорт:

Поход старшинасы Нигъмәтулла Якуп улы Юзиев – 51 яшьтә, Әлмәт авылыннан (Мөслим). 1807 елда француз гаскәрләренә каршы походларда һәм яуларда, 1812-1814 елларда 5 нче полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда һәм яуларда катнаша, каһарманлыгы өчен 1812 ел һәм Парижны алу истәлегенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

“Башкорт” Төхфәтулла Фәйзуллин – 60 яшьтә, Табанлыкүл авылыннан (Актаныш). 1813 елда армиядә була.

“Башкорт” Ардуан Рәфыйков – 53 яшь, Әгъбәс авылыннан (Актаныш). 1813 елда армиядә.

“Башкорт” Әхтәм Ихсанов – 51 яшь, Әгъбәстән. 1813 елда армиядә.

Унҗиденче йорт:

Зауряд-есаул Ногъман Хәмит улы Туйкин – 46 яшьтә, Түке авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче “башкорт” полкы составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнаша. Каһарманлыгы өчен 1812 ел һәм Парижны алу истәлегенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

Өлкән писарь Сәетбаттал Сәйфуллин – 44 яшьтә, Бикбау авылыннан (Минзәлә). 1812-1814 елларда 6 нчы полк сос­тавында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнашмый.

 “Башкорт” Гайнулла Килдеяров – 52 яшь, Зөбәер авылыннан (Актаныш). 1814 елда ­армиядә.

 “Башкорт” Гайнулла Тукаев – 53 яшьтә, Зөбәердән. 1814 елда армиядә.

Унсигезенче йорт:

 Старшина ярдәмчесе Ибраһим Айдагол улы Морзакаев – 46 яшьтә, Айман авылыннан (Актаныш). 1812-1814 елларда 5 нче полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнаша. Каһарманлыгы өчен 1812 ел һәм Парижны алу истәлегенә булдырылган көмеш медальләр белән бүләкләнә.

Зауряд-йөзбашы Габделсалих Габделмән улы Дүскәев – 43 яшьтә, Мөшеге авылыннан (Минзәлә). 1812-1814 елларда 5 нче полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда ­катнашмый.

“Башкорт” Фәйзулла Ильясов –54 яшь, Мөшегедән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Корыч Дусаев – 52 яшь, Мөшегедән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Ибраһим Искәндәров – 57 яшь, Чүплек авылыннан (Минзәлә). 1812 елда армия­дә була.

“Башкорт” Габделкадыйр Габитов – 52 яшь, Айманнан (Актаныш). 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Сәйфетдин Мөхәммәтрәхимов – 51 яшь, Айманнан. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Нигъмәтулла Габдрәшитов – 57 яшь, Бүләр авылыннан (Мөслим). 1813 елда армиядә була.

Унтугызынчы йорт:

Урядник Нәҗметдин Шамкаев – 43 яшьтә, Кормаш авылыннан (Сарман). 1812-1814 елларда 6 нчы “башкорт” полкы составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнашмый.

 “Башкорт” Габделлатыйф Таипов – 55 яшь, Имән авылыннан (Сарман). 1812 елда армиядә була.

 “Башкорт” Габдерәфыйк Габдерәзәков – 53 яшь, Имәннән. 1812 елда армиядә.

 “Башкорт” Габделхалик Габделсәламов – 54 яшьтә, Шәрләрәмә авылыннан (Сарман). 1814 елда армиядә.

 “Башкорт” Шәехсәгъди Мөхәммәтрәхимов – 53 яшь, Шәрләрәмәдән. 1814 елда ­армиядә.

“Башкорт” Гыйбадулла Корбангалин – 47 яшь, Шәрләрәмәдән. 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Шаһиәхмәт Мансуров – 53 яшь, Кормаштан. 1814 елда армиядә.

Егерменче йорт:

Урядник Мәүликәй Ишморатов – 47 яшьтә, Тугаш авылыннан (Мөслим). 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армия­дә һәм чит илләргә походларда була, яуларда ­катнашмый.

“Башкорт” Тимеркәй Кутыев – 57 яшь, Югары Табын авылыннан (Мөслим). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Габделхалик Габделкәримов – 55 яшь, Саклаубаш авылыннан (Сарман). 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Гайнулла Гобәйдуллин – 55 яшь, Саклаубаштан. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделханнан Исмәгыйлов – 51 яшь, Саклау­баштан. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Гыйсмәтулла Фәтхуллин – 47 яшь, Сөлек авылыннан (Сарман). 1814 елда армиядә.

“Башкорт” Муса Габделсәламов – 58 яшь, Чураш авылыннан (Сарман). 1812 елда ­армиядә.

21 нче йорт:

Урядник Габделнасыйр Әбҗәлилов – 46 яшьтә, Күбәк авылыннан (Мөслим). 1812-1814 елларда 6 нчы полк сос­тавында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда ­катнашмый.

“Башкорт” Габделхәким Яхъин – 57 яшь, Сасыборын авылыннан (Минзәлә). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Габделвахит Габдиев – 57 яшь, Сөякәй авылыннан (Мөслим). 1812 елда армиядә.

22 нче йорт:

Зауряд-йөзбашы Габделгаффар Габделсәлам улы Ишмәтев – 45 яшь, Яңа Әлем авылыннан (Актаныш). 1807 елда 20 нче “башкорт” полкы, 1812-1814 елларда 6 нчы полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда ­катнашмый.

“Башкорт” Хазбулат Сәлимҗанов – 55 яшь, Аеш авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә була.

“Башкорт” Гыйсмәтулла Бикташев – 52 яшь, Аештан. 1813 елда армиядә.

“Башкорт” Фарукша Арсланов – 54 яшьтә, Яңа Әлемнән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Мәндикәй Әбсалихов – 54 яшь, Яңа Әлемнән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Ярмөхәммәт Рапталов – 54 яшь, Яңа Әлемнән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Габделсаттар Әбҗәлилов – 48 яшь, Яңа Әлемнән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Исхак Габделсалихов – 47 яшь, Яңа Әлемнән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Иләмән Вәлитов – 54 яшь, Иске Әлемнән. 1812 елда армиядә.

“Башкорт” Ибраһим Тойгынов – 55 яшь, Аккүз авылыннан (Актаныш). 1812 елда армиядә.

23 нче йорт:

Зауряд-йөзбашы Шәмсетдин Исмәгыйль улы Госманов – 54 яшь, Бәзәкә авылыннан (Менделеев районы). 1812-1814 елларда 6 нчы атлы полк составында төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда ­катнашмый.

24 нче йорт буенча мәгълүмат юк.

25 нче йорт:

Зауряд-есаул Габделлатыйф Карабай улы Тутаев – 55 яшьтә, Исәнбай авылыннан (Әгерҗе). 1807 елда 3 нче “башкорт” полкы белән яуларда катнаша, 1812-1814 елларда 6 нчы атлы полк составында төп армиядә һәм чит илләрдә походларда була, яуларда катнашмый.

Зауряд-есаул Габделнасыйр Зәйсән улы Имәммәтев – 54 яшь, Әсләк авылыннан (Әгерҗе). 1812-1814 елларда 6 нчы полк белән төп армиядә һәм чит илләргә походларда була, яуларда катнашмый.

“Башкорт” Габделҗәлил Гайсин – 54 яшь, Үтәгән авылыннан (Әгерҗе). 1814 елда армия­дә була.

Зөлфәр ГАТИАТУЛЛИН, Башкортстан Республикасы архивында бүлек мөдире. 

Вахит ИМАМОВ тәрҗемәсе.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: