Мәдәни җомга

МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ...

Узган ел 2 айлап туган җирем - Татарстанда яшәп алырга туры килде. Без - 5 бала дөньядагы иң авыр сынауларның берсен уздык - әнине җирләдек. Әни мине 1,5 ел көне-төне көтте, 3 тапкыр билет алып, кире тапшырырга туры килде, күрәсең, күрешергә насыйп булмагандыр. Әнине алай утка сала торган гадәтем юк...

Узган ел 2 айлап туган җирем - Татарстанда яшәп алырга туры килде. Без - 5 бала дөньядагы иң авыр сынауларның берсен уздык - әнине җирләдек. Әни мине 1,5 ел көне-төне көтте, 3 тапкыр билет алып, кире тапшырырга туры килде, күрәсең, күрешергә насыйп булмагандыр. Әнине алай утка сала торган гадәтем юк иде. Әстерхан татарлары тарихы музеен төзеп, аны гамәлгә куйганчы вакыт узды. Ә дөнья дигәнең сине көтеп тормый шул. Болары - сүз уңаеннан гына. Әйтәсе килгәнем - татар теле һәм татар китабы турында.

Әти белән әни мәрхүмнәр 1927 елгылар иде, мәктәптә бер партада утырган, икесе дә яхшы укыган. Алар бөтен тырышлыкларын куеп, безне - 5 баланы Казанның иң дәрәҗәле югары уку йортларында укытты. Әти гомер буе безгә, укыган кешенең сүзе үтә, укыган кешенең урыны түрдән, үз яшьлегем дары иснәп үтте, укый алмыйча калдым, балалар, сез булсагыз да укыгыз, дип әйтә килде. Әти бик оста шахматчы иде, безне дә шуңа өйрәтте. Кичләрен безне үзе янына җыеп, әкиятләр сөйли, аннан, төннәр буе калын-калын китаплар укый иде. Мин үземне белә-белгәннән бирле өебездә китап, гәзит-журналлар булды. Рузалия тутам 1 нче класста укыганда сәке өстенә тезелешеп, Рабит Батулланың «Куян баласы Нуяк» әкиятен хәрефләп җыйганыбыз исемдә. Без үсә төшкәч, әнине почта өләшергә куйдылар, бишебезнең дүртесе авыл буйлап хат-гәзит өләшеп йөрдек. Шунда мин шактый күп гәзит-журналларны укыштырдым. Әни татар язучыларын, шагыйрьләрен укып кына калмый, телевизордан да кемнең кем икәнен аңлап карый иде. Мәрхүмә гомер соңына кадәр шулай булды. Мин Әстерханга киткәч тә, телефоннан китап турында сөйләшә идек. Безнең гаиләдә ана теленә, китапка, белемгә, укыган кешегә хөрмәт зур иде. Әнинең вафатыннан соң да- иң авыр вакытларда, бернинди физик эш эшли алмаганда, ятып та, утырып та, сөялеп тә китап укыдым. Шул арада Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Ш.Камалның «Матур туганда», Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романнарын, Ф. Бәйрәмованың «Ачылмаган татар тарихы»н һәм гарәп хәрефләре белән язылган китаптан шигырьләр, хикәяләр укып чыктым. Казаннан киткәндә дә мөмкин кадәр күбрәк тарихи китаплар алып китәргә тырышам. Ничек кенә авырга туры килмәсен, шундый юл белән ташып, өебездә татар китапханәсе дә булдырдым. Моның өчен Татарстан хөкүмәтенә зур рәхмәт.

Туган якка һәр елны кайтып йөрергә тырышсам да, республикадан чыгып киткәнемә 30 елга якын вакыт үткән.Татарстан соңгы 20 елда яхшы якка нык үзгәрде, бу - Русиядән кайткан кеше күзенә яхшы күренә. Шул исәптән, татарны саклап калу өчен дә саллы гына гамәлләр кылынган. Бу юнәлештә Татарстан дәүләте белән беррәттән, гәзит-журналларның, телевидениенең, иҗат, дин әһелләренең өлеше гаять дәрәҗәдә зур. Татарда әле әхлак, итагать, кешелеклелек сыйфатлары сакланган. Миңа аеруча Чаллының халкы ошады. Татарстан хөкүмәте мөмкин кадәр үз халкын кайгырта, аның белән бергә булырга тырыша. Әгәр дә минем белән килешергә теләмәүчеләр табылса, аларга Татарстаннан читкә чыгып гыйбрәт алсыннар, дияргә генә кала.

Бер яза башлагач, Татарстаннан килгән гәзит-журналларны укыгач, ТЯГ каналын карагач туган фикерләрнең кайберләренә дә тукталып китим әле. Соңгы вакытта татар китаплары - нәфис әдәбият тә электрон формага күчәргә тиеш, дигән фикерләр яңгырый башлады. Язучы Камил Кәримовның, бөтен нәрсәне дә бары тик экономия күзлегеннән чыгып карамыйк,бөтен нәрсәне кампитрга бәйләп куймыйк, дигән фикере белән тулысынча килешәм. Минем яшьтәгеләрнең күбесе шулай уйлыйдыр да дип саныйм. Үзем кампитрда эшләсәм дә, мин аны ярата алмадым, бәйләнгән кебек утырырга кирәк, өстәвенә күзне дә бетерә. Аннан китапны бит кулың белән тотып карап, тоеп була. Китапка кайчандыр үз өеңнең сеңеп калган исе дә еллар үткәч кадерле була икән ул. Иске китаплар арасыннан килеп чыккан кечкенә генә кәгазь кисәге дә минем өчен кадерле ядкәр. 1960-1985 елларда чыккан китапларны басу технологиясе, бизәлеше хәзергедән нык аерыла, аларны карап утыру үзе бер күңелле гамәл. Дөресен әйтергә кирәк, нәфис әдәбиятнең төп өлешен хәзер безнең буын укый, яшьләр әлләни кызыксынмый. Безнең буын бу дәүләттә үз гомеренә җитәрлек китап бастырырлык кына капитал эшләгәндер, дип уйлыйм. Нинди генә яхшы китап булмасын, мин аны уку өчен күземне бетереп, кампитр алдына утырмыйм. Ничек кенә булмасын, якындагы 10-15 елда татар китабының төп өлеше - 65-70 проценты хәзерге хәлендә чыгарга тиеш. Бездән соң килгән буын үзе карар.

ТЯГта җомга көннәрендә Роберт Миңнуллин алып барган «Китап» тапшыруы да - минем көтеп алган тапшыруларымнан берсе. Язучылар арасында булса кирәк, әлеге тапшыру кирәкми, дигән хәбәр килеп иреште миңа. Бу ни дигән сүз?! Беренчедән, тапшыру хәзерге көндә укырга яратмаган гади халык өчен, икенчедән, Татарстаннан читтә яшәүче безнең кебекләргә исәпләнгән. Бәлки, кемдер тапшыруга эләгә алмыйдыр, әмма монысын гына төзәтеп була бит, язучы иптәшләр. Булганны ябып куярга күп акыл кирәкми, япканнан соң, ай-һай, авыр кире кайтарып алулары (Шундый юл белән Әстерханда 1960 елларда татар мәктәпләре ябылган. Хәзер бездә ник бер татар мәктәбе, гимназиясе, классы булсын).

Кыскасы, бүген безгә халыкны яңадан китап укырга өйрәтергә кирәк.

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА,
Әстерхан өлкәсенең «Сөембикә»
берләшмәсе рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: