Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Милли рухи ризык

«Тәртип» радиосына ничә яшь?

“Радиоларыбыз турында фикер әйткәлисез, язмаларыгыз күренә, ни кысылышыгыз бар – сез бит радио белгече түгел”, диючеләр дә булу ихтималын истә тотып, мондый кереш әйтим әле: өстәлемдә уч төбе чаклы гына биш радиоалгыч тора, татарча тапшыруларны кирәге чыкканда тиз генә тоташтырыр өчен шундый исрафлыкка барам. Әлбәттә, барысын да берьюлы кабыза да, тыңлый да алмыйм. Ә ихтыяҗ зур: утыз ел буена Казан дәүләт университетында журналистлар укыттым. Күпчелеге бүген дә радио, телевидениедә эшли. Татарстанда гына түгел, бүтән республикаларда, бүтән ил-мәмләкәтләрдә дә. Һәр студентым-шәкертем – балам ул. Берсен дә онытмыйм, иҗатларын күзәтеп, сөенеп-көенеп яшим. Шуңа күрә дә татарча радиоларның барысын да ихластан, күңел биреп тыңлап яшәвем, алар хакында фикерем булуы, шул фикерне әйтергә хокукым булуы аңлашыладыр.

Аннары, мин  бит әле, иң әүвәле,  үзем татар баласы. Ә кайсы чын татар ана телендә сөйләүче радионы үзенеке, кардәше-милләттәше, фикердәше дип санамас икән. Татарча сөйләүче радиодан аерылып торганда, аны тыңлау­дан мәхрүм булганда үзен ятим, кимсетелгән итеп хис итмәс икән. Ниндидер сәбәп белән  шул рухи ризыгын тартып алсалар, юк итсәләр, аның каршылык күрсәтүе, көрәшкә чыгуы үзеннән-үзе аңлашыладыр. Ул сине яшәтә торган көндәлек рухи ризык!    

Радио –  милли хәсиятемнең бер күзәнәге ул. “Кайсы милләттән?  дип кызыксынучыга “Татармын, татарча радиом бар!” - дим. Шөкер, менә шулай авыз тутырып милләт дип аталырга, танылырга хокук бирә торган титул күрсәткечләребез рәтендә  берничә радиобыз булуы, арада “Тәртип” радиосы да булу чын горурлык ул!

Шәхсән үземнең туганнан бирле радиодан аерылганым юк. Әлбәттә, Татарстан радиосын тыңлап үстем, тәрбияләндем. Кача-поса булса да “Азатлык”ны тыңладык. Аннары инде ФМ радиоларын ана телебездә дә тыңлау моратына ирештек. Берничә радионы сайлый-сайлый тыңлыйбыз. Шул исәптән, “Тәртип”не дә. Менә әле генә тыңлап алдым. “Болгар” радиосы “Тәртип тапшырулары”, диде. Кайвакыт “Тәртип программасы” диләр. Яшьрәк тыңлаучылар мондый гыйбарәләрне бу тапшыру шушы радионыкы дип аңлыйдыр, ә мөстәкыйль радио дип түгел. Ә мин аны, күпчелек тыңлаучы кебек үк, мөстәкыйль, үзаллы радио дип, кабул итәргә күнеккән. “Тәртип”нең мөстәкыйльлеккә омтылуын белеп яшибез, хуплыйбыз, изге максатына ирешүенә ышанабыз; мөстәкыйльлеген бүген дә белдереп эшләвен телибез:  бүтән радиода өйдәш булып яшәргә мәҗбүр булганда да  үз музыкаль тамга-брендын-сигналын саклап, шуны  тәүлегенә өч тапкыр ишеттереп тору әлләни кыен түгелдер бит. 

Хәер,  “Тәртип” тапшыруларында мөстәкыйльлеге,  үзенчәлекле булуы белән аерылып торган иҗат табышлары болай да бар.  Халык җырларын, әдәбия­тыбызның чын үрнәкләрен әйтеп тә торасы юк, “Чакырылган кунак”, “Рухият”, “Искерми торган бүләк”,  “Мөһаҗирләр” һ.б. сәхифәләрне көтеп алабыз. 

Тик, ни кызганыч, бүген аларны иркенләп тыңларга күнегеп булмый, аларны бүтән радио кысасына буйсындырып өзгәлиләр. Тыңлаучының аларда катнашу, фикер әйтү мөмкинлеге чикләнелгән. Кыскасы, “Тәртип”  әле һаман фатирга кергән, шунда  вакытлыча яшәп яткан мосафир хәлендә. Ә  без аны чын хуҗа халәтендә дә тыңлап күнеккән идек. Аның  үз тарихы бар бит. Менә шушы көннәрдә матбугат аның юбилеен дә билгеләп үтү турында язгалап тора. “Ирек мәйданы” газетасында баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова белән әңгәмә бастырганнар. Радионың биш яшьлек юбилеена багышлап Казанда зур концерт булды. 

Карале, нишләп “биш яшь” дигәннәр икән? Күптән тыңлыйбыз бит инде аны! Архивыма күз салыйм әле.  Татарстан радиосының кырык еллык тарихы булган “Тел күрке – сүз” тапшыруында 2018–2019 елларда “Тел һәм җыр” темасына унлап дәрес-әңгәмә бирдем. Аларны әзерләгәндә “Тәртип” радиосы язмаларыннан да файдаланганмын. Менә  җырны бәяләү кебек шактый катлаулы һәм җаваплы иҗтимагый-һөнәри күренешне ачыклау өчен  җәмәгать фикере зарурлыгын  аңлатканда мондый дәлил китергәнмен: үткән гасыр азакларында “Тәртип ФМ” радиосы эшли башлап та аны кабат ябу куркынычы тугач, җыр тирәсендә бәхәсләр кызып алды.  “Тәртип ФМ” радиосында җырга багышланган сәхифә-тапшыру (2008, май –июнь) җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Чара яңа радио җитәкчеләренең тыңлаучылар катнашында әңгәмә-бәхәсе сыйфатында  оештырылган иде. Шуннан җырны бәяләүгә кагылган фикерләрне Матбугат.ру сайты бәян итте (2008, 30 июнь); Җырыбызның алга таба язмышына уңай тәэсир иткән җитди сөйләшү булганга мин аның язмасын архивыма салып куйганмын, шуны радиосәхифә өчен файдаланганмын. Шуннан әле дә әһәмия­тен киметмәгән кайбер фикерләр. Бүген татарга нинди җыр  кирәк? Фольклор бар, композиторлар иҗатының классикасы бар, эстрада ретролары бар.  Ә безнең радиолар  күбрәк әле генә иҗат ителгән, яхшы итеп компьютерда әзерләнгән өр-яңа җырлар яңгырата. Кайсылары кирәг­рәк һәм кайсыларның киләчәге өметле? Кайсысы күбрәк аудиторияне яулар? Кайсысы радиога реклама сыйфатында күбрәк  акча китерер? Кайсысы чыннан да татар җырының язмышын хәл итәр?    

Менә нинди сорауларны ачыкларга алынган булган “Тәртип”. Аның башка юнәлешләрдәге  иҗади эзләнүләре шулай ук бүген дә уңай яктан бәяләнергә хаклы.    Әйтик, ул радио беренче сәгатьләреннән үк тыңлаучысы белән табигый, тыгыз бәйләнеш өлге-үрнәген күрсәтеп өлгергән иде. Аның белән тәүлек әйләнәсенә өзлексез “сөйләшеп” була иде. Шәхсән үзем тыңлаучының шундый мөмкинлектән файдалану  форсатын ачканмын. Эш дәфтәремдә “Тәртип”кә фаразый шылтырату” дигән  фикерләр терки башлаганмын. Кайберләре матбугатта, радиоларда бәян да ителде. Мәсәлән, радиода җыр  авторлары күрсәтелмәвенә борчылган язмам тыңлаучыларда кызыксыну уятты. 

Ә менә бу парчам (“Бөртектән – көшел” китабымда басылды) бүген дә үз фикерендә кала: “Сез тәкъдим иткән һәр иҗади яңалыкка сөенәбез. Әйтик, көндезге уникедә азаннан соң ук “Туган тел” җырының милли гимн сыйфатында, тантаналы да, милли аһәңле дә яңгыравы күңелгә бик ятышлы. Аны милләтпәрвәр Зөһрә Сәхәбиеваның саф татарча моңлы, сүзләрен Тукайча дөрес, ачык итеп җыр­лавы җанга рәхәтлек өсти, милләтебез, җырыбыз, җырчыбыз өчен горурлык хисе кузгата.   Мондый “гимн-азан” итеп алга таба тагын Габдулла Тукай шигыренә  язылган “Әллүки”, Нәкый Исәнбәт шигыренә язылган “Илкәем” җырларын сайлап куярга булыр иде”.    

Радиобызга мондый те­ләкләр теләп яшәүчеләр бер мин генә түгел, аны беренче көннәреннән үк тыңлаган, үз иткән, файдасын күргән милләттәшләребез шактый.  Менә бер генә мисал. “Ватаным Татарстан”, 2017, 13 гыйнв. Журналист Гөлинә Гыймадовага сәясәтче Фәндәс Сафиуллин сөйли: “Мин моны (“Тәртип”не ябуны) иң корткыч, бернинди сәбәп белән дә аңлатып булмый торган гамәл дип бәялим. Мондый эшне дошман кеше генә, дошман оешмалар гына булдыра ала. Бу – татар халкының мәдәниятен буып ташлау, аңардан мыскыл итеп көлү, таптау. “Тәртип”не башка радио хуҗалары якламаячак, өметләнмәгез дә. Чөнки ул – алар өчен куркыныч көндәш. Башка радиолар – алар бизнес-радиолар. Андыйлар халык радиосы түгел, аларга мәдәният кирәкми, акча эшләү хәерлерәк. Алар – культура халтурасы белән кәсеп итүчеләр. “Тәртип” радиосы онытылып бара торган халык җәүһәрләрен таныту белән шөгыльләнде. Бу эше белән ул халык мәхәббәтен яулады, шуның белән башка радиоларның аудиториясен үзенә җәлеп итә башлады. Бу исә тегеләрнең кесәсе саегуга китерә... Тәртипне бит иң беренче дәүләт органнары яклап чыгарга тиеш иде. Радионың юкка чыгуында аның  хуҗаларының гаебе генә түгел, монда хөкүмәтебез хуҗаларының да  гаебе бар...”

Шушындый каршылыклар очрап торса да халык кызыксынуы, игътибары сүнмәгәнгә күрә, редакциянең, каләмдәшләренең тырышлыгы белән радиобыз яши, милләткә тугры калып, армый-талмый хезмәт итә. Рәхмәт.   

Илдар НИЗАМОВ,    филология фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев