Мәдәни җомга

Михаил ЧЕРЕПАНОВ: ОНЫТЫЛГАН БУРЫЧЛАРНЫ КАЙТАРЫРГА ВАКЫТ

Совет хакимияте чорында шулай күнегелгән иде инде: тормышыңны тырышып, үзара ярышып эшләп, алып бар, балаларыңны үстер, артыгын кызыксынма. Энтузиазм белән яшәгән бу елларда кеше үзе хезмәт куеп тапканына шөкер итеп, тыныч еллар булганга сөенеп яшәде, эшләде, сораулар биреп, хәтта тиешлесен дә сорап, югарыдагыларны бимазаламады. Билгеле, халыкның үзен шулай тотышына Сталинның...

- Әйе, хезмәт хакын барлык солдатларга да түләгәннәр, - дип башлады сүзен Михаил Валерьевич. - Әмма лейтенант һәм аннан да югарырак чиндагы хәрбиләрнең хезмәт хакының бер өлешен гаиләсенә җибәреп торырга хокукы булган. Солдатның хезмәт хакы 10 сум булса, офицер айга 200дән 400 сумга кадәр акча алган һәм, әлбәттә, аның шәхси исәп-хисап счетында күпмедер акчасы калып барган. Солдат, сержант, старшинаның һәм гаилә корырга өлгермәгән лейтенантларның мондый мөмкинлеге булмаган, аларның хезмәт хакы турыдан-туры кертем кенәгәләрендә исәпләнеп барган. Кызыл армия сугышчыларының 70 процентының эш хакы итеп тәгаенләнгән сәмәннәре исәп-хисап счетларында булган. Һәм, билгеле ки, счетлардагы бу суммалар үзеннән-үзе үскән, хезмәт хаклары да арткан. Моннан тыш, хәрбигә орден өчен ай саен 10 сум, медаль өчен 5 сум өстәмә дә түләгәннәр. СССР Оборона халык комиссары урынбасары Андрей Хрулев инициативасы белән кертем кенәгәләрендәге суммалар илнең оборонасын ныгыту, акчасыз исәп-хисап ясый торган операцияләрдә, танклар, самолетлар ясауда һ.б. эшләрдә файдаланылган. Һәм шул ук Хрулев фәрманы белән, хәрби һәлак булып яки хәбәрсез югалып, 2 ай узганнан соң, аңа хезмәт хакы түләү туктатылган, ә исәп-хисап счетының саны ир-атны хезмәткә чакырган хәрби комиссариатка хәбәр ителергә тиеш булган. Бу - сугышчының гаиләсен пенсия белән тәэмин итү һәм тол хатынга яки аның мирасын кабул итүчеләргә счеттагы акчаларны тапшыру өчен шулай эшләнгән. Әмма чынлыкта ул алай килеп чыкмаган. Акчаларның күп өлеше счетта килеш калган. 1945 елда солдат яки офицерның исәп-хисап счетында якынча 300дән 800 сумга кадәр элекке совет акчасы булган. Бер караганда зур акча да түгел кебек. Әмма эш шунда ки, хезмәт хакы итеп күчерелгән бу кертемнәр бүген дә Русия Үзәк банкы фондларында саклана. Ә инде шул акчаны процентлары һәм индексацияләре белән исәпләсәк, миллионнар килеп чыга. Минем Ватан сугышында катнашкан ветераннар белән дә әлеге акчаны алу-алмаулары турында сөйләшкәнем булды. Күптән түгел генә Вьетнам, Куба, Әфган, Чечен сугышлары ветераннары белән дә әңгәмә кордым. Әмма күбесе хезмәт хакы күчерелеп барган исәп-хисап счетлары турында белми һәм хәтерләми дә. Шулай да акчаның ярты өлешен алучылар булган. Аларга калганын соңыннан бирербез, дип вәгъдә иткәннәр. Акча алучыларның берсе - Казанда яшәүче Любовь Котельникова. Аның ире 1944 елга кадәр үк хәбәрсез югалган, ә исәп-хисап счетында 9400 сум акчасы калган. Ул үзе башкарма комитетта эшләгән, һәм аны законнарны белүче берәү өйрәткән. Л.Котельникова 1949 елда Дәүләт банкына мөрәҗәгать итә һәм аның сугышта хәбәрсез югалган ире өчен ала торган 12 сум пенсиясе 220 сумга күтәрелә. Ул заман өчен бу гаять зур акча иде. Юкса, А.Хрулев фәрманы буенча тол хатынга акчаларны иренең кара мөһерле хаты белән бергә җибәрергә тиеш булганнар.

- РФ Үзәк банкы, сугышта һәлак булган хәрбиләрнең варислары шул акчаны сорап мөрәҗәгать иткәндә, аны түләргә әзерме?

- Хәзер инде банкирлар, ажиотаж башлангач, акчаларның 90 проценты алынган, дигән җавап кайтара башлады. Бу җәһәттән урынлы сорау туа: ә кем алган? Ветераннармы? Тол хатыннармы? Бу инде чеп-чи ялган! Шушы урында 8-9 еллар элек кенә булган хәл искә төшә. 2003 елда хәрби прокуратура Чечня Республикасыннан кайткан ир-егетләрнең яки аларның тол калган җәмәгатьләренең сугышчан акчаны бик аз алуына игътибар итә. 118 миллион сум хезмәт хакы кайда югалган? Алар «Красноармейское» учреждениесендә булып чыга. Шунда банкирларның башларына әйбәт кенә «сугып алалар» һәм аларга 2300 кертемне гаиләләргә кире кайтарып бирергә туры килә. Мәсьәлә, хәрби прокуратура басымы белән генә уңай хәл ителә. Сугышта һәлак булган хәрбинең гаиләсенә тиешле акчаларны алып калу мородерлык, дип атала. Монда инде исәннәр турында әйтергә дә кирәкми.

Дәүләт банкы шулчак мәсьәләне икенче ягы белән куйды: янәсе, аларда тиеннәр генә калган. Ә хәзер әйдәгез, 4 мең сум солдатның күпме окладына бәрабәр булуын исәпләп карыйк. 400 оклад килеп чыга - бу тиеннәр генәме? Моның өчен күпме кан коярга, гомереңне куркыныч астына куярга кирәк булган. Хәзер бу акчалар 70 ел ятканнан соң тиен генә булып калганмы? Бәхәскә, Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачев кушылгач, ул бу эшне яхшы белгән кеше буларак, сөйләшүне закон таләп иткәнчә алып барырга, акчаларны окладлар исәбенә күчереп санарга кирәклеген әйтте. Бүген Чечня Республикасындагы солдатлар ким дигәндә, 15 мең сум акча ала лабаса. Теләсә нинди штрафны да 10 минималь оклад белән исәплиләр хәзер. Ватан сугышында катнашкан сугышчының җәмәгате, улы, кызы бу банкны судка бирергә хокуклы. Әле алардан кешене рәнҗеткән, мыскыл итеп, тегендә-монда чаптырып йөрткән өчен мораль зыянны да каплатырга кирәк. Алар хәзер фронтовикларның балаларына шул хәрбинең баласы булуын исбатлата. Гәрчә, Дәүләт банкы бу акчаларны 1945 елда ук гаиләләргә кайтарырга тиеш булса да. «Красноармейское» учреждениесенең хәзергә кадәр исемен үзгәртмәве дә гаҗәп. Дөрес, хәзер инде ул акчалар акционерлык җәмгыяте милкенә әверелгән, димәк, шәхси кулларга күчеп бара. Шуңа күрә мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне сорый.

- Ә бу акчаны алучылар бармы соң?

- Сүз шул хакта бара. Дәүләт банкына кадәр барып җитүчеләр бар. Әмма аларга бездә сезнең 200 сум акчагыз ята, теләсәгез алыгыз, дигәннәр. Мирас дәгъвалаучылар мәхкәмә юлын таптарга теләмәгән, шул акчаны алган да өйләренә кайтып киткән. Кыскасы, бу 200 сум солдатның ярты ел буе ут эчендә йөрү өчен түләү булып чыга. Ә инде үз фикерләрендә нык торучылар, ихтимал, теләкләренә ирешкәндер. Әмма бу акчалар аның күпме булуы турындагы серне дөньяга чыгармау шарты белән генә бирелә торгандыр. Мин үзем, мәсәлән, сугышта һәлак булган хәрбинең Мәскәүдә яшәүче гаиләсе 3 миллион сумлык кертем акчасы алуын беләм. Менә әле Дәүләт банкыннан хат та алдым. «Акчалар барысы да алынган, тиеннәр генә калган», - дип яза алар. Һәм шунда ук болай дип өстиләр: «Әйе, без банкта яткан акчаларга 1993 елга кадәр ел саен 2 процент , аннары 20 процент, 1993 елның 1 апреленнән Русия Саклык банкы директорлар советы куйган процент күләмен өстәп барырга тиеш идек». Дәүләтнең кертемнәр турындагы законы солдатларга кагылмаган, дип тә әйтәләр әле. Бусы инде бөтенләй аңлашылмый. Ветеран, аның тол калган җәмәгате русияле түгел микәнни?

- Михаил Валерьевич, үзегез әйткәнчә, хәзер Ватан сугышында катнашкан хәрбиләрнең уллары, кызлары әтиләренең банкта яткан хезмәт хакы кертемнәре белән нык кызыксына. Аларга бу акчаны алу өчен нинди документлар кирәк?

- Иң әүвәл сугышчы турында төгәл мәгълүматлар, кертем кенәгәсенең кайда ачылуын, хәрби частен һәм вафат булган көнен белү сорала. Мондый мәгълүматны юллап, солдатны чакыртып алган хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, хәрбинең турыдан-туры туганы, баласы булуын раслау мәслихәт. Васыятьнамәдәге исемнәр, гадәттә, кертем кенәгәсе битенә языла торган булган. Барлык документларны да туплагач, «Красноармейское» кыр учреждениесенә гариза язарга, сугышчының кертем кенәгәсе санын, исәп-хисап счетына килгән акчаның күләме, шулай ук аңа операцияләр турында квитанция сорау тиешле. Консультация кирәк булганда 567-80-44 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

- Сез Казан дәүләт университетында укыган елларда ук «Кар десанты» экспедицияләрендә катнаша башладыгыз. Әле дә сугышта хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип таныту өчен гаять зур эшчәнлек алып барасыз...

- Мин 1988 елда «Комсомольская правда» гәзите аша «Имя твое неизвестно» дигән язма белән илнең барча халкына мөрәҗәгать иттем. Ә нигә билгеле түгел? Ә үзебез Мәскәүдәге «Имя твое неизвестно, подвиг твой бессмертен...» дип язылган Мәңгелек ут каршына килеп баш иябез ич.

Русиядә 5 миллион хәрбинең хәбәрсез югалуы горурлана торган хәл түгел ләбаса. Ә аларны эзләүче булдымы икән? Юкса алар турында мәгълүматлар булган бит. Әмма күбесе 2006 елга кадәр сер итеп сакланган һәм бу кешеләр турында беркем берни белми иде. Шуңа да мин әлеге эшне башлап җибәрдем. Һичьюгы бу солдатлар турында аларның балалары, якыннары белергә тиеш. «Бездә 1 миллион җирләнмәгән солдат бар», - дип тә бөтен илне аякка бастырырга туры килде миңа. СССР саклану министры Дмитрий Язовның, бу Казан университеты студенты урманнарда баш сөякләре чәчеп йөри, дигән сүзләр әйтүен дә ишеттем ул чакта. Хәзер инде Генераль штабта, хәбәрсез югалганнар мәсьәләсе хәл ителде, җирләнмәгән солдат калмады, диләр. Бар әле алар. Сөякләре җир өстендә яткан солдатлар бетмәде. Аннары без экспедицияләрдә - хәбәрсез югалганмы алар, һәлак булганнармы - барысының да сөякләрен җыеп, гүргә иңдерәбез. НКВД лагерьларында гомерләре киселүчеләр дә һәлак булучылар. Әсирлектә башларын салучылар күпме? Шуңа күрә безнең барыбызга да бу мәсьәләдә бергәләп эшләргә кирәк әле.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: