Мәдәни җомга

Марс МАКАРОВ: АКЧА ҖЫРНЫ КҮТӘРӘ ДӘ, ТӨШЕРӘ ДӘ

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның күпкырлы талант иясе, гомерен татар музыка сәнгатен үстерүгә, пропагандалауга багышлаган музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаров белән әңгәмәсе хәзерге вакытта милли музыкада күпләребезне борчыган мәсьәләләргә багышланган. Рафаэль ИЛЬЯСОВ: Сүзне җыр сәнгатеннән башлыйк әле. Сез, әлбәттә инде, андагы хәлләр белән яхшы таныш. Ничек уйлыйсыз,...

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның күпкырлы талант иясе, гомерен татар музыка сәнгатен үстерүгә, пропагандалауга багышлаган музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаров белән әңгәмәсе хәзерге вакытта милли музыкада күпләребезне борчыган мәсьәләләргә багышланган.


Рафаэль ИЛЬЯСОВ: Сүзне җыр сәнгатеннән башлыйк әле. Сез, әлбәттә инде, андагы хәлләр белән яхшы таныш. Ничек уйлыйсыз, хәзерге көндә "җырчылар бакчасының гөлләре" чәчәк атамы, әллә инде шиңеп киләме? Бүгенге көндә җыр сәнгатенең торышы нинди?

Марс МАКАРОВ: Әйе, мин хәзерге җырчыларыбызның нинди юнәлеш тотуыннан хәбәрдар. "Татарстан" радиосын тыңлыйм, "Татарстан - Яңа Гасыр" һәм "Культура" каналларын күзәтәм. Нигездә мин бүгенге җырчылардан канәгать. Ничек тәнкыйтьләп язсак та, сөйләсәк тә, яхшы тавышлы җырчылар да күп үсеп чыкты. Мактау сүзләрем, беренче чиратта, профессиональ җырчыларга карый, әлбәттә. Мөгаллимнәрдә вокал буенча махсус белем алган, республикабыз күләмендә танылып өлгергән җырчыларыбыз арасында үзебезнең тамашачыларны гына түгел, матур тембрлы, моңлы тавышлары белән дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында музыка сөючеләрне сокландыра алырлык җырчыларыбыз бар. Әйтик, танылган җырчыларыбыз Резидә Галимова, Идрис Газиев, Рөстәм Маликов Корея тамашачыларын шаккатырып кайтты, Георгий Ибушев һәм шул ук Резидә Галимова Америкада чыгыш ясады. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор музыкасы ансамбле исә бөтен илне аркылыга-буйга йөреп чыкты. Кыскасы, татар җыр сәнгате, төрле жанрда үсеш алып, уяна, хәрәкәткә килә башлады. Бу җырчыларны тыңлаганда күңелдә горурлык хисе туа.

Р.И. Хәзерге вакытта эстрада җырчылары кирәгеннән артык ишле, дияр идем. Хәтта аларның исемнәрен дә хәтердә калдырып бетереп булмый. "Йолдызлар яңгыры", "Йолдызлар фабрикасы", "Музыкаль каймак"... Җыр каймаклы буламы? Сәнгатьнең тулысынча бизнеска корылуы яхшы фалмы?

М.М. Акча сәнгатьне үстерергә дә, бетерергә дә мөмкин. Фабрикалар турында күп сөйли, яза торабыз. Бу урында мәгълүм бер мәкальне искә төшерәсе килә: "Эт өрер, бүре йөри торыр", ди халык. Сәхнәгә чыгып, үз тавышың белән рәхәтләнеп җырлауга ни җитә. Үзеңә дә, тыңлаучыга да рәхәт... Эстрада концертларында дөбер-шатыр тавыштан колаклар тона. Микрофонны чамалы гына файдалансаң, начар булмас иде ул. Плюс фонограммаларны бөтен тавышка җибәреп кенә кечкенә тавышыңны зур итеп күрсәтеп булмый, халык дивана түгел...Тавышы әлләни мактанырлык булмаган җырчылар, язгы суда батып калмас өчен, исән калырга өметләнеп, кителгән бозларга таянучыларны хәтерләтә. Игътибар итсәгез, телевидениедән бертуктаусыз әйләндерелеп торган реклама роликларында да тавыш чамадан тыш көчле. Эстрадада да шул хәл. Минем уйлавымча, күңел ачуга корылган җырларны чамасыз күп яңгыратканчы, тәрбияви әһәмияткә ия, сыйфатлы, бай эчтәлекле эстрада җырларының "алтын фонды"н булдырырга кирәк. Совет чорында андый проблема булмады. Филармониядә, радио-телевидениедә сәнгать советлары бар иде. Акча ярдәмендә генә радиоэфирга, телеэкраннарга чыгып булмады. Әгәр заманыбызның иң яхшы эстрада җырларын, элеккеге җыр хәзинәсен барлап, "акча капчыклары"н аларны пропагандалауга чакырсаң, җыр бизнесын иманлы кыйбла якка борып булыр иде.

Хәзер республикабызда 240лап җырчы исәпләнә. Алар барысы да эстрада сәнгате күгендә йолдыз кебек җемелди алмый, җемелдәп алганнары да тиз сүнә. Шуңа да аларны, тиешле урыннарын билгеләп, категорияләргә бүлү кирәктер. Бар, Тукай әйткәнчә, "тутыкмас вә күгәрмәс" халык җәүһәрләрен үз репертуарына кертеп, кадерләп саклаучы танылган җырчылар - моңсарлар. Бар тормыш-көнкүреш, мәхәббәт җырларын оста башкарулары белән популярлашкан эстрада җырчылары. Алар шулай ук милли моңга таяна. Монысы - куанычлы хәл. Өченче төркемдә, минемчә, "охшарга тырышучылар", ягъни Америка, Аурупа эстрада җырчылары кебек, хәзерге заманның техник мөмкинлекләреннән файдаланып, клиплар ясап, зәвеге түбән булган яшьләргә үзләренең видеотасмаларын сатып баючы җырчылар. Аларның күбесе, табигый тавышлары тиешле дәрәҗәдә булмаганга күрә, микрофонсыз яисә фонограммасыз җырлауга каршы килә. Сүз дә юк, чамасы белән файдалансаң, хәзерге заманда микрофон да, фонограмма да кирәк.

Р.И. "Фабрика йолдызлары"на аранжировка эшләүчеләргә, синтезаторда һәм башка төрле музыка уен коралларында җырчыларга аккомпанемент башкаручыларга ничек карыйсыз?

М.М. Минем фикеремчә, алар күбесе тәҗрибәле, эшкә иҗади якын килүче музыкантлар, ягъни аларны композитор дип тә атап була. Чыннан да, алар арасында махсус белемле композиторлар, виртуоз музыкантлар шактый. Күп профессиональ композиторларны "йолдызлар" белән эш итәргә яхшы акча кереме җәлеп итә. Хәзерге вакытта эстрада җырчылары аранжировщикларга бер җыр өчен 3-4 мең сум түли.

Р.И. Марс әфәнде, башкаручы-музыкантлар, баянчылар арасында заманында сезгә тиңнәр аз иде. Җыр сөючеләр, музыкаль җәмәгатьчелек сезне күбрәк композитор буларак таный, хөрмәт итә. Тик торганда кинәт кенә композитор булу мөмкин түгел ич...

М.М. Без укыган елларда баян өчен репертуар юк иде диярлек. Музыка училищесендә без - Ильяс Шәрипов, Нәсих Вилданов һәм мин әкренләп баян өчен халык көйләрен эшкәртә башладык, өлкән композиторларның популяр әсәрләрен баянда уйнау өчен яраклаштыра идек. Бәлки, композитор булу теләге шул вакытта тугандыр.

Р.И. Тамашачы күңелен яулап алган иң беренче җырыгызны хәтерлисезме әле?

М.М. Тәүге җырым Хәсән Туфан шигыренә "Киек казлар" җыры булды. Аны Нәфисә Василова башкарды.

Р.И. Сез бу җырыгызда шагыйрьнең сагыну-сагышларын, бигрәк тә аккомпанемент өлешендә киек казлар каңгылдавын искиткеч оста тасвирлагансыз ки, җырның беренче ноталарыннан ук тыңлаучы сихри хисләргә чума. Бу инде композиторның тасвирлау чараларының гаять бай булуын күрсәтәдер. Гомумән, сезнең вокал тематикасы төрле булуы белән игътибарны җәлеп итә, икенчедән, ул жанр ягыннан бай - җыр, романс, инструменталь әсәрләрдән тора. Дистәләгән вокаль әсәрләрегез бер-берсен кабатламый, алар гаять бай аһәңле. Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан сез шагыйрь Зиннур Насыйбуллинның "Кара шәле килә сөйрәлеп" дигән шигыренә көй язып, сугыш ачысын нык татыган батыр йөрәкле әниләребез образын бик уңышлы тасвирладыгыз. Бу җыр милли җыр сәнгатебез тарихына яңалык булып кереп калды.

Заманында "үзешчән композитор" дигән сүз киң таралган иде. Сара Садыйкова, Фәтхерахман Әхмәдиев һәм башка байтак талант ияләре белән бергә сез дә "үзешчәннәр" рәтендә йөрдегез. Сезнең кебек хор, оркестр өчен партитуралар яза алырлык музыкантка үзешчән дип әйтеп буламыни соң?! Үткән гасырның 60-80 нче елларына кадәр дәвам иткән бу хәл байтак сәләтле, талантлы, милли рухлы шәхесләребезне рәнҗетте түгелме?

М.М. Әгәр әсәрләрең халыкка якын, аңлаешлы икән, ни кирәк тагын?.. Үзешчән дигән сүз үз эшчәнлек, кешенең үз эшчәнлеге дигән мәгънәне аңлата, ягъни кеше иҗат өлкәсендә махсус белем алмаган, ә үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә иҗатчы яки башкаручы музыкантлар рәтендә йөри. Ә махсус белем алганнарны профессионал дип атыйлар. Ә иҗатта, махсус белем алмауларына карамастан, зур уңышларга ирешкәннәр байтак. Мәсгут Имашев, мәсәлән, 50дән артык спектакльгә музыка иҗат иткән. Аның бик күп җырлары радионың "алтын фонды"на кергән. Белүебезчә, Сара Садыйкованың да махсус композиторлык белеме юк иде. Гомумән, иҗат берлекләренә кабул итү кагыйдәләрен үзгәртергә вакыт җитте, дип уйлыйм мин. Анда кешенең белеменә түгел, хезмәтенә карап кабул итәргә кирәк. Мин исә Сара Садыйковага соклануымны Өлфәт Хаҗиев сүзләренә язган "Моңсара" исемле җырымда да чагылдырырга тырыштым. Ул җырны мәдхия формасында Моңсарабызның 100 еллыгы уңаеннан иҗат иткән идем.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, кемдер яхшы музыка язып таныла икән, димәк, ул - композитор, аның берлектә теркәлергә хакы бар. Әгәр кемдер яхшы шигырьләр язып, шигырь сөючеләрнең күңелен яулый икән, ул - чын шагыйрь, үзешчән түгел...

Р.И. Сез баянда татар композиторларының әсәрләрен дә, халык көйләрен бердәй шәп башкарасыз. Арам Хачатурянның "Кылычлар белән бию" дигән әсәрен, мәсәлән, сез дөньякүләм билгеле баянчылардан бер дә ким уйнамыйсыз. Заманында сәнгать советы утырышында (редактор буларак анда мин дә катнаштым) сезнең бу әсәрегезнең язмасын тыңлагач, композитор Александр Ключарев, бу - уникаль башкару, дип әйткән иде. Симфоник партитураларыгыз белән танышкач та, сезнең әсәргә югары бәя биргән иде ул.

М.М. Чыннан да, мин иҗатымда һәрвакыт Александр Ключарев ярдәмен тоеп яшәдем. Ул мине җыр да, партитура да язарга өйрәтмәде, әмма әсәрләрем белән танышкач, миңа дөрес юнәлеш бирә иде. Мин һәрчак аны сагынып искә алам. Ул чорларда Композиторлар берлегендә тормаучыларга ноталар бастырып чыгару бик авыр иде. Шуңа да карамастан, Александр Ключарев үзе башлап йөреп, минем берничә җыентыгымны матбугатта бастырып чыгарырга булышты.

Р.И. Марс әфәнде, сез Татарстанның 50 еллыгына Гамил Афзал шигыренә хор һәм симфоник оркестр өчен "Татарстан таңнары" дигән җыр иҗат иттегез. Башлап җырлаучылары танылган затлар Наҗия Теркулова һәм Фәхри Насретдинов иде. Язмасы безнең "Татарстан" радиосы фондында әле дә саклана. Бу җыр шулай ук иҗатыгызны бер баскычка югары күтәрде. Ә яшь буын профессиональ композиторларның иҗаты хакында сез нинди фикердә?

М.М. Кызганыч ки, яшьләребезнең күбесе, гореф-гадәтләребез белән санлашмыйча, Көнбатыш илләрендә таралган, безгә ят булган гадәт-күренешләргә табына. Бу музыка өлкәсендә дә чагылыш таба. Хәзерге яшь композиторлар еш кына авангард-модернистик композиторларга ияреп музыка яза башлады. Кызганыч ки, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи кебек классик композиторларыбызның традициясен дәвам итүчеләр азайды. Халык көй-җырулары үрнәгендә әсәрләр язылмый хәзер.

Р.И. Сез соңгы вакытларда балалар өчен җырлар иҗат итә башладыгыз, ягъни бишек җырларына игътибарны арттырдыгыз. Моңа сезне нәрсә этәрде?

М.М. Чыннан да, мин бу темага тик торганда гына алынмадым. Бүгенге заманда бишек җырлары бөтенләй язылмый диярлек, яшьләр күбрәк интим-мәхәббәт темасы белән мавыга. Бала колагына милли моң бишектән үк керсә, татар музыкасының киләчәге булачак, минемчә. Бишек җырына текстлар булмау сәбәпле, мин үзем язып карарга уйладым. "Бала йоклату" дигән җырымны, дәүләт эстрада-симфоник оркестрына кушылып, моңлы тавышлы җырчы Зөлфия Шәрәфетдинова радиога яздырды. Җырчы Лидия Әхмәтова аны, синтезаторга кушылып, тирән хис белән башкарды.

Р.И. Сез - симфоник оркестр өчен күләмле әсәрләр авторы да. Ул партитураларның язмышы ни хәлдә?

М.М. Күләмле әсәрләрне башкарту юлында күп кыенлыкларга юлыгасың. Беренчедән, хәзерге вакытта оркестр музыкантлары өчен кирәк булган партияләрне әсәрнең авторы үзе язып, дирижерга тапшырырга тиеш. Ә 70 музыкантның һәрберсенә партитурадан 3-4 бит күчереп язу ифрат та авыр эш. Күчерүчеләр ялласаң, бик кыйммәткә төшә. Совет заманында партияләрне махсус күчерүчеләр түләүсез эшли иде. Аннары, минем Композиторлар берлеге әгъзасы булмавым да оркестр белән күләмле әсәрләремне башкарту мәсьәләсендә каршылык тудыра. Әмма мин өметемне өзмим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: