Мәдәни җомга

Марс ХАФИЗОВ: АНА ТЕЛЕ ДӘ КАРЫНДА ЯРАЛА

Түбән Кама районы авылларын күп тапкырлар машина белән карап үткәнем бар.Нинди матур татар авыллары урнашкан анда: Шәңгәлче, Ташлык, Югары Чаллы, Каенлы һ.б. Казан юлыннан барганда да күркәм авылларыбыз озатып кала. Татар авыллары үзләренең тигез урамнары, пөхтәлеге, бизәкләп салынган йортлары, сары, зәңгәр, яисә яшел төскә буялган койма- капкалары, хәтта сандугач бизәге...

Түбән Кама районы авылларын күп тапкырлар машина белән карап үткәнем бар.Нинди матур татар авыллары урнашкан анда: Шәңгәлче, Ташлык, Югары Чаллы, Каенлы һ.б. Казан юлыннан барганда да күркәм авылларыбыз озатып кала. Татар авыллары үзләренең тигез урамнары, пөхтәлеге, бизәкләп салынган йортлары, сары, зәңгәр, яисә яшел төскә буялган койма- капкалары, хәтта сандугач бизәге ясалган өй кыеклары,өч якта әни күзләредәй багып торган җиде тәрәзәсе белән үзенчә искиткеч матурлык, чисталык, пөхтәлек биреп тора, күңелне куандыра. Урам-тыкрыкларда чүплекләр дә күренми. Каралты -куралары тигез, печән кибәннәренә кадәр матур итеп куелган, гүя түбәтәйләрмени! Өй каршындагы эскәмияләрдә утырган әби-бабайлары да пөхтә, татарча киемдә, үткән тормыш елларын искә төшереп гәп кора.

Шулай да, дөньялар бик тә нык үзгәрде шул, акча һәм бизнес дигән нәрсәләр күп рухи кыйммәтләрне, күңел матурлыгын упкындай йотып алды. Без үскәндәге кебек ана телендә сөйләшүләр дә азая,шул упкынга тартыла бара. Элек радиодан бирелеп тыңлаган татарча спектакльләр инде хәтердә генә калды. Урамда тальян гармун телләрен тибрәтүләр дә юк, булса да, бу бик сирәк күренеш. Хәзер татар әби-бабайларының, очрашкач, сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң, хәйран каласың, алар да татар теленә урыс сүзләрен кушып сөйләшә бит: "Кара әле,син Казанга ездила бит, анда минем внук родился". Кунакка кайткан балалары, оныклары гына түгел, татар мәктәбендә укыган татар балалары да хәзер урыс сүзләрен кушып, яисә урысча гына җиффәрә.

Тыштан татар авыллары шулай матур һәм пөхтә, күңелне сөендерерлек булса да, әби-бабаларыбыз телен матур һәм пөхтә өйләр эчендә югалта барабыз. Бу инде тыштан матур, ә эченнән бозыла башлаган алмага охшаган. Хәзер күп кенә татар балалары да татарча сөйләшә белми: «Я как-то не научился», - дигән була. Мин үзем бар халык телләрен дә ихтирам итәм, урыс телен яхшы белүемә сөенәм, урыс телен белгән бар милләт вәкилләре белән аңлаша, сөйләшә алуыма шатланам. Бөек урыс шагыйре А.Пушкин шигырьләрен, поэмаларын урыс телендә укый алуым белән горурланам! Уйланыгыз әле: берәр үзбәк, чечен, әзәрбәйҗан, грузин һ.б. милләтләр, аларның балалары үз ана телендә, туган телендә сөйләшмиме? Сөйләшәләр, әле ничек кенә сөйләшәләр! Аларда ана теленә ихтирам ата-бабадан килгән, ана сөте белән кергән. Күп кенә татар хатыннары баласын йоклатканда: «Спи, мой маленький, мой котёночек, все игрушки спят», - дип йоклата, ә юкса ана телендә: «Йокла, балам, күз нурым, син бит минем матурым!» - дип җырлап йоклатса, яхшы булмас идеме? Үзем хатын-кызлар табибе буларак та әйтәм : туачак баланың 50% характеры ана карынында формалаша, әгәр дә син татар хатыны булсаң, туачак балаң белән ул карыныңда вакытта ук үз ана телеңдә сөйләш. Балага туган теленә ихтирам ана карыныннан башлап, ана сөте белән керә. Ана теленә ихтирамың булса, башка милләт халыклары теленә карата да ихтирамың артачак.

Без яшь чакта кызлар белән очрашканда, олы яшьтәге апа-абзыйлардан качырып кына очраша, кызларга рөхсәтсез кагылырга да кыенсына иде. Бездә кызларга карата ихтирам зур булды, кызлар да үзләрен ихтирам итә иде. Ә хәзер, урамда көпә-көндез, барча халык каршында «чуп-чуп» итеп үбешәләр, кысышалар, тәмәке тарталар, сыра чөмерәләр. Егет һәм кызларның «чихарда» уйнаганнарын күзәтеп торганым бар: алар берсе артыннан икенчесе иелеп тезелешә дә, егетләр кызлар өстенә, кызлар егетләр өстенә сикереп атлана, аннары шаркылдап көлергә тотына. Кызларның үзләренә карата ихтирамы юк икән, ничек инде егетләрдә кызларга карата ихтирам булсын? Кызганыч... Хәзер кызлар бай егетләргә генә кияүгә чыгарга тырыша: татармы, грузинмы, урысмы - барыбер, бары бай гаиләдән генә булсын. 1990 ел белән чагыштырганда, хәзер гаиләнең әһәмияте дә кимүен күзәтәбез: 1990 елда гаилә корган 100 парның 40%ы аерылган, хәзер - 70%. Менә ул гаилә коруның, гаиләнең дәрәҗәсе. Фаҗигале күренеш... Туачак бала канына ана теле дә, ата теле дә керә алмаган замана бит. Әти-әниләре исән булуга карамастан, ятим балалар йортларында күпме нарасый ана теленнән мәхрүм ителә.

Кайвакытта татар сәхнәләрендә була торган күренешләрне дә хәйран калып карыйбыз, бигрәк тә яшь җырчы-артистларның татар халык җырларын лифчик һәм шорты киеп башкаруы гаҗәпләндерә. Алар үзләренә халыкны җәлеп итәбез, дип уйлыйдыр инде, ә халык ул "йолдыз"ларны көлеп кенә кабул итә шул. Чүлмәгенә күрә капкачы, дигәндәй, бәлки, кайбер җырларны аларча киенеп тә башкарырга буладыр, әлбәттә, ләкин халык җырларын түгел. Яшьләребез татар халык җырларын, яисә матур һәм моңлы җырны мыскыл итмәсен иде. Халык артистларыбыз Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашевалар сәхнәгә чын татар хатынына гына хас киемнәрдән чыгып, безгә иң моңлы җырларны җиткерде. Хәзер дә матур,заманча һәм күңелгә ятышлы итеп киенеп чыккан җырчыларыбыз аз түгел: 3әйнәп Фәрхетдинова, Резедә Шәрәфиева, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова, Зөлфия Минһаҗева һ.б. Алар җырлаганны тыңлавы да, киемнәренең матурлыгы да күңелгә рәхәтлек бирә. Яшь җырчылар, үрнәк алыгыз! Татар телендә, ана телебездә җырлаган җырларыгыз озын гомерле булсын.

Соңгы елларда инглиз телендә җырлаучы урыслар да, татарлар да күбәеп китте. Бик тә ярый торган хәл. Әмма Русиянең 1 каналыннан татарча җырлаган Ренат Ибраһимов сыман җырчылар бармак белән генә санарлык. Грузинча, украинча җырлаган җырчылар күп, аларның җырлары да матур, моңлы. Алар үз ана телләренә ихтирамны ана сөтеннән үк алган. Телебез еракларга яңгырамагач, хәтта татар гаиләләрендә дә ярты-йорты гына татарча сөйләшкәч, бу безнең ана телебезнең авырып, озак кына түшәктә ятып, әҗәлен көткән авыру хәлен хәтерләтми микән дигән сорау туа.Урыс балаларының татар телен өйрәнүе ихтирамга лаек. Мин үзем инглиз, француз, алман, кытай һ.б. телләрне үзләштергән, белгән кешеләрдән көнләшәм дә кебек, көнләшерлек тә шул. Үзем урыс телендә сөйләшә, аңлаша, аралаша һәм яза белүемә куанам, моңардан бер җирем дә кителми. Ана телебездә матур итеп сөйләшкән, аңлашкан күренекле шәхесләребез Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Разил Вәлиевләрдән татар балалары үрнәк алсын иде.

Миңа күп кенә чит илләрдә булырга туры килде, андагы халыкларга, аларның культурасына сокландым - йөзләрендә «курку» билгесе күрмәгәнгә, киләсе көннәренә ышанычлары булганын тойганга, ана телләрен ихтирам иткәнгә, милли киемнәрдән йөргәнгә, бар җирләре пөхтә булганга. Испаниядә яшь кенә кызлар бәбиитәкле күлмәк киеп йөри, шулкадәр матур күренәләр.

Читтә мин бездәге сыман мини юбка кигән кызларны, гомумән, очратмадым, иелергә кыенсынып, итәкне гел аска тартып йөрү татар кызларына бер дә килешми, дип уйлыйм.

Язучы Марсель Галиевнең «Идел» журналының быелгы санында «Туган тел сихәте» исемле фәлсәфи язмасын укыганнан соң, тагын бер тапкыр туган телебез, ана телебез турында уйландым, аның бөеклегенә хәйран калдым. Чыннан да, туган тел шифалы да, дәвалы да. Марсель Галиев бик тә дөрес язган: «Туган телеңдә иркен-рәхәт сөйләшү - үз тавышың белән үзеңне дәвалау ул. Сөйләм теленең моңы, аерым сүзләр яңгырашы, нәзберек тән күзәнәкләрен тибрәндереп, бөтен вөҗүдеңә тигез тарала. Ана сөте белән кергән телнең көйле агышы тәнеңне сугарып торган су хәтеренә,кан хәтеренә, җан хәтеренә сеңеп, гомерлек хасиятеңә әверелә».

Татар авылларының матурлыгы, пөхтәлеге, урамнарының тигезлеге күңелләрне куандырса да, шул өйләрдә яшәүче милләттәшләребезнең туган телебезгә битарафлана, туган телебезгә ихтирам, кадер-хөрмәт югала баруы коточкыч фаҗига түгелме соң. Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән генә кертеп булмый, дигәндәй, озакламый ана сөтебез, туган телебез «әйрәнгә» әйләнмәсә ярар иде. Ә менә «әйрән»нән калган май тамчыларын җыю бик тә кыен булачак...

Марс ХАФИЗОВ.
Түбән Кама.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: