Мәдәни җомга

Максудилар рухын рәнҗетмик

Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Кырмыс­калы, Авыргазы, Эстәрлетамак, Эстәрлебаш, Миякә, Бәләбәй районнары – чип-чиста татар төбәкләре; Кече Башкортстан республикасын төзеп йөргән чакта Әхмәт-Зәки Вәлиди хөкүмәте аларның берсенә генә дә дәгъва белдерми, алай гына түгел, әлеге районнарның һәркайсын һәм Уфа губернасын тулаем рәвештә Татарстан Республикасына кушып куюны яклый.

Ут күршебез булган Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына июнь башында кылган сәяхәтебез турында газетабызның берьюлы биш санында язып чыккан идек. Ул чагында Илеш, Дүртөйле, Борай, Балтач, Тәтешле, Яңавыл, Краснокама районнарында гомер итүче татарларыбызның тормышы белән таныштык. Инде, менә, август уртасында шул ук Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон һәм Ленар Гобәйдуллин белән Казан-­Уфа юлының уңъягына җәелгән Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Кырмыс­калы, Авыргазы, Эстәрлетамак, Эстәрлебаш, Миякә, Бәләбәй районнары буенча урап кайтырга карар кылдык. 

Башта ук искәртеп кую артык булмас: без санаган районнарның һәммәсе дә – чип-чиста татар төбәкләре; Кече Башкортстан республикасын төзеп йөргән чакта Әхмәт-Зәки Вәлиди хөкүмәте аларның берсенә генә дә дәгъва белдерми, алай гына түгел, әлеге районнарның һәркайсын һәм Уфа губернасын тулаем рәвештә Татарстан Республикасына кушып куюны яклый. Совет хөкүмәте әлеге проблеманы референдум белән хәл итәргә вәгъдә бирсә дә, 1922 елда явыз Сталин бер каләм тирбәтү белән Уфа губернасын Кече Башкортстанга бүләк итә. Олы Башкортстан территориясендә калган көенчә дә тез чүгәргә һәм баш ияргә теләмәгән татар халкын инде акрынлап һәм мәҗбүриләп башкорт милләтенә күчереп язу башлана. 1897 елгы җан­исәп вакытында нибары 187 мең генә җан булып исәпкә алынган башкорт халкы (шул исәптә – «башкорт катламы»на язылган татар халкы) 2010 ел үрендә инде бер миллион чиген дә узып китте (асылда мондый демографик үсеш дөнья­ның бер генә почмагында да, хәтта хайваннар арасында да була алмый). Соңгы бер-ике ел эчендә төньяк-көнбатыштагы район чикләренә «ыру баганалары» утыртып чыгу, һәр район саен диярлек «ыру җыеннары» үткәреп һәм элеккеге волость исемнәрен «ыру»га әйләндереп, татарларны гомер ишетмәгән кавемнәргә бүлгәләү һәм таркату да – һәммәсе татарларны башкортлаштыруга корылган ачы сәясәт. Бер Илеш районы гына да 1920 елгы җанисәп вакытында 41242 татарны һәм 12036 башкортны («башкорт катламы»ндагы татарларны) тәшкил итсә дә, 2010 елда район халкының 70 проценты «башкорт» итеп языла. Чакмагыш районында да 1926 елгы җанисәптә чип-чиста татарныкы булган Аблай, Иске һәм Яңа Калмаш, Югары һәм Яңа Каръяуды, Иске Сөрмәт, Иске Чуты, Тәмьян... – җәмгысы 28 авыл халкы 1979 елда «башкорт» милләтенә әверелә. Бу рәвешчә мәҗбүриләп «башкорт»ка әйләндерелгән татар авылларының саны Башкортстан буенча 373 тә генә дә тукталмый, Уфа мөтәгалимнәрне, «ыру баганалары» суга-суга, татар халкының санын һаман кимерә һәм үз ягына авыштыра бара.

Безнең беренче тукталыш Чакмагыш иде, сәфәр башында ук шушында борыныбызга китереп ямадылар. Район китап­ханәсенә кергәч, китапханәче кызлар: «Әй, Ләбиб Лерон бит бу! Аһ, Вахит абый үзе!» – дип кочакларын җәеп каршылады юкса. Мәгәр дәүләт машинасында дәүләт шоферы әбәт ашыннан китереп җиткергән Рәсимә Балягова атлы директор тискәрелеге белән җаныбызны алды. Әүвәл командировка кәгазьләренә мөһер сугудан баш тартып гаҗәпкә калдырса, аннары без бүләк итеп керткән татар китапларын алудан баш тартты. Ул да түгел, Ленар Гобәйдуллин без кызларга китаплар бүләк иткән мизгелне рәсемгә төшерә башлагач, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларисовна атлы ханымга телефоннан: «Менә, Казаннан үзбелдеге белән килгән язучылар мине фотога төшерә», – дип шикаять яудыра башлады. Сорау биреп вакыт әрәм итәсе юк, ошбу тозсыз ханым сыңар гына да татар язучысын танып белми һәм, гомумән, татар китап­ларын укыганы да юктыр. Татар төбәгеннән гаять еракта, Себердәге геодезия институтында эшләгән, былтыр Чакмагышка кайтырга ният иткән дә мондый «булдыклы» ханымны шундук директор кәнәфиенә дә мендереп утыртканнар. Кул кулны юа, диләр бит, арттан этүче бардыр. Бу ханым белән эшләячәк хакимият тә, китап сөюче халык та бик кызганыч. Моның алдыннан гына китапханә директоры булып эшләгән ханым сагындыра, ул бернинди вакланудан яки Уфадагы хуҗалар өрүеннән дә курыкмыйча, 2014 елның язында Чакмагыш районының Аблай авылына килеп җиткән һәм мин фәкыйрегезне, сәхнәгә менеп, юбилеем белән тәбрикләүдән дә тартынмаган иде. Җир белән күк аермасы! Ә авылларга чыксак, һәммә кардәшебез авызында бер зар: «Безгә татар китаплары җитми, их, районыбызга үз китапларыгызны китерсәгез иде?!»

Чакмагыш төбәге татар халкына Казан университетында 40 ел буена журналистика факультетын җитәкләгән Флорид Әгъзәмов, шулай ук дистә еллар буе Татарстан Югары Советының рәисе булып эшләгән Салих Батыев, Башкортстанның М.Гафури исемендәге академия театрының директоры булган Фәиз Вахитов, танылган җыр­чылар Илфак Смаков, Илһам Вәлиев, Зөлфия Шакирова, әдип һәм шагыйрьләрдән Рим Идиятуллин, Шамил Шаһгали, Галимҗан Латыйп, Вәзыйх Исхаков, Касыйм Йосыпов, Рәзинә Мөхияр, Марис Назыйров һәм тагын дистәләгән күренекле шәхесләр үстереп биргән. Гомумән, бүгенге Башкортстан җирендә туган дүрт атаклы кешенең өчесе татар, дип өздереп әйткән очракта да олы хата китмәс, алар бит, чынлап та, санап бетергесез. «Иске Калмаш артындагы Яңа Мортаза авылында өч морза нәселенең дә аерым зираты бар», – дигән хәбәр, бизмәнгә салгач, үзенекен итте, без шушы авылга юл тоттык. Асылда да, Яңа Мортаза янындагы яланнарда Еникеев, Мамлиев, Сухов атлы морзалар – һәркайсы вафат туганнарын аерым зиратларга җирли, бу йола инде ике гасыр буе дәвам итә, каберләр саны да йөзәрләгән икән. Татар морзаларының «Сухов» атын алуы бик сәер. Шушы ук Башкортстан җирлегендә туып-үскән һәм патша армиясендә генерал дәрәҗәсенә ирешкән Ишмөхәммәтовның дәвамчылары 1928-1929 елларда репрессияләр һәм сөргенгә сөрү кузгалгач, фамилияләрен Ишковка алыштырган. Шундый ук Ногайбәк морзалар нәселенең бер тармагы Мириханов фамилиясен алып исән калган. «Сухов» фамилиясе дә комиссарлар маузерыннан качып үзгәртелгән бер чаршаудыр, ахры. Без Яңа Мортаза авылындагы Еникеевлар зиратына җирләнгән каләмдәшебез Рим Идиятуллин каберенә сәҗдә кылып кайттык.

Үзенә дәшеп торган күршедәге Бүздәк районы да татар театрына нигез салучылардан Ильяс Кудашев-Ашказарский, Нури Сакаев, 1919 елда Кече Башкортстан республикасын төзү турындагы килешүгә Ленин белән янәшә кул куйган Муллаян Халиков, ТАССР Халык комиссарлары рәисе Хаҗи Габидуллин, Башкорт дәүләт университетының беренче ректоры Шәйхулла Чанбарисов, СССРның халык артисты Айрат Арсланов, галим Мидхәт Гайнуллин, бертуган атаклы рәссамнар Вәкил һәм Вәгыйз Шәйхетдиновлар, язучы Хәким Гыйләҗев, шагыйрьләрдән Фәрит Габдрәхим һәм Фәния Чанышева, яраткан җырчыбыз Филүс Каһиров, «Нур» театрының атаклы драма артисты Рушат Мөдәрисов, Шланлыкүл авылында туган көе Россия Думасының I-III чакырылыш депутатлары булып торган аталы-уллы Шәйхәйдәр һәм Галиәскәр Сыртлановлар һәм янә дистәләгән талантлы җитәкчеләр, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре, 8 Советлар Союзы Каһарманы үстергән. Ләкин ни кызганыч, Бүздәк районында 1926 елда татар булып күкрәк суккан – 11, җиһанга минем әнкәмне биргән күрше Благоварда 20 татар авылы 1979 елда мәҗбүриләп муенына «башкорт» камыты киеп куйган инде. Менә шушы котырынган басым астындадыр, Бүздәк районында «Без – Бүздәк башкорттары» дигән китапчык та чыгарып таратканнар. Аның буенча, әлбәттә ки, Чакмагыш-Бүздәк-Илеш җирләренә кангылы һәм мең ыруыннан чык­кан «асаба башкорттар» әллә ничә гасыр элек «хуҗа» булган икән. Үзләренең XVIII гасыр уртасына тикле киез тирмәләрдә гомер сөрүләрен генә өстәргә онытканнар...

Районның атаклы Килем авылында элегрәк елларда да берничә кат булып киткән идем, юлдашларымны да кабат шунда барырга кыстадым. Заманында морза Тәфкилевләр хуҗа булып, аннары утарларын казах ханнары нәселеннән булган кияүләре Сәлимгәрәй Җантуринга калдырган авыл бу. Җантурин авылның көнбатыш ягындагы тау башына бүген дә йөзәрләгән бизнесмен аламасын көнләштерерлек сарай, шуның күршесенә үк ике катлы, бер диварында гына да 18 тәрәзәсе булган таш мәчет салдыр­ган. Тау астындагы инештә тегермәннән тыш кайнар мунчасы да урнашкан, ихатасында фонтан «чәчәк» аткан. Күршесендә янә ат һәм сыер абзарлары, нигъмәт белән тулы таш келәтләр. Шушы Җантурин Уфада «Галия» мәдрәсәсен төзетү өчен дә сандыгыннан 30 мең алтын тәңкә чыгарып салган. Мәгәр хәерчеләр ияргә менгән тиле замана килгәч, кичә генә аның икмәген ашап җан асраган «җете кызыллар» Уфа каласында аны таш диварга терәп, атып үтергәннәр...

Җантуриннан калган таш сарай сугыш елларында ятимнәр йорты, 1950 еллардан соң 50 ел буена диярлек урта мәктәп булып хезмәт итә. Җәмәгатем белән миңа аны тәүге тапкыр түбәләре ишелеп, тәрәзә һәм ишекләре йолкынган, ташландык хәлдәге хәрабә рәвешендә күрергә туры килгән иде. Шуннан соң әлеге сарай белән иске мәчетне унбиш еллар буена Уфадагы милләтпәрвәр егетләр сафка бастырып маташты. Ә аннан соң кисәк кенә аңа авыл советы белән участок инспекторы хуҗа булып куйды. Ә чиновникларга хуҗасыз мал кызганыч буламыни?! Әнә, сарай диварлары янә куптарылып, түбәләре җимерелеп ята... Тез чүккән кавемгә тарих та кирәк түгел...

Атаклы мәшһүребез Марсель Гали, безнең юлга чыгасыбызны белгәч: «Берәр ысын башкорт кызын фотога төшереп кайтыгыз инде», дип гозерләп калган иде дә, Бүздәк районындагы 81 авылның берсе – Канлы-Төркәй генә «ысын башкорт» авылы шул, ә без аңа кереп маташмадык.

Әллә ничә дистә еллар буе «мишәрләр җире бит ул», дип макталган Чишмә районына чыгып киттек. Әле мәктәп баласы чорында, 1970 елларда ук мондагы Арслан, Шөңгәккүл, Яңа һәм Урта Усман авылларында булганым бар иде, миңа зуринәй (әнкәмнең апасы) тиеш­ле туганым шуларда укытты, мәктәп­ләрендә дә, урамнарында да сыңар гына башкортча сөйләшкән кешене очратмадым, мәгәр хәзер шушы авылларның барчасы да «башкортныкы» булып исәпләнә. Әкәмәт мондагы сәясәт.

Гәрчә Чишмә – бер Келәш авылында туган, атаклы «Галия» мәдрәсәсенең мөдәррисенә әверелгән бөек Зыя Камалие, бөек туганнан туган Сәйфи Кудаш белән аның җигәне (племянница) Фәридә Кудашевасы, бөек Мостай Кәриме белән бар дөньяга танылган, атаклы, зур авыл. «Зур авыл» дигән мәгънә Татарстан чикләренә сыеп бетми, ә Башкортстандагы Килем, Иске Калмаш, Келәш, бөек Әнгам Атнабайны биргән Иске Күрдем бишәр чакрым арада таралып утыра, аларның кайбер урамнары, хәтта хуҗалыклары да – патша чорындагы аерым утар кебек. Ә шушы ук Чишмә татар милләтенә Рәхим Саттар атлы батыр көрәшчене, Раил Әсәдуллин атлы педагогика университеты ректорын, Муса Гали кебек атак­лы прозаикны, СССРның халык артис­ты дәрәҗәсенә ирешкән Зәйтүнә Бикбулатованы һәм тагын дистәләгән күренекле шәхесләр бүләк иткән. Келәш авылының мәдәният йортына барып керсәң дә, анда Мостай Кәрим шигырьләрен, газиз Фәридә апабыз Кудашева җырларын тыңлап та мәңге туясы юк, аһ, татар халкы элегрәк нинди бөек булган!..

Чишмә җирләре үзенең XIV-XV гасырлар чигендә (кайбер башкорт мөтәгалимнәре хәтта XII гасыр ядкәре, дип тәкрарлаудан да һич тартынмый) төзелгән ике зур төрбә-кәшәнәсе белән дә данлыклы. Түрә-хан төрбәсе Түбән Тирмә авылыннан чакрым ярым читтә, биек тау очында урнашкан. Башкорт халкы тарихында «хан» дәрәҗәсенә ия булган сыңар шәхес тә юк, ул була да алмый, чөнки андый титул фәкать Чыңгыз хан нәселен дәвам итүчеләргә генә бирелгән. Мәгәр Уфа мөтәгалимнәре әлеге шәхесне, барыбер, Себер ханы Күчемгә буйсынып яшәгән олуг бәк, дип бара. Ә ул исә Күчем хан белән бозылышкач, үзенә буйсынган 8 мең олауны иярткән дә хәзерге Уфа урынындагы Тора-тау ышыгына күченеп кайткан һәм Казан ханына ант китергән, имеш. Тарихны аз-маз гына сукалаган кеше дә аңлап өлгергәндер, Күчем ханны илбасарлар 1590-1600 еллар узгач кына егып сала алган, ә Казанның соңгы ханы Ядегәрне шул ук карагруһлар 1552 елда ук әсир иткән бит. Ул Түрә-хан дигәннәре икесе ике чорда яшәгән ханнар тирәсендә ничек кенә уралып йөри алды икән?..

Икенче кәшәнә – Хөсәен бәк төрбәсе Чишмәнең үзенә терәлеп торган Акзиратта сак­лана. Ул да – XIV гасыр истәлеге, бөек Риза Фәхретдин язуынча, кәшәнә иясе 1343 елда вафат булган. Элек кәшәнә эченә 3 өлкән кеше һәм 6 бала җәсәде җирләнгән. Хәзер алардан 2 генә кабер ташы торып калган. Кәшәнәнең үлчәмнәре 8х8 метр, гөмбәз очын санасаң, биеклеге 4 метрга җитә. Уфа галимнәре аңлатуынча, кәшәнәне Төркестаннан килеп, башкортларны ислам диненә иңдерә башлаган иң беренче имам Хөсәен бәк Измир углы хөрмәтенә торгызганнар икән. Кәшәнә өчен ташны Бохара кадәр Бохарадан дөя кәрваннары белән ташыганнар, имеш. Ләкин Казан археологлары борынгы Болгардагы Төньяк яки Көнчыгыш мавзолей белән Чишмә районындагы Түрә-хан һәм Хөсәен бәк кәшәнәләре өчен таш бер үк карьердан, Болгар җирлегеннән алынган, дип тәкрарлый. Һәм шушы ук кәшәнә каршысында, аерым зур чардуган белән уратылган кабер ташлары да ниндидер сәхабәләр яки Аксак Тимер төмәнбашлары хөрмәтенә куелган кабер ташлары түгел. Кабер ташларының һәммәсе дә XVII гасыр азагында куелган һәм алар Әгерҗе зираты уртасында 1659, Минзәлә районының Бикбау авылыннан ике чакрым читтә Йосыф Бикбау улы истәлегенә 1657 елда куелган кабер ташлары белән игезәктәй охшаш, ягъни бер үк осталар тарафыннан, бер үк мастерскойда әзерләнгән...

Уфа мөтәгалимнәре, гомумән, тарихны үз якларына авыштырып, гел башкортны гына үзәккә куя-куя хәрәмләшә. 1812 елда башланган Ватан сугышында Парижга кадәр барып җиткән атлы башкорт полкларын гына ал. Аларча, башкорт полклары тулысынча «ысын башкорттардан гына торган», анда сыңар гына да татар җайдагы катнашмаган, имеш. Ә асылда, 1814 елда Парижны яулап алуда Чишмә районының Арслан, Калмаш, Түбән Тирмә, Салих, Сәфәр, Чишмә авылларыннан җыелган 2 нче мишәр полкы да катнаша, бик күп ирләр йөзбашы һәм есаул дәрәҗәләренә, ике көмеш медальгә лаек була. Ул Ватан сугышында бүгенге Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнары авылларыннан җыелган типтәр ирләре дә кан коя һәм шулай ук икешәр көмеш медаль ияләренә әверелә.

Мөтәгалимнәр, нәкъ шушы ук рәвешчә, 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышында 112 нче башкорт атлы дивизиясе составында йөзәрләгән татар ирләре кан коеп йөрүен яшереп калдырырга тырыша, йә булмаса Советлар Союзы Герое Габдулла Гыйззәтуллин кебек каһарманны да «башкорт» ягына авыштырырга маташа. Әле Чакмагыш, Бүздәк, Кырмыскалы, Авыргазы, Эстәрлебаштагы дистәдән артык Геройның рухлары да үзләренең вафат булганнан соң «башкортка» әйләнүен чамалап гаҗизләнми микән?..

Нәкъ шундый ук уй Кырмыс­калы районының Шәйморатов авылына күчкәч тә, янә кабатланды. 1964 елга чаклы Биштәкә дип аталган чип-чиста татар авылыннан үсеп чыккан генерал Миңлегали Шәйморатовны адым саен «башкорт каһарманы» дип тетәләр бит. Юк, ул автобиографиясен язган чагында да, партия­гә кергәндә хисап кәгазен тутырган вакытта да үз милләтен татар, дип күрсәткән, ул җитәкләгән дивизия сафларында да татар җайдаклары йөзәрләгән булган. Мәскәү тарафыннан «башкорт дивизиясе» дип исемләнгән өчен генә йөзәрләгән татар ирләре газиз милләтләрен алыштырган сатлыкҗаннар булып исәпләнүгә лаек түгел! Һәм шәхсән Миңлегали үзе дә Ватан алдында Салаваттан күп мәртәбә югарырак батырлыклар кылган, ул кеп-кечкенә Шәйморатов авылында гына һәйкәл булып калкырга тиеш түгел! Аның һәйкәлләренә урын түрдә, Уфа мәйданында!

Бизмәнне гел башкорт файдасына авыштыру һәр адымда сизелә. Шул ук Кырмыскалы районының Бозаяз авылына барып кергән идек, бригадир-генерал Канзафар Усаев (Ханзәфәр Хөсәенов) һәйкәлен күргәч, гарьләнүдән акырып елый яздык. Канзафар – Салават Юлаев белән бер үк сәгатьтә, 1774 елның 5 июнь кичендә, иңгә-иң торып, Пугачев кулыннан бригадир тасмаларына лаек булган каһарман. Ул мишәр гаскәрләренең башкомандующие булып билгеләнгән, ә башкортларның баш әйдаманы дәрәҗәсен Кинҗә Арсланов йөрткән, ягъни Салават һәр икесенә караганда да түбәндәрәк дәрәҗәле кеше. Канзафар белән Салават бер үк дәрәҗәдәге җәзага – Рогервик (Палдиски) каласындагы каторга эшләренә хөкем ителгән. Канзафар шунда 1796 елда әүвәл Юлай Азналинны, аннары 1800 елда Салаватны, мөселманча догалар кылып, гүргә иңдергән, үзе исә, Пугачевчы атаманнар арасыннан иң соңгы кеше булып, 1804 елда гына вафат булган. 25 ел буе мәхбүс зынҗырларын тарткан Салаватка дистәләгән һәйкәл куелган, аның исемен шәһәр һәм район, спорт командалары йөртә, ә 29 ел буена богау киеп газап чиккән Канзафар исемендә Башкортстан буенча сыңар тыкырык та юк. Анысы гына җитмәгән, Бозаяз авылының мәдәният йорты бакчасына аягына төрек яисә фарсы солтаннарының читекләрен кигән, гарип гәүдәле бер карт сынын ясап утыртканнар. Салаватны гаярь ат өстенә менгән гаярь җайдак итеп сурәтли белгәннәр бит, ә Канзафар кайсы ягы белән аннан ким соң? Юк, Канзафар да нәкъ Салават яисә Казандагы Җәлил һәйкәле өслүбендә, патша зынҗырларын өзеп чыккан, баш ия белмәгән каһарман рәвешендә безнең алга кайтуга бик лаек! Ул хәер сорашырга утырган мескен саилче түгел, ә үз милләтен азатлык явына күтәргән асыл бөркет, асыл каһарман бит!..

Кырмыскалының үзендә дә, әйтерсең лә татар милләтенең битенә төкергәннәр. Шушы район үзәгендә, укытучы Хәйдәр гаиләсендә туып-үскән һәм 1920 еллар башында Сталин кадәр Сталинның үзе белән якага-яка килеп дәгъвалаша башлаган, ахыр чиктә әнә шул «падишаһ» җәлладлары тарафыннан атып үтерелгән бөек Мирсәет Солтангалиев исемендәге мәйдан, урамнар да юк бит! Мәдәният йорты янындагы бер скверга әүвәл соры бер таш, ә аңа Солтангалиевнең барельефын гына беркеткәннәр, аста исем-фамилия, гомер иткән еллары һәм башкача ләм-мим! Даны бөтен дөньяга таралган, ә туган җирендә аны зурлау тыелган, аңа һаман табу!..

Шушылай имгәтелгән күңел белән чыгып киткән идек, Авыр­газы районының Солтанморат авыл советында да командировка кәгазьләребезгә мөһер сугарга куркып, янә кимсеттеләр. Бәйсез татар-башкорт дәүләтен төзү өчен көрәшкә күтәрелгән һәм үпкәсе черек килеш тә җәлладлар каршында тез чүкмичә җан биргән бөек Галимҗан Ибраһимовны үстереп биргән авыл лабаса бу! Бер гасыр эчендә Солтангалиевтай, Галимҗандай каһарманнарны башкорт карагруһлары көенә биюче сатлыкҗаннар ­ алыштырганмыни?!.

Югыйсә, авылны иркен, бәйсез тормышка сусаган старшина Солтанморат Янышев дәвамчылары килеп нигезләгән бит. 1773 елда кузгалган Пугачев явы чорында да бу авыл ирләре, карательләр ягына чыгып, үзләрен тапламаган. Ә бүгенге буынның җанында нинди рух соң? Өстән кушкан саен «одобрямс» дип кычкыруны һәм гомер буе сафка басып йөрүне максат итәләрме?.. 

Ә менә Эстәрлебаш авылы татарлары тез чүгә белмәү гадәтен совет чорында да онытмаган әле. 1960 елларда Эстәрлебашны Федоровка районына кушып кую һәм «татарны йоту» турында карар чыккач, барча ир-ат һәм хатын-кыз авыл мәйданына җыенган. Боларны өркетмәкче булып, Федоровканың беренче секретаре килеп төшкәч, Эстәрлебаш хатыннары аны эләктереп, милиция йортындагы камерага бикләп куйган, теге «мин кыс­талдым», дип урамга чыгаруны ялвара башлагач, тегеңә җиз ләгән кертеп авызын томалаудан да тарсынып тормаганнар. Нәтиҗәсе шәп: бер тәүлектән соң Федоровкага кушу турындагы карар юкка чыгарылган. 1970 елларда да кабатланган мондый хәл. Элеккеге муллалар үгете буенча, Эстәрлебаш зираты һәрьяктан таш коймалар белән әйләндереп алынган булган. Советларның «үтә башлы» бер җитәкчесе әлеге койма ташларын яңа төзелештә кулланырга уйлаган. Зират коймасын сүтәргә фәрман булуы турында ишетеп алуга ук, йөзәрләгән ирләр сәнәк күтәреп чыккан. «Үтә башлы» булса да, андый башны җуярга җөрьәт итәрдәй җитәкчеләр юк бит, әлеге тиле карарны да юкка чыгарганнар, зират коймасы да элеккечә тора.

Менә, бу елның җәй башында гына эстәрлебашлар тагын теш күрсәтеп алган. Садри Максуди белән бергә 1907-1912 елларда Россия Дәүләт Думасының 2 нче һәм 3 нче чакырылыш депутаты һәм Эстәрлебаштагы җәдид мәдрәсәне нигезләүчеләрнең берсе булган Мөхәммәтшакир Тукаев хөрмәтенә һәйкәл куярга карар кылгач, районның бер җитәкчесе аны авыл читенә озатырга маташкан. Эстәрлетамак ирләре янә үзләре, район китапханәсе каршындагы бакчаны сайлаган да, тегеләрнең аһ-зарына яисә кесәдән йодрык уйнатуга ыжлап та бирмәгән, бөек мөгаллимгә һәйкәлне үзләре теләгән урында күтәргән. Шундый ук «бил бирмәсләр» фидакярлеге белән район үзәгендә Төбәк тарихы музее пәйда булган, аңа шушы эшне башлап җибәрүче Мәхмүт Мәхмүтов исемен дә бирүне булдырганнар. Шулай, үҗәтлек һәм бердәмлек таулар күчерә ул!..

Без телгә алып узган Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Миңлегали Шәйморатов, Канзафар Усаевларның рухлары нык рәнҗидер сыман. Садри Максуди, Гаяз Исхакыйлар Уфа каласында 1917 елның 29 нояб­рендә «Идел-Урал штатын төзү турында» карар кабул иткән чакта, Уфадагы 15 меңнән артык татар ире Милләт Мәҗлесен яклап ант китергән. Әмма Ленин тарафыннан Милләт Мәҗлесен куып тарату, ә Садри Максудины юк итү турында фәрман яңгырау­га ук, 15 мең татар ире сыңар мылтык авазы да чыгармыйча төрле якка качкан. Азатлык һәм мөстәкыйльлек яулау – «алма пеш, авызыма өзелеп төш», дигән әкият түгел бит ул. Үзең туып-үскән җирнең хуҗасына әверелү өчен дә бердәмлек һәм үҗәтлек, кире чигә, тез чүгә белмәү кебек сыйфатлар кирәк. Татар-башкорт халкына бердәмлек һәм гаярьлекне чукча, чуаш яисә саха ирләре дә китереп бирмәс – «Азатлыкны тезләнеп яуламыйлар». Татар өчен асыл канун шулдыр. Ә ошбу сәяхәттән соң күңелебездә, ни кызганыч, Башкортстанның үзәгендә урнашкан әлеге район татарлары күкрәкләренә чит-ят кавем камыты киюгә ризалашкан, дигән ачы юшкын туды.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: