Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

“Лотереяга яки казинода күп акча отучыларның берсенең дә тормышы хәерле тәмамланмый”

Рамил хәзрәт Юныс инстаграм битендә кызыклы гына пост куйган. Ул анда адәм баласының авырлыклар аша дәрәҗәсе артуы, тормыш мәгънәсен табуы, бу дөньядагы сынауны лаеклы итеп узганда, кыямәт көнендә җәннәтле була алуы турындагы уйларын җиткерә.

“Рәхәт тормышта мең төрле мөмкинчелек ачыла. Бервакыт психологлар “күселәр оҗмахы” дигән тәҗрибә уздыра. Берничә катлы зур читлеккә дүрт пар – сигез күсе урнаштыралар һәм алар өчен җәннәткә тиң шартлар тудыралар: климат-контроль куялар, иң тәмле һәм витаминлы ризыклар бирәләр, асларын җыештырып торалар. Күселәр әкренләп үрчеп, 600гә җитә. Әмма эшсезлектән интеккәндә ни өчендер башка этлек килә бит. Өлкән күселәр дә яшьләрен рәнҗетә, тешли, талый башлый. Бу “сугыштан” ана күселәр өске катка кача. Мондагы халәтне күреп, туган балаларын да үтерергә керешәләр, ягъни аларны башкалар янына җибәрергә куркалар, ата күселәр белән дә элемтәләрен өзәләр. Популяция туктала, тора-бара күселәр бер-берсен үтереп бетерә, берсе дә калмый. Галимнәр әйтүенчә, шушы мең көн эчендә күселәр подвал ише урыннарда яшәсә, аларның саны 4 меңгә җитәр иде. Әлеге тәҗрибәдән соң галимнәр, “бу дөньяны Аллаһы Тәгалә җәннәт өчен яратмаган” дигән нәтиҗә ясый. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мин адәм баласын проблемалар өчен дә яраттым”, – ди. Бу дөньядагы җәннәт –проблемаларны чишеп яшәү. Мәшәкать безгә көч, фикер, омтылыш, максат, дәрәҗә, ризык һ.б. бирә.

Психологлар, чит илләрдә соңгы елларда лотереяга яки казинода күп акча отучыларны барлагач, берсенең дә тормышы хәерле тәмамланмавын ачыклаган: алар йә наркоманга әйләнгән, йә үзенә кул салган, йә үтергәннәр, йә йорт-җирсез калганнар. Хәтта откан акчага ферма ачып матур гына яшәгәннәрен дә, көнләшүдән, йә туганы, йә күршесе үтергән. Адәм баласы проблемасыз җәннәт тормышына омтыла икән, үзенә җәһәннәм казый. Авырлыкларны җиңгән саен син яшисең, алар тукталса, мүкләнә башлыйсың. Сынаулы тормыш хәерле булмаса, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә авырлыклар бирмәс иде. Рәсүлебез дә: “Иң авыр тормыш минеке”, – дигән. Аллаһы Тәгалә исә: “Сезне күтәрә алмаслык йөк белән йөкләмим”, – ди. Ул безгә авырлыкны дәрәҗәбезне арттыру, тормыш мәгънәсе табу өчен дә җибәрә. Адәм баласы бу дөньяда сынаулар үтеп кенә үзенең кемлеген аклый. Бу дөньядагы сынауны лаеклы итеп узсаң, кыямәт көнендә җәннәтле булырсың”, – дип язган ул.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев