Мәдәни җомга

Көзге депрессия: ничек бирешмәскә?

Еллар тәгәрмәче туктаусыз әйләнә. Кышка алмашка – яз, җәйнең үкчәсенә басып көз килеп җиткәнен сизми дә калабыз. Шулай да һәр фасыл күңелгә ниндидер эз сала, йә моң-сагышка, йә өмет-сөенечкә урый.

Шәхсән үзем көзне көтеп алам, чөнки көз ул – ел буена эшләнгән һәм башкарып өлгермәгән эшләрне, максатларны барлау; бакчадагы уңышларны җыеп алу; минем кебек эсседән әлсери, суыктан бөрешә торганнар өчен хәл җыю; әкренәйгән тормыш ритмында уйларны тәртипкә салу һәм илһамлану чоры. Бу чорда кешеләр бер-берсенә игътибарлырак, йомшаграк була төсле...

Кызганыч, күпләр күңелендә көз моңсулык, болытлы көннәр белән ассоциацияләнә. Бу гадәти күренеш, ди белгечләр, чөнки көннәр кыскара, кояш нурлары җитәрлек күләмдә булмый, озак һәм еш яңгырлар да кәефне кырырга мөмкин. Әгәр дә әлеге ел фасылы сездә дә сагышлы уйлар уята икән, борчылмагыз.
Бу вакытлы күренеш һәм аннан арыну юллары турында психолог Гүзәл Хисмәтуллина газетабыз укучылары өчен махсус сөйләде.
– Көз күңел төшенкелегенә китерә торган ел фасылларыннан санала. Эшчәнлекнең кимүе, йокы туймау, аппетит үзгәрү (кеше йә бик еш һәм күп ашый башлый, йә киресенчә, бөтенләй ашаудан кала), бар нәрсәгә дә ачу килү, үз-үзеңә карата булган карашның тискәре якка үзгәрүе – болар барысы да көзге депрессиянең билгеләре. Без аны бүтән сүзләр белән дә атарга мөмкинбез – ул хандра, меланхолия, йә булмаса күңел төшенкелеге, – ди Гүзәл ханым.

Белгеч сүзләренчә, болар барысы да вакытлы күренеш. Алар кешенең гадәти тормышына, көнкүрешенә зыян салмаска тиеш.
– Әгәр шушы халәт ике атнадан артып китсә, кеше эшкә йөри алмый башласа, гомумән, аңа өйдән чыгарга, йокыдан торырга авыр булса, бөтенләй ашаудан калса, чаң сугарга вакыт дигәнне аңлата, – ди ул. – Монда инде сүз көзге депрессия турында түгел, ә клиник депрессия турында бара. Бу очракта кеше һичшиксез белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу – психологлар, ә күп очракта клиник депрессия белән психотерапевтлар һәм психиатрлар шөгыльләнә.

...Депрессиягә бирелүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар булуын да искәртү кирәк. Шулай ук парын тапмаган яки тол калган кешеләр сагышланучанрак була. Тагын бер факт: зур мегополисларда яшәүчеләр авыл халкына караганда ешрак күңел төшенкелегенә бирешә. Материаль хәл югарырак булган саен, шушы халәткә керү мөмкинлеге дә арта.
– Көзге күңел төшенкелеге клиник депрессиягә әйләнмәсен өчен, үзебезгә карата бик игътибарлы булырга кирәк. Моны гади ялкаулык белән генә бутарга ярамый. Кирәк вакытта кеше ярдәм сораудан курыкмаска тиеш.

Депрессияне булдырмау чараларына килгәндә, беренче чиратта, туклану һәм ял режимнарына карата игътибарны арттырырга кирәк. Табиблар күбрәк шоколад, банан, карабодай, якты төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кушалар (боларга цитруслар да керә). Күркә ите дә антидепрессант ризык булып санала. Тик ризыклар аша гына җитәрлек күләмдә витаминнар керми, шуңа аптекада сатыла торган витаминнарны да кабул итү зарур.

Йокы сәламәтлеккә, шул исәптән, күңел халәтенә турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә кичке уннан соңга калмыйча йокларга тырышырга кирәк. Активлыкны арттыру да файдага гына. Саф һавада йөрү, табигатькә якынаю, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да депрессиягә киртә булып тора. Көз көне үзегезгә күбрәк ял итәргә рөхсәт итегез, кыска вакытлы булса да отпусклар алырга тырышыгыз. Яраткан шөгыльләр дә күңел төшенкелегеннән коткара. Бассейнга йөрү, мунча керү, гомумән спа процедуралар да кәефне яхшырту чаралары булып санала.

Билгеләргә әйләнеп кайтып, шуны да әйтәсем килә: бик еш эч пошу һәм тиктомалдан курку хисе барлыкка килү дә депрессия билгеләре булып тора. Каһвә, каты чәй, алкоголь белән мавыкмагыз, болар күңел төшенкелегенә этәрүче эчемлекләр, – дип киңәшләрен бирде Гүзәл Хисмәтуллина.

Сораштык

Гөлгенә Мөхәмәтова, инженер: Көзне яратмыйм дип әйтә алмыйм. Кояшлы, сары яфраклар җиргә коелган көннәре үзенчә матур, яңгыр явып торганда үзенчә рәхәт. Соңгысы – гаиләң белән аралашу, тәмле пироглар пешереп чәй эчү, яраткан фильмны карау өчен шәп мөмкинлек.
Депрессия, минемчә, яз көне кояш көлеп торганда да булырга мөмкин. Өйдә һәм күңелдә тынычлык булса, урамдагы һава торышы мөһим роль уйнамый дип саныйм. Сау-сәламәт чакта яңгырда да чыгып биергә мөмкин.
Көз – минем өчен романтик вакыт. Яратасы, яратыласы, кадерле кешеләремә күбрәк игътибарымны бүлеп бирәсе килә. Яз, җәй көннәрендә мәшәкать, эш күп булгангамы, кешеләрнең бер-берсенә карата игътибары кими төсле тоела.

Батыр Харисов, алып баручы: Һәр ел фасылын яратам. Аларның барысында да үзенә генә хас матурлык бар. Көзен агачларның төрле төсләр белән бизәлүе дә, коеп яуган яки кырпак яңгыры да якын миңа. Яңгыр яуганда капюшонны киеп куям да, бала вакыттагы шикелле, чыптыр-чыптыр рәхәтләнеп йөрим.
Кәефем ел фасылына бәйле түгел. Әгәр ул берәр нәрсәдән кырыла икән, үземә ошаган, җанландырып җибәрә торган музыка тыңлыйм. Шулай ук көндәлегемә язып куелган, ирешелгән уңышларымны бер кат укып чыксам да, күңел күтәрелеп китә.

Вакыйф Нуриев, язучы: Көз, бер карасаң, сагышлы, моңлы чор. Кояшлы җәй үткән, аларны яңгырлы, болытлы көннәр алыштырган. Үзем дә күбрәк яктылыкны, җылылыкны яратам. Әмма бер нәрсә дә табигатьтә мәңгелек түгел. Һәр чорның үзенә хас матурлыгын табып, кадерен белеп яшәргә тырышам. Илһам күбрәк көз көне килә диюләре Пушкиннан калган гадәт, аңа охшарга тырышу гына дип уйлыйм. Үземнең каләмем ел фасылларына бәйле түгел. Әгәр зар-моң җанымны биләп ала башласа, сәламәтлеге чикле кешеләрне искә алып, үз тормышым өчен шөкер итәм.

 

Дания Нәгыйм

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: