Мәдәни җомга

КУЛГА АЛЫНУ

...Нәкъ ике ел да бер айдан хәрби хезмәтемне тәмамлап кайтып, ял иттем дә зур уй-хыяллар белән Мәскәүгә юл тоттым. 1973 елның август ахырлары иде ул. Мәскәүнең Казан вокзалына килеп төшүгә, Ижауда танышкан сынчы Владимир Табах остаханәсенә юнәлдем. Юынып, өстемне алыштырып торырга вакыт юк иде: Володяга кайсыдыр сынын эшләү өчен, кибеткә...

...Нәкъ ике ел да бер айдан хәрби хезмәтемне тәмамлап кайтып, ял иттем дә зур уй-хыяллар белән Мәскәүгә юл тоттым. 1973 елның август ахырлары иде ул.

Мәскәүнең Казан вокзалына килеп төшүгә, Ижауда танышкан сынчы Владимир Табах остаханәсенә юнәлдем. Юынып, өстемне алыштырып торырга вакыт юк иде: Володяга кайсыдыр сынын эшләү өчен, кибеткә барып, ниндидер сыекча алып кайтырга кирәк булды. «Садовое кольцо» урамы аша чыгып барам. Шунда мине милиция егетләре эләктереп тә алды. Бәйләнер өчен мин бик уңайлы: маңгайда җәрәхәт, атна буе кырынмаган, күлмәк алыштырылмаган, киемнәр тузанлы. Документ таләп итәләр...

- Нинди документ булырга мөмкин - биш минутка гына йөгереп чыккан идем... - дим, мыш-мыш килеп.

Егетләрнең берсе мине шунда ук баштанаяк тентеп чыкты. Кесәмдә ачкычлар бәйләме белән бөгәрләнеп беткән өч тәңкә акча гына бар иде. Башка бернәрсә дә табылмагач, теге әйтә:

- Моның кадәр ачкычлар белән кая бара идең? Өстәвенә бернинди документсыз... - ди.

-Авыр хәлдә калган маэстроны коткарырга кирәк...

- Без аны үзебез коткарырбыз. Хәзергә утыр, әйдә... - ди берсе, бөркәүле милиция арбасы ягына ымлап.

- Алайса бераз гына көтегез, - дим, - әнә теге кибеттән аласы әйберләремне генә алып чыгыйм.

Мине эләктереп алып, көчләп милиция арбасына кертеп утырттылар да, каядыр алып та киттеләр. Мин, кулларымны селтәп җибәреп, ишеккә ябырылам. «Маэстро мондый нәрсәләрне кичерми, белеп торыгыз!» - дип янап та куям.

Ул арада каядыр килеп тә туктадык. Ничек көчләп утырткан булсалар, мине шул рәвешчә өстерәп тә чыгардылар. Ике ягымнан тотып, ниндидер бүлмәгә алып керделәр.

- Бу ни хәл - чакырыгыз җитәкчегезне! - дим, тегеләргә җикеренеп.

- Ә ул... әнә каршыңда, - диләр миңа.

Карыйм, күрәм: каршымда... киртәләп-бизәкләп алынган олы гына Ленин сурәте тора. Сәерсенеп карап торуымны күрептер инде, берсе шунда:

- Тилеме әллә син, әнә, аска кара! - ди.

Мин таләп иткән җитәкче, дөрестән дә шул якта, астарак кына булып чыкты.

Әллә подполковник, әллә полковник дәрәҗәсендә иде ул. Шулай да аны олыларга тырышып:

- Иптәш полковник, - дим, ташып чыккан нәфрәтемне чак-чак тыеп. - Нинди хәл бу?! Ашыгыч йомыш белән барасы җиремнән егетләрегез алып китте... Аңлатыгыз әле!

- Монда сорауны мин бирәм, - ди бу, мине үчекләргә теләгәндәй. - Бернинди дә документың юк алайса?.. Ярар. Ә, акчалар кайда?

- Ә-ә-ә... теге гонорармы!..

- Әйе, әйе... «гонорар».

Каян белә соң әле ул бу турыда? Әйе, хезмәткә алыныр алдыннан мин булачак остазыма бер заказын үтәүдә булышкан идем. Бүген шуның акчасын алдым.

- Андый акчаны кем үзе белән йөртә - мин әйтәм, - өйдә калдырдым.

- Дөрес, ул кадәр акчаны үзең белән йөртү хәтәр, хәтәр... Ярар, тикшерербез. Никадәр хәтәр булуын да, күпме булуын да. Исем-фамилияң?

- Вадуля. Вадулян дисәгез дә була. Берәү шулай атый иде.

- Ә чын исемең?

- Дөрес, анысы да бар. Беләсезме, әллә нинди чытырлы исем ул. Аны сез әйтә алмыйсыз. Маэстроның кушуы буенча алыштырдым мин аны. Иптәшләргә дә, җәмәгатьчелеккә дә әйтергә уңайлы...

- Димәк, исемеңне алыштырдың... Ә фамилияң?

- Хәзергесе - Замитоф.

- Анысы да берничәме?

- Башта Майн Хан Офф иде. Хәзер - Замитоф. Монысы инде бер генә «ф» белән.

- Әкият сөйләмә - синең чын фамилияң андый түгел. Исемең дә... Ярар, анысын соңрак. Ә милләтең?!

- Нимес. Ә язганнар... татар дип. Үзегез күреп торасыз: нинди татар булыйм ди мин? Татар ул гомер-гомергә үзе белән кәкре пычак йөртә.

- Син минем башымны әйләндермә! Кайда, кайчан тудың? Менә шуларны гына әйт.

- Тудым - ерак Герман җирендә. Ә... паспортта Татарстан дип язылган.

- Ярар, анысын калдырып торабыз... Күптән күренмәдең безнең якларда. Кайлардан килеп чыктың инде син бу юлы? Йә-йә...

«Монысын да белә, каһәр...»

- Әйе, ике ел элек булдым мин монда...

- Моңарчы кайларда булдың инде? Кемгә хезмәт иттең?

- Кемгә булсын - Ватанга. Уралда булды ул хәл. Анда бер атаклы генерал бар, Еремеев.

- Таныш жаргоннар: «Ватан», «Генерал», «Урал»... Бәлки, «итче» булып хезмәт иткәнсеңдер әле...

- Юк, «итче» - бер үзбәк иде. Ташкенттан.

Шулчак бүлек башлыгы янәшәдәге бүлмәдән берәүне чакырып чыгарды да мине чишендерергә кушты. Тегесе шундук эшкә дә кереште.

Тәмам шәрә калгач, офицер бик игътибар белән нәрсәдер эзли башлады. Әле бер яктан әйләнеп карап чыга, әле икенче яктан. Якын ук та килеп-килеп карый. Болай ук төпченеп карау бет эзләгәндә генә булырга мөмкин. «Юкка тырышасыз, әле бетләргә өлгермәдем», - мин әйтәм. Кирәкле нәрсә табылмагач, күрәсең, башлык түзмәде - үзе килеп карарга тотынды. Алай да барып чыкмагач, әйтә:

- Синдә татуировка булырга тиеш иде бит, кая ул? - ди.

Мин әлеге сорауны да үземчә кабул иттем.

- Ә-ә... Кичә генә мине берәү дөмектермәкче булган иде, шунда төшеп калгандыр, - дим.

- Син башны катырма әкият сөйләп...

- Ышанмасагыз, менә карагыз, - дим, маңгайдагы ярага күрсәтеп.

Түрә, өстәле янына килеп, тезеп куйган ниндидер сурәтләргә озак кына төбәлеп карап торды. Миңа карап-карап алды. Арлы-бирле йөреп килде. Нәрсәдер мыгырданды. Ерактан әйләнеп, мине кабат карап чыкты. Торган саен аның йөзендә канәгатьсезлек арта барды.

- Соңгы мәртәбә кайда да булса теркәлгән урының бармы? Советлар Союзының кайсыдыр почмагында булса да?

- Берне түгел, биш адресның бишесен дә әйтеп бирә алам! - мин әйтәм. - Ничек инде торган урыннарыңны онытырга мөмкин?!

Сөйләп бирдем. Барысын да. Биш адресның бишесен дә... Шулай яхшы хәтерли алуыма үзем дә гаҗәпләнеп куйдым. Ә ул... язып барды. Язылганнарны полковник тиз генә карап чыкты, йөзе үзгәрде... Торып басты, кабат күз йөртеп чыкты. Миңа карап-карап алды. Берәүне чакырып китереп, аны каядыр җибәрде. Икенчесен чакырып китерде. Ачулы кыяфәт белән анысына төбәлеп карап торды да әйтте:

- Эләккән берсен миңа китермәгез, дип әйткәнем бармы? - Бар! Үтәлмәгән очракта премиясез калдырам дигәнем бармы? Бар! Шулай булгач, ни пычагыма моны миңа китердегез, ә-ә?! Барыгыз, киендерегез дә, каян алып килгән булсагыз, шунда илтеп куегыз. «Маэстро» дигәненең торган урынын да карап килегез. Күзәтү куярга да кирәк булыр...

Ә мин, мондый текә борылышны көтмәдем, әйттем:

- Иптәш полковник, минем...

- Нәрсә тагын! Җибәрдем түгелме соң инде?! Болай да... - Ул сәгатенә карап алды, - ике сәгатьтән артык вакытымны алдың... Әкият сөйләп, башымны катырдың... Ярар, барыгыз, алып чыгып китегез. Күземнән югалсын!!!

- Иптәш полковник! Миңа ачкычларым белән өч тәңкәмне генә кайтарсыннар - сездән миңа башка берни кирәкми... - дим, ашыга- ашыга.

- Кайсыгызда? Кайсыгызда, дим, иманыгызны!!!

Шунда мине чишендергәне атылып килеп чыкты да ачкычлар бәйләмен китереп тоттырды.

Ә менә... өчлек алай җиңел генә кайтарылмады. Аны табар өчен әле байтак кына вакыт кирәк булды.

Кадим ҖӘМИТ,
сынчы,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Мәскәү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: