Мәдәни җомга

“Кукурузник”лар оча башламасмы әле...

Күптән түгел Камчаткада Ан-2 самолеты һәлакәткә очрап, 28 пассажир һәлак булганнан соң, кабат кече авиацияне торгызу, аны камилләштерү турында сүз кузгаттылар. Кем әйтмешли, күк күкрәмичә – ир-ат чукынмый.

Нәрсәне дә булса үзгәртү, яхшырту эшенә җитди алынып, аны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү өчен бәхетсезлек булганын көтәргә кирәкмидер дә кебек.
СССРда зур самолетлардан тыш кечкенәләре дә рәхәтләнеп оча иде. “Кукурузник”лар пассажирлар да, йөк тә ташыды, кырларга агу да сиптерде, урманнардагы янгыннарны да күзәтте. Катлаулы Себер регионнары өчен алыштыргысыз транспорт инде ул. Бездә кече авиация эше тукталып, бөтенләй бетү ягына борылганда, территорияләре зур булган АКШ, Канада, Австралиядә ул үсә, киңәя бара.

Ә кече самолетлар өчен эш җитәрлек: алда атап үтелгәннәрдән тыш, алар авыруларны ерак районнардан тиз арада алып килү, фәнни тикшерүләр үткәрү, урманнарда югалучыларны эзләү өчен бик җайлы. СССРдан соң безнең “Кукурузник”лар тынып калды, кечкенә аэродромнарны үлән басты. Бу эшләрнең кайберсен зур самолетлар да башкара ала, әмма аларның хезмәте 3-4 тапкырга кыйммәткәрәк төшә. Энтузиастлар тырышлыгы белән кече авиация кайбер җирдә утрау булып эшләп килә, әмма алар бик аз.

Бүген кечкенә самолет сатып алу машина сатып алган кебек кенә. Шәхси максатларда очу өчен очучылар әзерләү үзәкләре дә бар. Ләкин 2017 елда, күп кенә авиаһәлакәтләрдән соң, ул үзәкләрнең күбесе лицензиясез калган. Бүгенге көнгә берничә мең шәхси очучы исәпләнә. Чал чәчле очучылар хәзерге кече авиация белән совет заманыкының уртаклыгы бик аз дип исәпли.

Хәзер алда санап кителгән эшләрне башкару өчен күпләгән рөхсәт алу кирәк, ә алар бик кыйммәт. Бу өлкәдә җиң сызганып эшли башларга вакыт дигән сүзләр 2019 елда президент тарафыннан да әйтелгән иде. Дәүләт Думасына канун проекты тәкъдим ителде. Ләкин ул эре авиакомпанияләр тарафыннан каршылыкка очрап, эшкәртелеп бетерергә дип, кире кайтарылды.

Авиация – ул әле самолетлар белән очучылар гына түгел. Аның инфраструктурасы да бар. Бу исә – өстәмә эш урыннары. Элек күп кенә район үзәкләрендә дә очу полосалары да бар иде. Очучыларга килгәндә, белгечләр әйтүенчә, яшьләрне авиация кызыксындырмый. Пропаганда юк, аэроклублар аз. Мәктәп балаларына аэроклубларга экскурсияләр оештырып булмый, чөнки кечкенә самолетларга һава бикле. Бөтен нәрсәдән акча эшләү мөмкинлеген эзли торган заманда яшь буынны совет заманындагы “Кукурузник” белән генә кызыктырып булмас шул. Җитмәсә, ул әле һавага да күтәрелми.

Кече авиациядән башлап, тагын нәрсәне үзгәртергә дигән сораштыруларда, белгечләр гидрометеостанцияләрнең эшләү системасын совет чорындагыга кайтарырга дип тәкъдим иткән. Ләкин моның өчен кимендә 500-1000 яхшы әзерлекле белгеч кирәк, ә алар юк. Югыйсә күп кенә фаҗигаләрнең булу-булмавы алар эшенең нәтиҗәсенә бәйле. Шулай ук  белгечләр әзерләгәндә системалы өйрәтү алымын кире кайтарганда да яхшы булыр иде. Икенче төрле әйткәндә – тәҗрибәле белгеч яшьләрне өйрәтә. Совет заманындагы кебек. АКШта бу алымнан баш тартмаганнар: карт инструктор яшь очкычның кулына суга-суга өйрәтә икән әле. Ныклап сеңсен диптер инде.  

 

Фәнис Мотыйгуллин

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: