Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Корбан белән генә сират күперен узып булса, байлар аны иң беренче үтәрләр иде...

Ул көнне үлгәннәр каберләреннән кубарылып, җаннары һәр кешенең үз тәненә кайтып утыра. Кайберәүләр кешенең җаны тәненнән чыга да бу дөньяда адашып йөри, диләр. Бу дөрес сүз түгел. Җаннар беркая да күчми, алар йә мәңгелек нигъмәттә, яки газапта була.

Кечкенә вакытыбызда күршебез Сария тәтәнең сәкесенә менеп утырып, мичтә коймак пешкәнне көтә-көтә аның җәннәт, сират күпере турында мавыктыргыч итеп сөйләгәннәрен тыңларга ярата идек. Имештер, кеше үлгәч тә сират күпере аша үтәчәк, тик аннан узу авыр булачак, чөнки ул чәч кылыннан да нечкә, кылыч йөзеннән дә үткен икән. Ә инде аны...

Сират күперен кем ничек узачак? Сария тәтәбез кызыктырган җәннәт ишекләре кемгә ачылачак - әлеге сорауларны мин «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдем.

Беркайчан да онытмагыз - алда сират күпере
- Иманның алты баганасы бар: Аллаһка иман китерү, Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Ул иңдергән китапларга, кыямәт көне булуына һәм үлеп терелмәккә, тәкъдирнең яхшысы һәм яманы бер Аллаһтан булуына иман китерү. Аллаһка иман китерүдән кала иң мөһимнәреннән кыямәт көне булуына һәм үлеп терелмәккә ышану. Адәм баласы, ахирәтнең барлыгын санга сукмыйча, бу дөньяда типтереп яшәп калырга ашыга, шуның белән ул үзен җәһәннәмгә әзерли. Аллаһ ризалыгына ирешергә тырышып сабыр иткәннәр, иншалла, мәңгелек җәннәтле булачак.
- Ә кыямәт көнендә безне нәрсә көтә?
- Ул көнне үлгәннәр каберләреннән кубарылып, җаннары һәр кешенең үз тәненә кайтып утыра. Кайберәүләр кешенең җаны тәненнән чыга да бу дөньяда адашып йөри, яки инде башка берәр кош йә хайванга күчә, диләр. Бу дөрес сүз түгел. Җаннар беркая да күчми, алар йә мәңгелек нигъмәттә, яки газапта була. Аны икенче төрле барзах диләр. Ул гөнаһлары аркасында кешенең җаны кабер хәлендә үк газаплана башлавын аңлата. Кемдер шул кабердәге газабы сәбәпле инде чистарынып та бетә һәм кыямәт көнендә аңа хисап бирергә җиңел була. Хисап дигәннән, ул көнне һәрберебезнең кулына гамәл китаплары тоттырылачак. Аларны җәннәт әһелләренә уң ягыннан, җәһәннәм әһелләренә сул яктан яки артларыннан бирерләр. Гарасат мәйданында басып торган барча кеше ачып укыячак аны. «Биш»ле билгесенә укучы бала көндәлеген сөенә-сөенә күрсәткән кебек, изге-саваплы гамәлләре күп булганы шатланып укыр. Коръән аятьләрендә, гөнаһлы бәндәләр исә оятларыннан гамәл китапларын күрсәтергә теләмәс, дип искә алына. Соңыннан шушы гамәл китаплары мизанга куелып, изге гамәлләре авыррак булса, бу кеше җәннәткә керә. Әмма дә ләкин, җәннәткә керер алдыннан җәһәннәм китерелә һәм ул җәннәт белән ике арага куела. Җәннәткә кергәнче барыбыз да сират күперен узарга тиеш булабыз. Иң башта бик караңгы булачак, диелә. Аннары гына нур биреләчәк. Кайбер кешенең нуры тау кебек яктыртыр, ә кайбер кешеләрнең нуры аяк баш бармагында кечкенә генә булып янып торыр, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Димәк ки, изге гамәлләрнең күпме булуына карап, безне яктыртып барачак нур да шуның кадәр биреләчәк. Риваятьләрдә, сират күпере кылыч йөзе кебек үткен, диелә һәм аны һәр кеше үзенчә үтәчәк. Берәү яшен тизлегендә узар, берәү чабышкы ат тизлегендә, тагын берсе йөгереп барган кеше сымак узса, икенче берәүләр хәзер егылам-егылам дия-дия, көчкә бер аягында гына узачак аны. Сират күпере аша үткәндә, безне астагы җәһәннәм ыргаклары саклап торачак. Кайбер кешеләрнең аякларын алар җәрәхәтләп бетерәчәк, кайберләрен җәһәннәмгә өстерәп төшерәчәк. Җәһәннәм ул җиде катлы. Аның иң өсте гөнаһлы мөселманнар өчен һәм ул кайчан да булса бушаячак, чөнки кешенең күңелендә аз гына да иман бөртеге булса, ул барыбер мәңгелек җәһәннәмдә калмый.

- Сират күперен узучылар туп-туры җәннәткә кереп китәләр инде алайса...
- Юк. Сират күперен үткәннәр башта бер төркем булып җыела. Анда беркем бернәрсә сөйләшмәс, пәйгамбәрләр генә «И Раббым, сакла, и Раббым, сакла» дип үз өммәтләре өчен җан атып, алар өчен куркып-борчылып торыр. Җәннәткә кергәндә янәдән бер кечкенә генә күперчек була. Аллаһы Тәгалә аның аша узучыларның йөрәкләрен барысын да бертигез итә. Араларында бернинди көнчеләр булмаячак, күңелләре чистарачак. Әмма хикмәт сиратның нинди булуында түгел, ә бу дөньядагы гамәлләребездә. Шушы дөньядагы изге гамәлләребез безгә ахирәттә булышачак. Халык арасында шундый сүз бар: корбанның матурын, тазарагын чалсаң, сират күпереннән аңа атланып чыгарсың, диләр. Бу дөрес түгел. Корбан белән генә сират күперен узып булса, байлар аны иң беренче үтәрләр иде. Әмма анда ярдәм итәсе нәрсәләрең иң беренчесе Аллаһның фарыз гамәлләрен үтәү, биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, ул биргән байлыктан зәкят-сәдака бирү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә, кичке яки иртәнге намазга дип караңгыда мәчеткә йөрүчеләрне Аллаһ камил нур белән шатландырыр, кешегә золымлык кылу, аны җәберләү исә кыямәт көнендәге караңгылык, ди. Ә кешеләргә карата мәрхәмәтле булсаң, сират күперен нур белән узачаксың. Кыскача гына итеп әйткәндә, сират күперен үтү өчен кеше үзен бу дөньяда ук әзерләргә тиеш. Ни чәчсәң, шуны урырсың дигән кебек, бу тормышта Аллаһы каршында ныклык күрсәткәннең сират күпере дә нык булачак. Һәр мөселманның бурычы - шушы кыска гына гомер эчендә мәңгелек җәннәткә керергә әзерләнү.

Җәннәттәге хатын-кыз хур кызыннан да күркәмрәк
- Равил хәзрәт, җәннәт нигъмәтләре турында да сөйләп үтегез инде.

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә әйтә: мин үземнең җәннәт әһелләремә күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән, хәтта күңелләренә дә килеп карамаган, хыялланырга да мөмкин булмаган әйберләр әзерләдем, ди. Кеше җәннәткә керә икән, ул рәхәтлекнең, нигъмәтнең иң бөек дәрәҗәсенә ирешәчәк. Иң мөһиме - харамнан саклану. Әйтик, харам эчемлекләрдән тыела белгәннәр анда тәмнәре авызларына да килеп карамаган баллы сулар эчәчәк. Зина кылу, фахишәлектән тыелганнарны җәннәттә хур кызлары көтәчәк.

- Нишләп хур кызлары турында әйтелә Коръәндә, ә хур егетләре хакында юк?
- Егет кешегә менә мин сине матур кызга өйләндерәм дию ул килешә торган эш. Ә хатын-кызга ир-атны тәкъдим итү ул әдәптән саналмый. Коръән исә этикетның иң бөек дәрәҗәсе, шуңа анда мондый әйберләр юк. Әмма ләкин җәннәткә кергән хатын-кыз үзенә тиешле парын табачак. Ирләре, хатыннары белән керсәләр, анда да шулай гаилә булып яшәячәкләрме дип сорыйлар. Бергә булырга теләсәләр, анда да бергә булачаклар. Бала хакына гына түзеп, сабырлык күрсәтеп яшәгәннәр, үзләре теләсәләр, башка парларын табачаклар. Хәдисләрдән аңлашылганча, бу дөньяда парсыз булганнарны Аллаһы Тәгалә үзе өйләндерә, кияүгә бирә. Шунысын да әйтәсе килә: җәннәткә кергән хатын-кыз хур кызыннан да күркәмрәк була.
Аллаһ Раббым барчаларыбызга Үзе риза булган гамәлләр кылып, сират күперен җиңел генә үтеп, мәңгелек җәннәтләрен насыйп әйләсен.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев