Мәдәни җомга

«КОММУНИЗМ УТРАВЫ»

Актаныш районындагы авылларның тарихын өйрәнеп йөргән чакта, «ут күршеләребез» булган Башкортостан җирләренә дә сугылып чыгарга туры килде. Сәбәбе сер түгел: Актанышта атаклы яубашы Теләкәй батыр 1640-1650 елларда ук нигез салган (Татарстан энциклопедиясендә бу авыл 1729 елгы дип телгә алына, чынлыкта әлеге каһарманны Мәскәү җәлладлары 1682 елда ук дар агачына асып...

Актаныш районындагы авылларның тарихын өйрәнеп йөргән чакта, «ут күршеләребез» булган Башкортостан җирләренә дә сугылып чыгарга туры килде. Сәбәбе сер түгел: Актанышта атаклы яубашы Теләкәй батыр 1640-1650 елларда ук нигез салган (Татарстан энциклопедиясендә бу авыл 1729 елгы дип телгә алына, чынлыкта әлеге каһарманны Мәскәү җәлладлары 1682 елда ук дар агачына асып үтергәннәр) Иске Теләкәй авылы бар; бактың исә андагы бер төркем типтәр, Сөн елгасының аръягына күчеп, 1724 елда Илеш төбәгендә дә шул ук исемдәге тагын бер авылны нигезләгән икән. Моның ише «күчмә» авыллар Илеш районында да, барча Башкортостан буенча да йөзәрләгән. Әгерҗедәге Исәнбай белән мондагы Исәнбай; Минзәләдәге Аю, Калмия, Гөлек, Калмаш; Актаныштагы Актанышбаш, Аккүз, Богады, Солтангол, Әҗми, Усы, Уразай, Әгъбәс, Сәфәр, Балтач; Мөслимдәге Түреш, Әлмәт, Карамалы, Тәмьян, Сәет, Бүләр... белән Башкортостандагы Илеш, Бакалы, Краснокама, Кушнаренко, Чакмагыш, Балтач, Дүртөйле, Тәтешле, Бүздәк, Благовар районнарындагы шундый ук исемдәге авыллар - тарихи чыгышлары, нәсел тамырлары буенча һәммәсе бертуган. Актанышның Тыңламас авылы каршында, Сөннең аръягында гына утырган Кыргыз авылы XVIII гасырның беренче яртысында безнең Актаныштагы Аеш, Кәзкәй, Богады, Аккүз, Меңнәр, Ахун, Байсар авыллары өстеннән дә «башлык» булып торган, ул заманда Сөн буендагы барча бу авыллар Кыргыз волосте булып исәпләнгән. Чыгышы буенча Гәрәйләр кабиләсеннән һәм атаклы Теләкәй-Күчем-Акай нәселенә кардәш булган Юлдаш морза, Сөннең аръягына чыгып, Кыргыз авылы янәшәсендә үз исемендәге авылны нигезләгән. Ләкин, ни үкенеч, Илеш, Балтач, Чакмагыш, Дүртөйле, Бүздәк, Краснокамадагы ул авыллар «башкортныкы» булып исәпләнә; андагы мәдәният йортлары, җирле үзидарә, мәктәп биналарына, урам чатларына беркетелгән барча язулар «башкорт» хәрефләре белән шыплап тулган; мәктәпләрдә безнең балаларны «башкорт әлифбасы» буенча күзен ачтыралар. Андагы татарлар өчен күк капусы түбән, мөмкинлекләр кысан, язмыш бүтән...
Илештәге Теләкәйне күрергә дип баргач, юлдашым Нурулла Нурлыев сукмактан читтәге бер авылга таба алып китте.
- Рәлиф Сафин дигән кешене ишетеп беләсеңдер. Әйдә, шуның туган авылы Уяндыкны күрсәтим әле сиңа.
Әлбәттә, Рәлиф әфәнде турында байтак ишеткән бар. 2003 елда Башкортостан Президентын сайлаулар вакытында ул үзен Мортаза Рәхимовка каршы куеп шаккатырды. Чаллыдан күп кенә артистлар Башкортостан буенча, аны яклап, концерт та куеп йөрде. Әмма, билгеле ки, хакимият корган челтәрләрне ерып, Рәлиф әфәнде җиңү бәхетенә ирешә алмады, Рәхимов икенче срокка тәхет яклап калды.
Аннары Рәлиф әфәнденең әле Рәхимовка көндәшлеккә чыкканчы ук «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясендә вице-президент булып торганын да, берара Россиянең Федерация Советында әгъза булып йөргәнен дә беләм. Һәм, әлбәттә, аның Алсу Сафина атлы җырчы кызның әтисе икәнлеген дә, хәтта аны яһүд егете Ян Абрамовка кияүгә биргән чакта туй өчен өч миллион доллар чамасы акча коюын, моннан тыш кызына Барвиха бистәсеннән илле миллион долларлык сарай, киявенә Мәскәү үзәгеннән ике миллион долларлык фатир бүләк итүен дә, кыскасы, байтак гайбәтләрне колактан үткәргән бар. Бу хакта «Комсомольская правда», «Аргументы и факты» газеталары 2006 елның язында, кайта-кайта, бик җентекләп язды.
Ләкин Рәлиф әфәнденең Актаныш чигеннән унбиш чакрым гына ераклыкта урнашкан Уяндык авылыннан чыккан икәнен ишеткән юк иде. Нурулла шул авыл урамына илтеп керткәч, шаккатудан баганадай калдым. Татарстан яки Рәсәй генә түгел, Польша, Германия, Бельгия, Голландия, Франция, Төркия җирләрен дә барып күргәнем бар. Польшадагы - шляхтич, Германиядәге бюргер утарларын күреп, артка авып китүем зур яңалык булмас. Алар - европалылар, алар ни кыланмас. Әмма менә монда, үзебезнең ярымташландык хәлгә төшеп беткән Рәсәй җирендә чәчәк түтәле шикелле гөрләп һәм кукраеп утырган авылга тап булу! Монысы могҗиза да могҗиза, чын әкият иде!
Шырпы тартмалары шикелле тезелешеп киткән өр-яңа, төзек йортлар. Урам як түбәләрен фәкать Новгород, Рязань, Ярославль, Псков өлкәләренә генә хас мезонина, безнекечә әйтсәң, вак балконнар бизи. Ихата түрләрендә йә нараттан, йә кирпечтән салган таза мунча, сарай, келәт. Һәрбер ихатаны тарак теше сыман тигез коймалар ураган. Һәр хуҗалык төрле төсләргә буялган капкалар белән бизәлгән. Капка төбе саен тимер торба салып, өсләре асфальтланган. Без барганда катоклы бер трактор хәтта күперләр арасындагы канауларны да асфальтларга төреп ята иде.
Авыл үзәге - аерым бер дөнья. Ике-өч кибет белән мәдәният йортын бергә кушып төзегән административ үзәкләре әлләни шаккатырмый, андыйларны башка төбәкләрдә дә байтак очраткан бар. Әмма айлы манарасы белән әтәч шикелле кукраеп утырган мәчетләренә сугыш һәйкәле яныннан баш иеп үтәсе бар икән. Әйбәт уйланылган: намазга кергән һәрбер диндар сәҗдә вакытында вафат авылдашларын, һәлак булганнарны да искә алмый калмаячак, димәк.
Болары 1990 еллар ахырында, 2000 еллар башында ук сафка баскан һәм аларга халык үзе күптән ияләнеп беткән икән инде. Авылны өр-яңадан уятып җибәргәне - Рәлиф Сафин Уяндыкның Агыйделгә карап торган башында төзи башлаган «Ал роза» исемле спорт һәм сәламәтлек комплексы - тау чаңгысы базасы, кунакханә һәм административ биналар. Рәлиф әфәнде яңа «мәхшәр»не 2007 елның җәендә башлаган һәм ул Илеш районын гына түгел, барча Башкортостанны шаккатырган.
Үкенечкә, без барганда Уяндык урамнарына караңгылык кереп килә иде. Нинди дә булса «рәсми» кешеләрен очратмадык. Ял базасы дигәннәрен дә иркенләп күзәтергә соңга калган идек. Нурулла әфәнде белән фотоаппаратыбызга бер кадр да ясый алмыйча китәргә мәҗбүр булдык. Ә күңелдә Уяндык авылын кабат барып күрү дигән оеткы утырды да калды. Чыдамадык, яңа җәйдә янә Уяндыкка киттек.
Нибары бер ел чамасы гомер үтеп киткән, никадәр яңалык. Былтыр диварлары гына тырпаеп торган өч катлы таш бина урынында хәзер заманча, шәп кунакханә йорты. Ул гына җитми, күрәсең. Авыл уртасында, әнә, орчык сыман түгәрәкләп калибрлаган наратлардан яңа кунакханә калкытканнар. Ике кунакханә арасында тагын җир арчыла, шик калырлык түгел: ул мәйданда янә нинди дә булса заманча йорт калыгачак инде.
Авылның аеры бер горурлыгы - Сабантуй мәйданы. Андый мәйданнарны Татарстанның да һәрбер авылында булдырдылар сыман, әмма алар Уяндыктагы байлыкның тырнагына да тормый. Дөрес, атлар чабышы уздыру өчен әзерләнгән түгәрәкләр һәрбер җирдә бердер. Һәвәскәрләр чыгып бию өчен ясалган сәхнәләр дә шул ук. Әмма Уяндыктагы мәйданның читендә әле былтыр гына сафка баскан ике ясалма күл бар. Ярлары бетонланган, кайбер урыннарын төрле төстәге кафель плитәләрдән ясалган шәп сүрәтләр бизи. Күлгә, әллә каян алып кайтып, карп, карась, форель кебек иң затлы балыклар җибәргәннәр. Яр буйларында катамаран көймәләр чайкала. Авыл читеннән мәйданга брусчатка плитәләр белән бизәлгән затлы юл алып төшә. Сабантуй мәйданын, тротуарларны һәм күл ярларын электр фонарьлары яктырта. Кичләрен халыкның биредән өзелеп торганы юк. Кемдер балык тота, кемдер әкияти гүзәллек белән хозурланып йөри.
Иң гаҗәбе шул - бүгенге әкияти күлләр урынында элек дуңгыз фермаларының ташландык лапаслары таралышып яткан. Дистә еллар буена җыелган тирес өемнәре үзенең сасысы белән бар авылны буган. Ә Рәлиф Сафин менә шул дуңгыз фермасы урынын чистарттырган да, элек авылны урап үткән инеш һәм якын-тирәдәге ике-өч чишмә суларын бергә җыеп, күлләр хасил иткән. Якындагы сазлыклар урынында да яңа күлләр ясарга алынган да бит, әмма егетнең кулына сукканнар...
Рәлиф әфәнде туган авылын тергезү, аңа яңа сулыш бирү өчен көрәшкә егерме ел элек үк алынган. Йортларның җимерелә, авылның үлә баруын күрүгә, ул Уяндыкның бер очындагы картларны җыйнаган да һич тә көтелмәгән тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
- Ябалак авылы ягыннан килеп кергән чакта Уяндык бигрәк мескен булып күренә. Әйдәгез, мин сезнең һәммәгезгә авыл уртасында нарат агачлардан яңа йортлар төзеп бирәм дә, сез шунда күченегез. Ә сезнең иске ихата урынына таш йортлар салдырырмын.
Картларның аңлый алмый утыруын күргәч, янә өстәгән.
- Мин һәрбер хуҗалыкка йортлар гына түгел, мунчасын, сарайларын, хәтта бәдрәфен дә яңаны төзетәчәкмен, бер дә шикләнмәгез...
Авыл уртасында шулай итеп әүвәл ун нарат йорт төзелә, иске хуҗалыктагы гаиләләр шунда күченәләр. Иске ихаталар урынында ап-ак кирпечләрдән шырпы кабы кебек тигез, яңа коттеджлар калка. Тора-бара Рәлиф әфәнде төзеп биргән яңа йортларның саны утызны да уза. 1994 елда авылдагы йортлар саны җитмештән кими бишласа, ун ел эчендә алар инде йөзгә якыная. Әмма кешеләрне хезмәт белән дә тәэмин итәсе бар бит әле. Рәлиф әфәнде авыл читендә нәселле атлар һәм нәселле сыерлар өчен кечкенә фермалар да төзеп куя. Илеш районында бүген Сабантуй мәйданнарына чыгарырлык юньле юртак һәм чабышкы атлар юк. Әкәмәт ясап, бәйрәм саен һәрбер тантанага Уяндык атларын «кунакка» чакыралар. Рәхмәт урынына, кыйналу-типкәләнү дә Уяндыкка эләгә.
Аңлыйсыздыр, Рәлиф әфәндегә каршы һөҗүм, аны типкәләү һәм кысу 2003 елдан, ул Мортаза Рәхимовка көндәш булып чыкканнан соң канат җәя башлый. Рәлиф әфәнденең ун ел буе алып барган эшчәнлеген, тырышлыгын тарихтан шундук сызып ташламакчы булалар. Андый «көрәш», әлбәттә, мәкерле юллар белән алып барыла. Моңа Уфадан яңгыраган фәрман буенча Илеш районы башлыклары гына түгел, хәтта күрше авыл җитәкчеләре дә кушылырга мәҗбүр була. Әле тегенди, әле мондый комиссия килеп, йә проект, йә финанс документларында мең төрле «хата» таба. Хәтта элеккеге дуңгыз фермасы сазлыгында төзелә башлаган ясалма күл проектларына да теш-тырнак­лары белән ябышалар. Нервылары тәмам бетерешкән Рәлиф әфәнде, берзаманны Мәскәүдән шалтыратып, ясалма күл ярларын инде җимереп ташларга да әмер бирә. Әмма Уяндык халкы кире чигенми, барча җаваплылыкны үз өстенә ала.
Җирләрне законсыз рәвештә эләктерүдә гаепләүләр тиешле нәтиҗәгә китермәгәч, кара көчләр иң пычрак адымнарга барудан да тартынмый. Шулар әллә никадәр оешмалардагы үзбушаткыч «Камаз»ларны яллап, бер төн эчендә Уяндык авылы янындагы агачлыкка бер тау чүп калдыгы китереп аударалар. Таң атуга район үзәгеннән дә, Уфадан да "экологик" оешмалар килеп төшә. Бер «тонна» беркетмә кәгазьләр төзеп, Рәлиф әфәндене бирелергә мәҗбүр итмәкче булалар. Күршедәге авыл җитәкчеләре дә шунда бөтерелә. Ләкин бу юлы да Уяндык халкы күтәрелеп чыга, Рәлиф әфәндене сазлыкка батырырга ирек куймый.
Югыйсә, Илеш районы башлыклары да, күршедәге Александровка авылы җитәкчеләре дә Рәлиф әфәндене кулларына күтәреп йөрергә тиеш иде сыман. Ул «ЛУКОЙЛ» берләшмәсенең вице-президенты булып эшләгән чакта Уяндык белән Ябалак авыллары уртасына нефть кудыргыч һәм ягулык саклагыч зур станция төзетә, шунда эшләп, бүген якын-тирә авыллардан йөзләгән ир гаиләләрен туйдыра. Шул ук 1990 еллар ахырында Рәлиф әфәнде Александровкадагы урта мәктәп һәм участок хастаханәсенә реконструкция, авылның барча урамнары буйлап асфальт үткәрә. 1970 елларда коммунистлар тонналаган миналар куеп та җимерә алмаган чиркәүне яңартудан да тарсынмый. Шушы туфракта туып-үскән шәхес үзенең туган җиренә әнә шулай итеп яңа сулыш өрә.
Ләкин 2003 елда Рәхимовка каршы чыгуга ук, Илешнекеләр дә, александровкалылар да Рәлиф әфәнденең изгелекләрен тиз оныта. Урта мәктәп белән учас­ток хастаханәсе диварларында элек Рәлиф Сафин фамилиясе эленеп торса, аны бер төн эчендә «ЛУКОЙЛ» фирмасы эмблемаларына алыштыралар. Музейдагы Рәлиф Сафин стенды су белән юып алгандай юкка чыга. Чиркәү диварына беркетелгән язу гына үзгәрешсез кала. Чөнки анысын дин сакчылары таш диварга арба кендеге чаклы болтларга утырталар.
Рәлиф әфәнде күптән Мәскәүдә яши, туплаган акчасы оныкларына да җитәрлек, Уяндык турында кайгыртып чәч агартмаса да була. Әмма ул туган җир, туган туфрак җылысын тоймаса яши алмый бугай. Аны көтеп саргаючы һичбер кешесе булмаса да, ул ике-өч ай саен кайтып, Уяндык турында кайгырта. Туган авылында ял һәм сәламәтлек базасы төзеп кую да шуннан. Хәзер Уяндык кешеләре тулысынча эш белән тәэмин ителгән, ихата саен икешәр автомобиль, алар җиһанда икътисад кризисы бар икәнен дә белми. Ә район мәктәпләрендәге укучылар ел әйләнәсенә, график буенча һәм Рәлиф Сафин хисабыннан, Уяндыктагы сәламәтлек базасына ял итәргә йөри.
Ни үкенеч, Уфада да, Илешнең үзендә дә һаман булса Рәлиф әфәнденең кадерен белүче юк. Уфа журналистлары, өстән кушу буенча, газет-журналларга аның турында әллә нинди уйдырмалар яза. Төрле тикшерү оешмалары, мал тозы тапкан шикелле, Уяндык тирәсендә бөтерелә. Уфа белән Илештәге төзүчеләрнең өннәрен алып бетергәннәр. Рәлиф әфәнде планлаштырган бина-сарайларны хәзер йә Мәскәүдән, йә Урал ягыннан ялланган төзүчеләр төзи. Илеш районы башлыклары ризалык бирергә курыккач, Рәлиф әфәнде үзе акча түккән боз сараен Октябрь каласына илтеп калкытырга мәҗбүр булган.
Рәлиф әфәнденең түземлелегенә гаҗәпләнми булмый. Бу кадәр чыгымнарны ул Урал тавында берәр ял базасы төзүгә тоткан булса, инде әллә кайчан табышларын күреп, түшәмгә төкереп кенә яшәр иде. Уяндык авылы туристларны җәлеп итәрдәй җир түгел бит, ә ул, әнә, барыбер, бар байлыгын туган туфрагын сугаруга, туган җирен яңартуга түккән. Аның өчен нәсел каны, тарих җебе бернинди байлыкларга да алыштыргысыз, кадерлерәк, димәк.
Шуннан утырам да үзебезнең байларны күз алдыма тезәм. Бездә дә миллионерлар хисапсыз, алар өчен кризис-тукталыш юк, тик алар кайда соң?
Яңа татар байларының исем­нәрен ятлыйм. Хоккейчы Николай Хәбибуллин һәр ел саен 15 әр мил­лион доллар акча эшләп йөрде. Теннисчы Динара белән Марат Сафиннарның соңгы дүрт-биш елда эшләгән керемнәре 20 миллионнан артык. «Форбс» дигән икътисади журнал күрсәтүенчә, Татарстандагы дистәләгән байның капиталы 1 миллиард долларга якыная. Бар дөньяда иң зур татар бае булып исәпләнүче Рөстәм Тариконың байлыгын хәтта өч миллиард долларга җиткереп исәп­лиләр. Аннары элекке колхозларга хуҗа булып алган, хәзер инвестор исәпләнеп, авылларның каймагын һәм сүлен суырып ятучылар да бар бит әле. Банкирларыбыз хәтта коттеджларының түбәләрен унсигезәр миллионлык чирәп белән ябып котырына. Үзенең туган җирен чүпкә санап һәм кардәшләренең каһәреннән качып, Карловы Вары, Кипр һәм Италиядә вилла салучылар да бар...
Ләкин ни үкенеч, ул «яңа байлар»ның берсе дә туган авылын Рәлиф Сафин кебек яңартырга алынмый. Дөрес, кайбересе, хәер-сәдака өләшкән шикелле, элек үзләре укыган мәктәпкә бер-ике компьютер кайтарып «ыргыта». Икенчесе сугышта һәлак булганнар, шул исәптән үзенең бабасы, агасы хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңарта да, авылдашларын оҗмахка иңдергән әүлия кыяфәтендә, рәхмәт көтеп йөри. Өченчесе, зират капкасына яңа келә каккан өчен, күркә сыман кабарынып, кадер-хөрмәт көтә.
Шундый акчасын кая куярга белмәгән бер «яңа бай»ның кыланышы турындагы хатирә искә төшә. Ул, үзе яшәгән каладан тыш, әле туган авылына кайтып та коттедж төзеп куйган. Соңыннан ялгыз әни-карчыгы шунда ишек-бүлмәләрне таба алмый җәфа күрергә тотынган. Бай улы хәл белергә кайткач, ачыргаланып елый-елый рәнҗешен дә тезгән.
- Нигә дип япа-ялгызыма моның хәтле сарай төзедең син? Кулак-бурга чутлап, хәзер күрше карчыклар да мине ташлады бит...
Ә аның ише, күршеләрнең күзе янсын өчен генә төзеп куйган булып, соңыннан көнлекче-ялчылар саклап ята торган котсыз-җансыз коттеджлар күпме?!.
Ни үкенеч, «яңа байлар» надан, алар фәкыйрегез язган аһ-зарларны укып азапланмый. Рәлиф әфәнде дә барча татар байлары арасында үзенең туган җире, туган нигезе өчен янып яшәүче бердәнбер фидаи булып калыр, аның эзенә яңа әүлияләр килеп басмас инде...
.Уяндыктагы урамның бер очы.
.Уяндыктагы мәчет белән һәйкәл күренеше.
."Ал роза" базасының административ бинасы.
.Ял һәм спорт базасындагы кунакханә.
. Ясалма күл.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: