Мәдәни җомга

“Көн туса әни белән сүзгә килешәбез. Холкы көннән-көн начарая"

“Көн туса әни белән сүзгә килешәбез. Холкы көннән-көн начарая. Юкка-барга бәйләнеп, киреләнеп җанга тия. Әллә мине ярат­мый, әллә картлык чире, белмәссең, врач кушкан даруларның да файдасын күрмим”, — дип борчулары белән уртаклашты Гөлүсә исемле таны­шым.

Бөтен чирнең мең дә бер дәвасы бар, картлыкның дәвасы бер генә, ул — сабырлык дия иде әбием. Әти-әни­ләребезнең безнең өчен борчылуларын вакчыллык дип атыйбыз, бик тиз үпкәләү­лә­рен, хәтерсезлекләрен дә гаеп итә­без. Ике бөртек газизебезне карауны шундый зур мәшә­кать­кә әйләндерәбез. Әниләр безне ничек итеп үстереп бетерделәр икән! Бервакыт әни­дән: “Игезәк балаларны карау бик авыр булмадымы?” — дип сорадым.

“Бер авырлыгы да хәтеремдә калмаган. Бик еш шешәгезне вата идегез. Сөт салырга шешә эзләп авылның бер башыннан икенче башына барып җиттем, шул гына бик истә калды”, — дип көлеп сөйләгән иде әнием. Әле безнең янда бездән бер-ике яшькә генә олы ике абый, авыру каенана да бар бит. Әнинең ник таптым икән сезне дип зарланганын беркайчан да ишетмәдем. Го­ме­ренең соңгы көненә кадәр телендә бер сүз булды: “Ярый әле сезне тапканмын”. Без әнигә исән чагында “ярый әле син бар, әни” дип ничә тапкыр әйттек икән?  

 Бервакыт туганым Алия апа Валя исемле хезмәттәше янына барганын бик тәэсирләнеп сөйләгән иде: “Профкомнан картлар көненә бү­ләк бирделәр. Иптәш хатын белән Валяга шул бүләкне алып бардык, үзе өйдән чы­гып йөрми, баш әйләнә дип зарлана. Кибеткә дә социаль хезмәткәрләр бара икән. Кызың бар бит, оныгың да җиткән кыз инде, ник алар килми дибез. Бүген кызым белән оныгымны тәрәзәләр юарга чакырдым. Айга бер генә килә алар, вакытлары юк шул ди. Үзебез алып килгән пироглар белән чәй эчеп, ки­тәр­гә кузгалганда Валяның кызы белән оныгы да килеп керделәр. Иң гаҗәпләндергәне — кызы әнисе янына буш кул белән, күчтәнәчсез килгән иде. Җил иссә очып китәр хәлгә җитеп ябыккан хезмәттәшемне бик жәлләдем. Минем кызым хәл белергә көн саен диярлек килеп тора, килгән саен кибеттән берәр ризык алмыйча калмый. Аллам сакласын, андый балалар да була икән”.  

Без сабыр булмасак та, әниләр сабыр итә. Балаларның килгәнен көтеп тилмерсәләр дә, ник килмисез дип мәңге сорамаячак алар. Киресенчә, килмәгәнеңне аклап мең сәбәп табачаклар. Фәри­дә исемле таныш апабыз бер очрашуда болай дип сөйләде: “Әниебезнең сукырайганына дүрт ел тулып килгәндә без, өч кызы да бер-бер артлы пенсиягә чыктык. Тик беребезнең дә эштән китәсе килмәде. Эшләсәк тә, әнине бер генә көнгә дә ялгыз калдырмадык. Чиратлашып янына барып йөрдек. Бервакыт күрше апа миңа болай диде: “Балакаем, әниегез сезнең эшләп йөрүегезгә риза түгелме әллә? Беркөнне хәл белергә кергәч, ми­ңа кызларым баеп беттеләр инде, һаман акча эшлиләр, берсе дә пенсиягә чыгып, әнине карыйм дип әйтми диде”. Әнинең шул сүзләре күктән җиргә төшерде мине. Икенче көнне үк эшкә барып гариза яздым. Биш ел буе әнине бер минутка да ялгыз калдырмадым. Күзләрен мәңгелеккә йомганда да янында булдык. Әнкәй вафатыннан соң кабат элекке эшемә чакырдылар. Бик гозерләп сорагач, 60 яшем тулса да, кабат эшкә чыктым. Аллага шөкер, инде күңелем тыныч. Әнкәй бәхиллеген биреп китте, яраткан эшемне дә югалтмадым. Мөмкинчелегегез булса әниләрегезне чиратка салмагыз, алар бу хәлләрне авыр кичерә”.  

 Исән кеше өчен иң мөһиме — күңел тынычлыгы. Әнисен рәнҗеткән кешенең күңеле үлгәнче тынычлык тапмаячак. Карарга авырсынып, кайчан үлә инде дип, әнилә­ренең үлемен көтеп йөргәннәрне әниләре кичерсә дә, Аллаһы Тәгалә кичерер микән соң? “Әл-Исра” сүрәсенең 23нче аятендә Аллаһы Тәгалә ата-анага игелек итәргә боерып болай ди: “Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка иреш­сәләр, син аларга уф та димә, вә каһәрлә­мә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә”. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Иң зур гөнаһ ул — Аллаһка ширек кылу һәм әти-әнине тыңламау”, — диде.  

 Чәчләре чаларган ирләрнең дә вафат булган әниләре турында елый-елый сөйләгәннәрен ишеткәнем-күргәнем бар. Әниләрне сагынганда еламый мөмкин түгел. Сагынып еласак та, үкенеп еларга гына язмасын. Мәкаләм башында сорау биргән Гөлүсә ханымга да җавап бер генә: “Түзегез! Әни бит ул!”  

 

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан.
"Татарстан яшьләре"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: