Мәдәни җомга

"Кәләш" урларга йөргән "егет": "Кызың үзеңә булсын!"

Иии, ул шәл бәйләгән заманнар. Кайвакыт сагындырып искә төшәләр, кайвакыт сагындырмыйча гына инде. Ул кич утырулар дисеңме? Рәхәтләнеп серләшеп, шәл күзәнәге саный-саный, йокы баса башласа, тәмләп чәйләр эчеп.

Өйдә үзең генә утырсаң, хәзер йокы баса шул. Йокы шундый ул, һә авызың тегесен-монысын, күргәнен-белгәнен сөйләп торсын, әгәр авызыңны йомып ялгыз башың күзәнәк санап утырасың икән, синең авызыңны йокы ачтыра. Бисмиллаңны әйтеп, шайтан кермәгәе дия-дия авызыңны тотып утырасың да, ярар сана, бер бетәр әле бу шәл, иртәгә чегәннәр килмидер диеп, юрган астына чумасың.

Ә бергәләп кич утырсаң, йокы инеш буйларына ук төшеп прогулкада йөреп кайта, ә син кич утырасың, кулың бәйли, телең сөйли. Бер көн Рәшит-Венераларда, бер көн Бибиямал апаларда, күбрәк Хәтимәттәләрдә. Разыясы белән икесе генә яшиләр, аннары каршыда гына яшиләр. Разыя апа шәл бәйли, Хәтимәттә җегерли. Менә авызына каратсамы, артистларың бер якта торсын инде малай.

Беткәнче сигез ел гына бергә яшәп, сугыштан кайтмаган Закирҗаны белән яшәгән елларын матур итеп искә ала. Бик яратышып яшәгәннәр шул. Аннан кайсыбер көнне Хәят апа килә кич утырырга, Мөслимә апа белән Фәния дә килгәли. Хәтимәттә көндездән үк хәбәр сала: “Бүген Хәят тә килә, Нәкыйпләр (монысы олы улы) алып кайткан күчтәнәчләр дә күп, кич утырырга кер, яме”.

Хәтимәттә... Миннән генә түгел, минем нәнәдән дә бик-бик күпкә олы әби иде ул, ә менә икебезнең серләр шул хәтле килеште инде аның белән, без җанның бер җирендә бер сер калдырмыйча серләшә идек. Минем серләрем аның белән мәңгелеккә күчтеләр, аныкылар да бер көн килеп минем белән соңгы сәфәргә юл алырлар. Иң соңгы сулышында да баш очында үзем булдым бит мин аның. 20 гыйнвар җитсә, аның юклыгына да 25 ел була инде.

...Шулай, менә бүген дә Хәят апаны килә диде бит әле. Кайсы Хәят диеп, Купка Хәят инде, әнә хәзер ул нигездә Илсур белән Рәсүлә яшиләр. Тәртипле, чиста, булдыклы хатын иде Хәят апа. Классташым Фәниянең нәнәсе, бик яшьли генә ике бала белән тол калган Әхмәт абыйга кияүгә чыккан да, аннан үзе дә өч бала табып, биш бала белән тол калган Хәят апа. 

Килде, Хәят апа да килде, мин дә кердем, күңелле итеп кич утырабыз, шәһәр күчтәнәчләре белән чәй дә эчтек тәмләп. Әллә кайчангы хәлләрне искә алып үтәләр сабыр-ипле, дөньяның әчесен дә төчесен дә күргән ике хатын.

 

Ә мин тыңлыйм, ничек диләр әле, сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый диләрме? Менә шулай "боз ялый-ялый" күңел түрендә кемнәрнең генә истәлек-хатирәләре урын алмагандыр инде.

Бүген Хәят апаның күңел дәфтәрен укыйбыз әле. Ул гел кызык сөйли, кызык түгел хәлләрне дә кызык итеп сөйли белә. Фәнисне сөйли. Фәхәров Фәнисне. Әллә кайчан булган кызык исенә төште дә, башта үзе көлеп алды, аннан безгә сөйләп бирде.

Фәнис тә классташ, тик ул вакытта классташ булмагандыр әле ул, нигә диеп, укырга да кермәгән булгандыр әле. Хәят апалар белән ике генә өй аркылы яшиләр. Менә шул Фәниснең Хәят Фәниясенә күзе төшкән бит бер заман. Хәят Фәниясе димичә һич булмый, чөнки урамда Гыйлемулла Фәниясе дә бар, Мөслимә Фәниясе дә. 

Менә шулай, күзе Фәниягә төшсә, башына уй да төшкән Фәниснең. Һай матур бу Купка Хәятның төпчек кызы, урлап качарлык. Юк, урларга ярамас, бабасы да, әбисе дә кеше әйберенә тия күрмәгез диеп кенә торалар. Бабасы мулла булырлык Хәсәнҗан абзый, тик ул вакытта мулла икәнеңне әйтергә ярамаган заман шул. Ярар, урлап йөрергә ярамас, лутчы сорап алырга кирәк булыр. Фәниянең үсеп җиткәнен көтеп торсаң, авызыңны ачып калырсың, Аргыяк тулы "җегетләр", бер Усманда гына да дүртәү бит малай. Ярар, кайда үссә дә барыбер түгелмени? Үсәрләр шунда Фирдәвесләр, Хәлимәләр белән бергә уйнап. Шулай уйлый-уйлый Хәят апаларга кереп китә Фәнис, уң култык астына арыш капчыгы кыстырып. Капчыгы нигә дисезме, ансын егет кеше үзе беләдер инде. Керүгә мәсьәләне кабыргасы белән куя: “Мин Фәнияне алырга кердем”. Ярар хуш, Хәят апа да каршы килеп тормый, шундый "шәп егет" кызыңны сорап торганда соң, нинди каршы килү инде ул!

Атасы балта остасы, анасы да тырыш-тәртипле, әби-бабасы намазлы. “Ярар, Фәнис, алып чыгарсың Фәнияне, тик син башта йә атаңны, һә бабаңны безгә бир инде, яме. Күреп торасың, сездә ике ир кеше, бездә берәү дә юк. Ай-яй оста да соң бу Купка Хәят, орчык хәтле кызына йә атаңны, йә бабаңны диеп тора бит! Башын кашып ала да Фәнис, уң култык астындагы арыш капчыгын сул култык астына күчерә дә, Хәят апага ирләрчә: “Юк инде, кызың үзеңә булсын, минем әттә үземә кирәк, ә бабай шыр сөяк кенә”, – дип әйтеп куя.

Шулай, Фәнис, дөрес әйтәсең, әнә сиңа Гөлсинә дигән мишәр кызы Татарстанның ерак бер районында үсеп килә дие анда.

 

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: