Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ким Миңнуллин: Яшьләрдә кулъязмалар белән кызыксыну арта

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры яшьләрне җәлеп итү максатында мәгариф системасы белән элемтәдә булуларын да әйтте.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин электрон системалар ярдәмендә яшьләрнең кулъязмалар белән кызыксынуы артуын әйтте.

«Булган мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлларын эзләү безне электрон системага алып килде. Электрон проектларыбыз да бар. Бу — мәгълүматны халыкка җиткерүнең бер ысулы. Электрон системалар аша эшләгәндә, яшьләрнең кызыксынуы арта. Чөнки проектларыбызны мәгариф системасына да тәкъдим итәбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Анда кунакларга Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев