Мәдәни җомга

Киләсе ел ничек булыр?

Хәер, уйлар гына түгел. Күпләр инде шулай итеп яши дә башлады. Икътисадый вазгыять катлаулы. Быелны тәмамлап киләбез, Аллага шөкер, бөтенләй үк сынмадык.

Дәүләткә, Хөкүмәткә дә рәхмәт: ярдәм булды. Авыр хәлдә калучыларга, күп балалы гаиләләргә, эшмәкәрләргә, башка өлкәләргә... Әмма киләсе ел ничек булыр? Авыруны җиңәрбезме – билгеле түгел. Дәүләт казнасы резин түгел, анда да акча шыплап тулган дип әйтә алмыйбыз, шуңа ниндидер ярдәмнәр гел булып торыр дип өметләнергә ышаныч юк.

Кибеттә халыкны күзәтә башладым. Ниндидер экзотик товарлар алу, көн саен кием-салым алмаштыру гадәте азайды. Халык күпчелек очракта ашамлыклар бүлегендә. Бүген-иртәгә кирәк булган товар ала. Тамакны берничек тә буып куеп булмый, ашыйсы килә барыбер. Балаларны да ашатырга кирәк. Ягъни булган акчасын азлап кына, кирәгенә генә тота башлады. Бәлки күптән шулай кирәк булгандыр инде ул.

Финанс өлкәсендә уңышка ирешүчеләр ай саен кимендә ун процент табышыңны (хезмәт хакыңны) туплап барырга өйрәтә. Туплый алабызмы? Абсолют күпчелек юк дияр. Әйе дигән булса, күптән баеп беткән булыр идек. Менталитетыбыз башка шул: экномияләп торасың-торасың да, еш кына бөтенләй кирәк булмаган чыгым тотасың: йә машина алмаштырырга кирәк була, йә диңгезгә барасы килә, йә ниндидер телефонга кызыгып куясың. Һич тә булмаса, акчаңны күңел ачуга сарыф итеп ташлыйсың...

Күбебезнең финанс өлкәсендә белеме юк шул. Үзем балаларга мондый белемнәр мәктәптә үк бирелә башларга тиеш дип саныйм. Өйрәнсеннәр акчаның ничек килгәнен, табыш-керем мәсьәләләрен, туплау яки инвестицияләрне белсен. Әлегә өйрәтмиләр шул бездә. 
Хм... Әгәр дә өйрәтә башласалар, киләчәктә бар халык бай булыр идеме икән?...

 

Радик Сабиров

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: