Мәдәни җомга

"Кибеткә ирегез йөрсен": акча тоту һәм үстерү серләре

Акчаны байлар гына җыя ала, кая ул безнең пенсия яки хезмәт хакы белән дип уйлаучылар ялгыша. Миллионерлар да бурычлардан арына алмаска, тыйнак табышлылар да фатирлык акча булдырырга мөмкинлегенә мисаллар тормышта җитәрлек.

“Акча санаганны ярата” дигәнне ишеткәндә, булган акчаларны бер кулдан икенчесенә кабат-кабат күчерү күз алдына киләме? Бу гыйбарәне туры мәгънәсенә үзгәртсәк, “акча саклыкны ярата” дип яңгырар мөгаен. “Менә хезмәт хакым 30 меңгә артса, җыеп барырга да мөмкин булыр иде” дип уйлаучылар бихисап, минемчә. Бары тик һәркемнең хыялланган суммасы үзенчә. Теләгән күләмдә керем ала башлаучылар ситуациянең үзгәрмәвен, акчаның һаман җитмәвен күреп аптырый. Сәбәбе ихтыяҗлар табыш арткан саен үсә генә баруда. 

Акчаны байлар гына җыя ала, кая ул безнең пенсия яки хезмәт хакы белән дип уйлаучылар ялгыша. Миллионерлар да бурычлардан арына алмаска, тыйнак табышлылар да фатирлык акча булдырырга мөмкинлегенә мисаллар тормышта җитәрлек. 

Үзем яратып кулланган, ипотеканы алдан ябарга булышкан берничә кагыйдәне сезнең дә исегезгә төшерәсем килә.
1. Хезмәт хакын алуга, иң беренче итеп, билгеле бер сумманы аерып куегыз һәм аның барлыгын “онытыгыз”. Аннан соң түләүләрне түләгез. 
2. Начар кәефле чагыгызда кибетләрдән ерак йөрегез. Андый вакытта уйланылмаган сатып алулар булуын көт тә тор. 
3. Ташламалар да файдага түгел, күбрәк зыянга була. Бәясенә генә карап алынган киемнәр гадәттә киелми. Әгәр арзанлы әйбергә кызыксагыз, үзегезгә сорау бирегез: “Мин моны тулы бәясеннән алыр идемме?” Җавап тискәре икән, икеләнмичә кибеттә калдырыгыз. 
4. Ипотека, кредитларыгыз булса, шуларны вакытыннан алда ябу ягын карагыз. Банкка бурычлар була торып акча җыярга маташу – тишек кисмәккә су ташу белән бер. Кредитларның процентлары кертемнәрнекеннән зуррак икәнлеген үзегез дә яхшы беләсездер.
5. Теш табибына вакытында барыгыз. Соңарып мөрәҗәгать итүнең никадәр кыйммәткә төшүен үземнән дә бик әйбәт беләм.
6. Аласы килгән әйбернең бәясен эш вакытына күчереп карагыз. Мәсәлән, ике көнлек хезмәт хакы урынына сез бик кызыккан күзлекне алырга риза булыр идегезме?
7. Акчаны гел эреләтеп торыгыз. Купюра ваграк булган саен, аның белән саубуллашу җиңелрәк.
8. Әйберне дуслар, туганнардан алып торырга мөмкин икән, горурлык дип акчаны җилгә сибү кирәкме икән?
9. Акчаны нәрсәгә җыюыгызны һәм кайчан алырга теләвегезне төгәл белегез. Максатсыз бу эш бик акрын барачак.
10.  Гадәттә, ирләр кирәкле товарны гына алучан. Әгәр сезнең гаиләдә дә шулай икән, күпчелек очракта азык-төлекне ир-ат алса отышлырак.
11.  Өстәмә табыш алгансыз икән, аны теләсә нәрсәгә тотарга мөмкин дип уйламагыз. Иң яхшысы, тулысынча җыеп куегыз, чөнки сез башка вакытта ансыз да көн күрә ала идегез.
12.  Хезмәт хакыннан билгеле бер сумманы җыеп куйгач һәм түләүләрне түләгәч, дүрт ковертка тигез итеп салырга мөмкин. Һәр атнада чыгымнар шул суммадан артмаска тиеш. Әгәр акча туздырылмыйча калса, башка конверттагыга кушмагыз, ә үзегездән ераграк яшерегез.

Акчаларыгыз бәрәкәтле булуын теләп, Дания Нәгыйм.

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: