Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Хәрби хезмәттән качып, язмышыңны җимермә

Патша Россиясендә гади халык кына түгел, дворян балалары да армия хезмәтен дәрәҗә санаган. СССР чорында да солдат яки мотрос булу горурлык иде.

— Россия Кораллы Көчләренең абруе күтәрелде. Оныгым да хәрби хезмәт узды. Татарстан егетләре армиядә сынатмыйлар. Республикада чакырылыштагы хәрби хезмәткә бару күрсәткечләре яхшы. Егетләрне физкультура һәм спортта чыныктырып үстерүдәге, шулай ук башлангыч хәрби-хисап әзерлеге үткәрүдәге теләктәшлеге өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! - ди Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин.

 

 Россия Армиясенә 2021 елның язгы чакырылыш кампаниясе 1апрельдән 15 июльгә кадәр уза. Закон нигезендә, 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ирләр һәм егетләр чакырылыштагы хәрби хезмәткә алына. Россиядә чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы-1 ел, ә контрактта-үзең елларны билгелисең.
 Татарстан 52 хәрби часть белән шефлык килешүе төзегән. Муниципаль берәмлекләр делегацияләре әледән-әле шул хәрби частьләргә барып, концертлар һәм “Татар ашлары көне” оештыра. Якташларыбызның күбесе шефлыктагы хәрби частьләрдә хезмәт итүне кулай күрә. Узган елның көзге чакырылышында да 1200 якташыбыз “шефлык часте”нә китте.

 

Кызыксынып телефоннан шалтыраткач, Татарстан Хәрби комиссариатында: “Татарстанда хәрби хезмәт качкыннары юк”,-дип җавап бирделәр. Гаиләдә дә, мәктәптә дә армия хезмәтенең дәрәҗә булганлыгын, тәртип зарурлыгын искәртеп тору кирәк. Армиянең эчке тормышын белмәгән килеш, төрле “куркыныч” сүзләр сөйләнү яшүсмерне шөбхәгә салырга һәм законга каршы адымнар ясарга этәрергә мөмкин.

Хәрби хезмәт яшендәге ирнең яки егетнең сәламәтлеге начар булса, каты авырса, югары уку йортында һөнәр үзләштерсә, шулай ук башка җитди сәбәпләр килеп чыкканда армиягә чакыру кичектереп торыла.

 

Армиядән читләшү дип саналган очраклар:

—авыру булып кылану, үз сәламәтлегеңә үзең зыян ясау;
—чакыру алмас өчен, яшәү урынын алмаштыру яки чит илгә чыгу;
—кичектерү срогы тәмамланганнан соң, хәрби комиссариатка килмәү (гражданин кичектерү срогы тәмамлангач, чакыру булмаган хәлдә дә, хәрби комиссариатка килергә тиеш);
—чакыру кәгазе тапшырылса да, хәрби комиссариатка килмәү;
—чакыру кәгазен алудан яки чакыру кәгазен алганлыкка имза куюдан баш тарту.

 Качып йөргән өчен җәза:

 Армия хезмәтеннән качып йөрү дәлилләнсә, шактый кырыс җәза көтә. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 328 матдәсе нигезендә, хәрби хезмәткә барудан читләшкән кешеләргә түбәндәге санкцияләр каралган:
 —200 мең сумга кадәр штраф яки 18 ай хезмәт хакы күләмендә штраф;
 —3 айдан 6 айга кадәр кулга алу;
—2 елга кадәр иректән мәһрүм итү.

 
 Хәрби хезмәт урынына альтернатив хезмәт алымын сайлаган кеше үз бурычын башкармаса, шулай ук җәзага тартыла. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 328 матдәсенең 2 нче пунктында күрсәтелгән монысы. Альтернатив хезмәтен башкармаган кешегә 80 мең сум яки 6 ай хезмәт хакы күләмендә штраф салына. Суд карары нигезендә 480 сәгать мәҗбүри эшләргә тартылырга яки 1,5 елга ирегеннән дә мәһрүм ителергә мөмкин.
 Армиядә 1 ел чакырылыштагы хәрби хезмәтне үтәп кайтсаң, җаныңа тыныч, шулай ук хокук саклау органнарына һәм башка эшләргә урнашу өстенлекләре дә зуррак.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев