Мәдәни җомга

Хезмәтне саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә

Киләсе елның 1 мартыннан эш бирүчеләргә җитештерүдә һөнәри куркынычларны алдан фаразларга, шулай ук хезмәткәрләр эш урынында ала торган тәндәге теләсә нинди күгәргән урын һәм имгәнүләрне исәпкә алырга туры киләчәк.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәтне саклау кагыйдәләренең үзгәрешләр турында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Бәла-каза аяк астында
Эш урынында бәла-казадан беребез дә якланмаган шул. Тигез урында абынып та, имгәнүең бар. Быелның беренче яртыеллыгында Татарстанда эш урынында имгәнүләрнең 52 очрагы теркәлгән инде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган ел республика җитештерү оешмаларында 408 кеше зыян күргән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 16,6 процентка кимрәк булган. Эш урынында имгәнү очраклары кайбер өлкәләрдә арткан. Мәсәлән, сәүдә, мәгариф өлкәсендә бәхетсезлек очраклары быелның 6 аенда – 2, шәхси сакчыллык оешмаларында имгәнүләр 4 тапкырга арткан. Урман хуҗалыгында да зыян күрүчеләр күп. Төзелеш, җитештерү, күчерү һәм саклау, авыл хуҗалыгы тармагында киресенчә имгәнүчеләр кимегән. Соңгыларының эш урыны иң куркыныч өлкәләр булып санала.

Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, шәхси саклану чаралары белән файдаланмау, хезмәт дисциплинасын бозу һәм эштә төзек булмаган җиһазлар куллану. Бина, корылма һәм территорияләрне начар хәлдә тоту да моңа йогынты ясарга мөмкин.

Министр Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада хезмәт турындагы кануннарны үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән эш даими алып барыла. Штрафлардан тыш, 2021 елның 6 аенда хезмәтне саклау һәм җитештерү өлкәсендә хокук бозу фактлары буенча 83 җинаять эше кузгатылган, суд тарафыннан алар буенча 5 гаепләү карары чыгарылган.

Видеодан күзәтмичә булмый
Соңгы вакытта хезмәтне саклау буенча кануннарны камилләштерү эше алып барыла. Ике ел дәвамында 9 меңнән артык норматив акт яңадан каралган, кайберләре гамәлдән чыгарылган. 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәтне саклау буенча 113 кагыйдә үз көчен югалткан һәм бер үк вакытта 40 яңа кагыйдә үз көченә кергән. Һәр эш бирүче аларны үз җитештерү үзенчәлекләренә туры китереп җайлаштыра алачак.

– Эш урынында егылуны гына алыйк. Ул һәрбер эш урынында булырга мөмкин. Яңа кагыйдәләр буенча, хезмәтне саклау белгечләре нәкъ менә нәрсә китереп чыгарырга мөмкинлеген анализларга тиеш. Ул юеш идән, бозлавык кебек һава шартларына бәйле, тая торган аяк киеме булырга мөмкин. Эш бирүче әлеге куркынычны киметү ысулларын тәкъдим итәргә тиеш. Бу ниндидер гомуми очракка гына карамый, һәр очрак аерым өйрәнелергә тиеш, – диде Эльмира Зарипова. Хезмәт Кодексына “микротравма” дигән төшенчә кертелә. Сүз эшчеләр игътибар итмәскә мөмкин булган вак-төяк кисүләр һәм хаталар турында бара. Хәзер эш бирүче аларны теркәргә тиеш була. Моның өчен эш бирүчеләргә эш урынын күзәтергә видео һәм аудиофиксацияләү хокукы биреләчәк. Ул 1 июльдән инде гамәлдә.

Министр Эльмира Зарипова әйтүенчә, хезмәтне саклаудагы яңа үзгәрешләр буенча августның икенче яртысыннан бушлай семинарлар оештырылачак. Һәрбер оешмадагы эш урынына бәйле вазифаи инструктажлар яңартылырга, төрле очракларга бәйле хәлләр аерым каралырга тиеш. Бер оешма эчендә ике йөзгә якын ситуация каралырга мөмкин.

Пандемиягә бәйле 69 мең кеше өйдән торып эшләү графигына күчкән булган. Банк, иминиятләштерү хезмәтендә эшләүчеләргә моның кулай булуы ачыкланган. Беренче яртыеллык нәтиҗәләр буенча әле дә 20 мең кеше читтән торып эшен дәвам итә. Өйдә торып эшләгәндә имгәнү, ток сугу, пешү очракларын хезмәт урынында имгәнүләргә саналамы? Нәкъ эш вакытында зыян күргәнме – 1 марттан керәчәк яңа үзгәрешләрдә боларның барысы да исәпкә алыначак.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: