Мәдәни җомга

КЕМ КЕМГӘ БУРЫЧЛЫ?

Күптән түгел бер танышым үзенең хәл-әхвәлләрен сөйләде һәм миннән шул вакыйгага карата фикер әйтүемне сорады.Сүз аның гаиләсендә барлыкка килгән киеренке вәзгыять турында барды. Бу очракта сүзне аның үзенә бирү дөресрәк булыр, дип уйлыйм. - Беләсеңме, минем күптән Ислам динен ныклап торып өйрәнәсем килеп йөрде, - дип башлады ул сүзен. -...

Күптән түгел бер танышым үзенең хәл-әхвәлләрен сөйләде һәм миннән шул вакыйгага карата фикер әйтүемне сорады.Сүз аның гаиләсендә барлыкка килгән киеренке вәзгыять турында барды. Бу очракта сүзне аның үзенә бирү дөресрәк булыр, дип уйлыйм.

- Беләсеңме, минем күптән Ислам динен ныклап торып өйрәнәсем килеп йөрде, - дип башлады ул сүзен. - Коръәнне игътибар белән укып чыгарга, догалар өйрәнергә, акрынлап мәчеткә йөри башларга, намазга басарга хыяллана идем. Тик эшләп йөргән чакта бу хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеге булмады. Үзең беләсең, мин бит күп еллар төзелештә эшләдем, анда ыгы-зыгы күп, әле тегесе җитми, әле монысын, эшчеләр буш тормасын өчен, вакытында китереп җиткерергә кирәк. Шулай көн үтә, өйгә еш кына соңарып та кайтырга туры килә.

Шунысын да әйтергә кирәк: минем бердәнбер кызым бик акыллы бала булып чыкты. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, аннан үз тырышлыгы белән КДУга керде, мин аның ничек укырга кергәнен сизми дә калдым - акчалар түгәргә туры килмәде. Укыганда да безнең өчен бернинди проблема тудырмады. Вакытында имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырып барды. Шулай университетны да кызыл дипломга тәмамлады. Без әнисе белән, аның уңышларын күреп, гел сөенеп яшәдек. Әле 5 нче курста укыганда аңа аспирантурада калырга да тәкъдим иткәннәр иде, тик ул аннан баш тартты. Мин үгетләп тә карадым: "Кызым, син сәләтле бала, фән юлыннан китәрсең," - дидем. Әмма ул: "Юк, әти, мин филологиянең нәрсә икәнен күрдем, мине ул кызыксындырмый, - дип кырт кисте. - Мин эшкә керәм, эшлисем килә".

Юньле эш табуы, әлбәттә, кыенракка туры килде. Әмма тора-бара бер танышыбыз аша аны әйбәт кенә эшкә урнаштыра алдык. Татарчаны да, урысчаны да камил белүе ярдәм итте. Ул эштә кайбер документларны, эш кәгазьләрен урысчадан татарчага төгәл тәрҗемә итә белү сорала иде. Шулай кызыбыз юристлар арасына килеп керде. Тик ул бит филолог, юриспруденция белән таныш түгел. Аңа башта кыенрак булды. Әмма бер-ике ел эшләгәч, ТИСБИгә укырга керде дә, 3 елдан юрист дипломы алып чыкты. Әлбәттә, анда, эшен ташламыйча, читтән торып укыды.

Гаиләбездә шулай барысы да тәртип белән бара иде. Тик әнисе белән мине бер нәрсә борчый - кызыбыз университетта укыганда да, аннан соң да егетләр белән йөрмәде, дисәм дә була. Без моңа бик аптырый идек. Мин кайчакта, аны ачыктан-ачык сөйләшүгә тарту өчен бу хакта сүз дә кузгаткалыйм, нигә һаман ялгыз йөрисең, үзеңә берәр егет тап, дим. Ә ул: "Әй, әти, мин аларга нәрсә кирәген яхшы беләм..." - дип, сүзне йомып куя иде.

Бәхеткә, безне борчыган бу мәсьәлә көтмәгәндә хәл ителде дә куйды. Көннәрдән бер көнне безнең авылдан чыккан бер танышыбыз, ул безнең гаиләне яхшы белә иде, минем хатын белән шундый сүз башлаган. Янәсе, кызыгызны күптән күзәтеп киләм, акыллы, тәртипле бала, инде тормыш корырга да бик вакыт җиткән. Бездә дә бер әйбәт егет бар, үзенә өйләнер өчен тәртипле, ышанычлы кыз эзли. Әйдәгез, таныштырыйк әле яшьләрне, бәлки, бер-берсен ошатып куярлар.

Без әнисе белән киңәштек тә, кызыбызга бу хакта әйттек. Ул танышуга каршы килмәде. Бер ял көнне егет, чәчәкләр тотып, безнең өйгә килде. Озын буйлы, киң җилкәле, чәчен кыска итеп алдырган чибәр генә егет булып чыкты ул. Бер-ике сәгать табын янында сөйләшеп утырдык. Егет тә, кызыбыз кебек, юрист булып чыкты. Милициядә эшли икән, сөйләшә торгач, аннан китәргә җыенуы ачыкланды. Нигә китәсең, дип сорагач, иреннәрен кысып, башын гына чайкап куйды.

Егет бездә әйбәт тәэсир калдырды. Татарча укымаган булса да, әбисе тәрбиясендә үскәнгә, татарча шактый әйбәт сөйләшә. Монысы да безгә ошады. Кызыбыз да аңа битараф калмады шикелле. Шулай яшьләр очраша башлады.

Йөрешүләренә бер ел тулыр-тулмас матур итеп туй ясадык. Туйдан соң яшьләр берничә ай бездә торды. Бу хәлләргә кадәр берничә ел элек без, яңа, зуррак фатир сатып алып, шунда күчкән идек. Урын барыбызга да җитте. Ә иске фатирга кеше кертеп тордык. Тик ул күптән каралмаган, аны ныклап ремонтларга кирәк иде. Яшьләр бездә торып торган арада кияүнең әтисе, гомере буе төзелештә эшләп пенсиягә чыккан кода, иске фартирны бик әйбәтләп ремонтлап бирде. Яшьләр ялт иткән ике бүлмәле уңайлы фатирга күчеп яши башлады. Бераздан малайлары туды. Малай тугач, кияүнең түбәсе күккә тиде. Бу вакытта ул инде милициядән китеп, башка эшкә күчкән иде.

- Син пенсиягә соңрак чыктың бугай, - дип сорадым мин танышымнан.

- Әйе, пенсия яшем җитсә дә, мин тагын 5 ел эшләп йөрдем. Шул арада кызым икенче баласын тапты. Монысы да малай иде.

Оныкларның арасы 2 генә яшь, бергәләп уйный-сугыша үсәләр. Тормыш бездә кайнап тора, торган җирләребез дә бер-берсеннән ерак түгел, гел йөрешеп торабыз, оныклар кунакка килеп чыкса, өйнең астын-өскә китерә.

Ниһаять, мин эштән киттем, ирекле пенсионерга әйләндем. Йөргән иномаркамны кызыма бирдем. Җитте, мәйтәм, хәзер шәһәрдә йөрүләр бик кыенлашты, башка рульгә утырмыйм. Менә шунда инде күптәнге хыялымны тормышка ашыру ниятенә керештем. Коръән, хәдисләр, Ислам диненә багышланган фәнни китапларны мин акрынлап җыя килгән идем. Менә шуларны укый башладым. Бу эшләр белән шөгыльләнү өчен миңа вакыт, тынычлык кирәк иде. Вакыты аның бар кебек, мин бит хәзер эшкә йөрмим, ә менә алдыңда өелеп торган китапларны тыныч кына укып утырырга, ялгызың калып уйланырга, үзең кебек картлар белән очрашкалап, динебез турында фикер алышырга көтелмәгәндә киртәләр барлыкка килде.

- Нинди киртәләр инде ул? Хатының эштә, өйдә көне буе берьялгызың ятасың түгелме соң?

- Юк шул, ялгыз калу бәхете сирәк тия. Кызым бик еш балаларны миңа калдыра. Нянька мин хәзер, бала караучы.

- Балалар бакчада түгелмени?

- Олысы бакчада, ә кечесенә бит 2 генә яшь, аны әле бакчага алмыйлар.

- Ә кызың, ул карамыймыни?

- Беләсең бит инде, хатын-кызның эше бетми. Машинасына утыра да, әле монда, әле тегендә чаба. Ә бала һаман минем кулда. Аңа игътибар кирәк, ашатасың, эчертәсең, горшогына утыртасың, уйнатасың. Бала бит бер минут та кешесез торалмый... Бу хәл мине бик арыта иде. Бала карап арыгач, башка эшкә көч тә калмый.

- Ник, минем эшем бар, бала карарга вакытым юк, дип әйтмисең?

- Ничек әйтәсең? Мин бит дәү әти. Дәү әти булгач, оныкларны карарга тиеш. Кызым бит шулай фикер йөртә. Теге дөньяга бераз әзерләнеп китәргә кирәген яшьләр аңлыймыни ул. Карт кешенең дә рухи ихтыяҗлары булуын әйтсәм, кызым бит мине көлкегә калдырачак.

- Картлыкта ул көчлерәк тә була әле, - дип куйдым мин.

- Шулай икән шул. Гомерең төкәнеп килгәндә күп нәрсәләр турында уйландыра. Җәннәтнең ишекләре тар, диләр. Гомерең буе туплаган малың аркаңда биштәр сыман асылган була икән. Җәннәт ишегенә адәм үзе сыя, ә арттагы биштәрең зур булса, җәннәт ишегеннән эчкә үтә алмыйсың. Тормышта рухыңны кайгыртмыйча, гел мал артыннан кусаң, биштәрең зур була икән ул.

- Мәсьәләне хәл итә алдыңмы соң?

- Мин бу хәлгә түздем-түздем дә, бер җае чыккач, кызыма әйттем: "Кызым, дидем, без сине әниең белән кадерләп үстердек, укыттык. Матур туйлар ясап, кияүгә бирдек, фатирлы иттек, инде үз машинаң да бар..."

Танышым тынып калды, карашын читкә төбәгән хәлдә беравык сүзсез генә басып торды. Күрәсең, күз алдына шул сөйләшү килеп баскандыр, күңелендә авыр кичерешләр калыккандыр. Бераздан ул кабат телгә килде:

- Кызым, дидем, ата кеше буларак, мин синең алдагы барлык бурычларымны да үтәдем. Менә картаеп киләм. Мине бала каратып изалама. Минем үз планнарым, эшлисе эшләрем бар...

- Әйтеп дөрес эшләгәнсең. Кызың моны ничек кабул итте соң?

Танышым йөзен чытып куйды, аннан:

- Беләсеңме, нәрсә дип җавап бирде? Нинди планнар, нинди эшләр ул, әти, диде. Син бит пенсиядә, өйдә ятасың... Оныкларыңны карау сиңа шулай авырмыни?

- Эшләрем бар, кызым, - дидем. - Миңа тынычлык кирәк.

Кызымның мине аңламавын күрү бик авыр булды.

Ә ул:

- Мин сине аңламыйм, әти. Дәү әниләр, дәү әтиләр һәрвакыт оныкларын үстерешкән. Ә син монда ниндидер эшләр, планнар турында сөйлисең, - дип әйтеп салмасынмы.

Мин гаҗизләнеп:

- Минем вакытым юк, кызым, - дип әйтеп карыйм.

- Вакытың юк? Ә нәрсәгә сиңа вакыт?! Ул кадәр ниләр майтарырга җыендың?

Мин дәшмәдем. Күптәнге хыялым турында сөйлисем килмәде, аны ачып салсам, көлкегә генә калачакмын, дип уйладым. Барыбер аңламаячак. Шулай да, бар көчемне, тәвәккәллегемне туплап, әйттем:

- Менә нәрсә, кызым, - дидем. - Ходай Тәгалә сиңа сәламәт балалар биргән. Шуңа сөенеп яшә. Аларны карау, ана буларак, синең бурычың. Моннан соң минем өскә йөк салма. Балаларны үзең кара. Килеп чыккан мәсьәләләрне ирең белән хәл итегез. Ә оныкларны сагынгач, мин үзем килермен...

Бу сүзләргә кызымның ачуы килде, ул бик нык үпкәләде, кызарып чыгып, нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана баланы тиз-тиз киендерергә кереште.

Шунда сабыйны кызганып куйдым. "Гафу ит мине, балакай," - дип аны күкрәгемә кысасым килде. Үземне аның алдында гаепле сиздем, йөрәгем кысылып куйды.

Ә кызымның: "Картаймыш көнеңдә кем кулына каласыңны беләсеңме соң..." - дигәндәй сүзләрен генә абайлап калдым.

Без танышым белән беравык уйга чумып тордык. Мин:

- Шуннан соң китергәне бармы соң? - дип сорадым.

- Ара-тирә җыйнаулашып килеп чыккалыйлар. Бик күңелле була.

Үзем дә оныкларны күрергә баргалыйм. Ләкин шушы сөйләшүдән соң өйдә давыл купты. Хатын, әйткән сүзләремне кызыбыздан ишетеп, бөтенләй чыгырдан чыкты. Эгоист син, ди. Ул кызы өчен җанын бирергә әзер. Үзе турында бөтенләй уйлый белми, гомере буе шулай булды.

Шунда танышым, кинәт исенә төшкәндәй, маңгаена кагылып алды:

- Әйе, мин моны сиңа ни өчен сөйлим соң әле... Ничек уйлыйсың, бу очракта кем хаклы? Мин, бала караудан баш тартып, дөрес эшләдемме? Әллә кызымны юкка гына үпкәләттемме?

Әлбәттә, танышым сөйләгән бу вакыйгага карата минем үз карашым бар һәм мин аны аңа әйттем дә. Тик минем аны укучыга тагасым килми. Укучы үзе хөкем чыгарсын. Аталар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт һәр заманда актуаль булып кала. Шулай түгелмени?... Бәлки әле танышым сөйләгән шушы вакыйгага карата укучылар арасында үз фикерен әйтергә теләүчеләр дә табылыр.

Солтан ШӘМСИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: