Мәдәни җомга

Казанны алу турында яңа мифлар

Булмаган толерантлык шау­кымы белән саташып, тарихны яңадан язу омтылышлары шуңа китереп җиткерәчәк ки, тиздән хәтта Казан ханлыгының яулануын уңай күренеш булган дип санаячаклар. Чыннан да, иң начар фаразлар инде чынга ашып маташа.

Татарлар өчен Явыз Иванның Казанны яулавы – милли дәүләтчелекне, бәйсезлекне югалткан фаҗигале көн. Бу көн татар тарихын 1552 елга кадәрге һәм аннан соң дигән ике кисәккә бүлеп тора.

Казан ханлыгыннан тыш, Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән башка  татар дәүләтләре исән булса да, Казанның җимерелүе аларның да киләчәк язмышын хәл итеп куя.  Шуңа күрә дә бу көннән татарның милләт булып туплануы башлана, чөнки 1552 ел вакыйгалары һәм аннан соңгы колонияләштерү, көчләп чукындыру, христиан булмаган халыкларны зур елга ярларыннан сөрү – болар татарны халык булып сакланып калыр өчен омтылыш мәҗбүриятенә куя.

Бу фаҗигале көз вакыйгаларын искә алу 1989 елда башланды. Ул үзгәртеп кору ачкан мөмкинлекләр белән бәйле иде.  Ул чакта үзгәртеп коруны хуплаучы төп көч Татар иҗтимагый үзәге булды.

Үзгәртеп кору, хәбәрдарлык һәм җәмгыять тормышының демократияләшүенә карамастан, Хәтер акцияләрен туктатсын өчен, ТИҮгә  нык басым ясалды. Беренче Хәтер көненә берничә дистә кеше килә – бу хәзергегә караганда да күпкә азрак. Ләкин тагын 1-2 елдан Хәтер көне берничә мең халыкны җыя башлады.

Ул чордан соң вакыт үткән саен ныграк күренә: бөтен халыкны берләштергән Хәтер көне чарасы акрынлап кысрыклап, чикләргә куып кертелә: бүген аны үткәрүгә хакимият ниндидер законсыз һәм сәяси яктан килешсез нәрсәгә караган кебек мөнәсәбәт күрсәтә. Федерация һәм Татарстан үткән соңгы 30 ел моны ачык дәлилли.

Хәзер без әлеге фаҗигале датаны тарихи хәтеребездән юкка чыгару өчен әллә нинди ялган тарих мифлары иҗат ителүне күреп торабыз. Бу уйдырмаларның иң киң таралганы – “Казанны алганда татарлар үзләре дә катнашкан, алар Иван гаскәрләренең өчтән берен тәшкил иткән”, тагын берсе  – “Казан хан­лыгы агрессив дәүләт булган, ханлык яулангач, меңнәрчә рус әсире иреккә чыга”. Ә менә монысы соңгы елларда бик тырышып сеңдерелә торган яңа уй­дырма: “Православие чиркәве һәм рус дәүләте тарафыннан беркайчан да көчләп чукындыру булмаган”.

Беренче мифка килгәндә, Явыз Иванның 150 меңлек гаскәрендә Шаһгали хан җитәкләгән татар атлы отрядында күп дигәндә 7-10 мең кеше булган, чөнки Касыйм ханлыгының үзендә дә әллә ни күп халык яшәмәгән. Шуңа күрә дә гаскәрнең өчтән бере хакында сүз дә була алмый! Бу уйдырма Явыз Иванның басып алу сәясәтен аклау өчен таратыла, имеш, “татарлар үзләре Казан ханлыгына каршы булганга Грозныйга ярдәмгә  ашыкканнар”. Шуны да истә  тотарга кирәк, Касыйм ханлыгы Мәскәү кенәзлегенә буйсына һәм урта гасырлар  кануннары буенча ул үзенең хуҗасы оештырган яудан баш тарта алмый. Моннан тыш, кайбер чыганаклар шул хакта сөйли: Шаһгали Казан алынганнан соң үзе хан тәхетенә утырырга ниятли, ләкин бу барып чыкмый. 

Икенче уйдырманы шә­рех­ләсәк, Мәскәү-Казан арасындагы XV-XVI гасырларда үткән сугышларның күпчелеген Мәскәү кенәзлеге үзе башлаган. Телгә алынган 50 мең рус әсире исә Казан яулаганчы ук 2 ел элек, солых турындагы килешү төзелгәч азат ителә. Ягъни Казан ханлыгын җимерү бернинди юньле максат та куймаган ап-ачык агрессия булган.

XIX йөзнең уртасына кадәр дәвам иткән көчләп чукындыруны “булмады” дип тәкрарлау – иң абсурд һәм ялган сүз, югыйсә бу хәлләр шул чорның күп санлы чыганаклары белән раслана һәм ул халык хәтеренә дә тирән уелып калган. Күп кенә татар-башкорт күтәрелешләре, бигрәк тә 1755 елдагы Батырша восстаниесе нәкъ менә  чукындыруга каршы кабынып китә. Мөгаен, моның иң ачык дәлиле – татарларның бабалары Х гасырда ислам кабул иткән борынгы Болгар шәһәре тирәләренә бары тик 1917 елгы инкыйлабтан соң гына әйләнеп кайта алуыдыр, моңа кадәр христиан түгел халыкларга зур елгалар тирәсенә төпләнергә ярамаган.

Мондый тарихи уйдырмалар Иван Грозныйның басып алу сәясәтен аклау белән беррәттән, халык хәтереннән 1552 елның октябрь ае фаҗигасен сөртеп ташлау өчен дә таратыла. Әгәр галимнәр һәм татар җәмәгатьчелеге битарафлык күрсәтсә, алар тагын да көчлерәк яңгыраячак һәм Хәтер көнен татар тарихы өчен әһәмиятле тарихи дата буларак танымый башлаячаклар. Тарихи хәтерне саклап, аны уйдырмалардан арындырып кына татар милләтенең киләчәген кайгыртып була.

Узган ел кайбер матбугат чаралары Хәтер көне инде хәзер күп игътибарны җәлеп итә алмый, дип авыз  чайкады. Аны үткәрү форматын үзгәртергә яисә бөтенләй бу датаны билгеләп үтмәскә кирәк, дип сөйләнделәр. Дөресен әйткәндә, “форматны үзгәртү” дигән гыйбарәнең мәгънәсе аңлашылмый.  Татар өчен фаҗигале бу датаны күңел ачу чарасына әйләндерү ярамый, чөнки бу – фаҗигане саклаучы хәтер, ә фаҗигане кәмиткә әйләндереп булмый. 

Чыннан да, Хәтер көне гомуммилләт өчен Матәм көне түгел, ул татар зыялыларының бер өлеше өчен генә хәсрәт көне. Бу әлеге дата үзенең әһәмиятен җуйды дигәнне аңлатамы? Юк. Нинди тарихи чорда яшәвебезне онытмаска кирәк – бу сәяси карашларның кырысланган чоры. Мондый чорларда халыктан иҗтимагый-сәяси тормышта ашкыну белән катнашуны көтү – беркатлылык. Моннан тыш, Хәтер көнендә катнашуның ахыры начар бетәргә дә мөмкин. Мондый чорларда халык хәтерен саклау вазифасын үзенә милли зыялылар ала һәм алар үзеннән-үзе күп  санлы була алмый.

Хәтер көненә 20 генә кеше чыкса да (1989 елдагы беренче Хәтер көненә 30 кеше чыккан иде!), һәр үзен хөрмәт иткән татар бу рәттә үзен 21 нче итеп си­зәргә тиеш. Монда күләм тү­гел, принциплар мөһим. Бу кешелек горурлыгы бармы-юкмы икәнне ачыклый торган мәсьәлә: бабаларыбыз тарихына без лаек­мы? Алар исән чыкмасын бе­лә торып үзләрен дучар иткән газап чигүләргә,  корбаннарга без лаекмы?

Илнар ГАРИФУЛЛИН.

Эльмира СИРАҖИ тәрҗемәсе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: