Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Кайсы кәбестә файдалырак?

Кәбестәнең файдалы икәнен беләбез, сезонлы салкын тиеп авырулар вакытында тозлаган кәбестәне бигрәк тә ашарга кирәк. Файдалылыгы ягыннан чәчәк кәбестә белән брокколи да гади кәбестәдән калышмый.

Брокколида А, С һәм B төркеме витаминнары, кальций, тимер күп. Аны аеруча йөрәк авырулы кешеләргә ашарга киңәш итәләр, чөнки организмнан холестеринны чыгара, кандагы шикәр күләмен көйли.

Чәчәк кәбестәдә исә клетчатка, азык җепселләре, үсемлек аксымы, B, С, K, PP төркеме витаминнары һәм калий, бакыр, тимер, фосфор кебек микроэлементлар күп. 100 гр чәчәк кәбестәдә С витаминының көнлек нормасы бар.

Әлеге ике төр кәбестә дә бик тиз әзерләнә. Хуҗабикәләр өчен бер сер – кайнар суда пешереп алгач, аларны бик салкын суда тотып алыгыз, болай иткәндә термик эшкәртү процессы тиз туктый һәм аларның төсе дә, формасы да саклана.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев