Мәдәни җомга

Калкансыман биз баласызлыкка китерә?

Калкансыман бизне ничек саклап калырга һәм аның белән бәйле проблемалар барлыгын ничек белергә? Безнең сорауларга Татарстан Республикасының атказанган табибы, педиатр, балалар эндокринологы Гүзәл Яруллина җавап бирә.

— Күп кенә табиблар калкансыман бизнең әһәмияте турында сөйли. Шул кечкенә органнан башка кеше эшли алмый микәнни?
— Калкансыман бизне зур оркестрның кечкенә дирижеры дип юкка гына атамыйлар, ул зур булмаган күләмдә (нормада 15-20 грамм чамасы), кеше организмы кебек катлаулы төзелешнең эше белән осталарча җитәкчелек итә һәм аның роле гаять зур. Калкансыман биз – катлаулы эндокрин системасының иң мөһим өлеше. Эндокрин бизләрнең төп роле-аларның биологик актив матдәләр-гормоннар эшләп чыгаруында.
Нәкъ менә калкансыман бизнең эшенә кешенең психоэмоциональ халәте бәйле, ягъни ул ярсумы, агрессивмы, кабынып китүчәнме, яки, киресенчә, апатик, пассив һәм бөтен нәрсәгә битарафмы. Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең бөтен организмы сәламәт була. Ул эшләп чыгарган гормоннар йөрәк эшчәнлегенә, холестеринның күпме булуына, кешенең авырлыгына, мускул көченә, күрү сәләтенә, чәчләргә, тән тиресенә йогынты ясый.

 

 

— Калкансыман биз авыруларын нәрсә китереп чыгара?
— Кешенең теге яки бу авыруга бәйлелеген билгели торган генетик факторлар мөһим роль уйный. Психоэмоциональ йөкләнеш, туклану, витаминнар һәм микроэлементларның җитешмәве, экологик һәм радиация шартлары, инфекция, хроник авырулар, кайбер дару препаратларын кабул итү һәм башкалар, шулай ук биредә тышкы стресс факторларын да сызып ташларга кирәкми.

— Калкансыман биз аркасында хатын-кыз бала таба алмаска мөмкин, диләр.
— Гипотиреоз булса (ягъни калкансыман бизнең җитәрлек күләмдә гормоннар җитештерә алмавы) йөккә узу белән проблемалар килеп туа, бала таба алмау очраклары да бар. Биредә бары тик тиешле, комплекслы дәвалану гына моны җиңәргә булыша ала.
Калкансыман бизнең күп кенә авырулары йод җитешмәве белән бәйле. Өстәвенә, кеше тормышының төрле чорларында ул төрлечә ачыклана. Йөкле хатын-кызларда тиреоид гормоннар кытлыгы йөклелек өзелүенә, сабыйның үле яки җитлекмәгән килеш тууына һәм башка күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Йод җитмәүдән күп кеше, беренче чиратта, балалар интегә. Йод кытлыгы акыл зәгыйфьлегенә, үсешнең тоткарлануына китерә. Балаларда моны түбәндәге билгеләр буенча танырга мөмкин: бала ешрак авырта башлый; нервылана, сүлпәнлек барлыкка килә, гел йокымсырап йөри. Хәтта җылы бүлмәдә дә өши яисә аңа һәрчак эссе, бер сәбәпсез елый башлый. Күз тирәли кара түгәрәкләр хасил була, кул-аяклары шешенә. Мәктәптә начар укый, материалны үзләштерә алмый, хәтере начарая һәм оныта башлый.

— Гипотиреозның төп симптомнары нидән гыйбәрәт?
— Аппетит начар, әмма авырлык арта. Эчәклек начар эшли башлый, эч ката. Тырнаклар сынучанга әйләнә. Озак вакытлы гипотиреоз булса, репродуктив функция (бала таба алмау) белән проблемалар килеп туарга мөмкин.
Киңәш – өстәлегездә һәрвакыт диңгез кәбестәсе, диңгез балыклары, цитрус, чөгендер, бәрәңге, помидорлар кебек продуктлар булсын. Йод барыннан да бигрәк диңгез кәбестәсендә һәм балыкларда бар, башка продуктларда ул чагыштырмача аз. Әмма барысын да чама белән куллану кулай, йод булган азык-төлекләрне кирәгеннән артык кулланырга ярамый.

— Кеше нинди симптомнар күзәтелгәндә табибка күренергә тиеш?
— Кеше кинәт ябыга, ачлык хисе кичерә, еш кына эч китүдән интегә, ярсынучанга әйләнә, йөрәге сикерә, нервылана, куллары калтырый башлый, тәне тирли. Тиешле дәвалау булмаганда, санап кителгән симптомнар юкка чыкмый гына түгел, вакыт узу белән көчәеп китә. Әгәр алда санап кителгән билгеләрнең берничәсен үзегездә сизгәнсез икән, табибка баруны кичектермәгез.

Авыруны муендагы лимфа төеннәрен һәм калкансыман бизне тотып карап, кан анализы биреп тә ачыкларга мөмкин. Тагын бер мөһим ысул – УЗИ тикшеренүе, аның ярдәмендә бизнең төгәл зурлыгын, анда шеш барлыкка килү-килмәвен ачыкларга була. Онкология куркынычы булган очракта биопсия үткәрелә – махсус энә белән биз тукымасының үрнәген алып, рак күзәнәкләре булу-булмауга тикшерәләр.

Организмда йодны тулыландыру өчен аптекаларда йод препаратлары (йодомарин, микройод, калий йодид, йодоактив) бар.
Эндокринологик авыруларны, кызганычка каршы, тулысынча дәвалап булмый. Авыруларны күзәтергә кирәк. Кайвакыт авыруга даруларны айлар, хәтта еллар буе кабул итәргә туры килә. Әгәр теләк бар икән, кеше, әлбәттә, бу авырудан хирургия юлы белән дә котыла ала. Биредә ярдәм итүче дарулар да саны да шактый. Иң беренче чиратта, әлбәттә, табибларга күзәтелеп торырга кирәк.

 

 

Балаларның нормаль үсеше һәм өлкәннәрнең дөрес эшчәнлеге өчен йод куллануның нормасы тәкъдим ителә:
50 мкг - күкрәк баласы өчен;
90 мкг - кече яшьтәге балалар өчен;
120 мкг - мәктәп яшендәге балалар өчен;
150 мкг - зуррак балалар өчен;
200 мкг - йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен.

 

Лилия Гайнуллина

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: