Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ижевск шәһәрендә биш яшьлек кызны әнисе каршында урлап киткәннәр

Юл аша әнисе белән чыгып бара торган 5 яшьлек сабыйны машинагы утыртып алып киткәннәр.

Удмуртиядә яшәүче кеше Ижевск шәһәре урамында биш яшьлек кызны урлап киткән. Әнисе белән юл аша чыгып бара торган баланы алып киткән кеше аның биологик әтисе булуы ихтимал. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, вакыйга 1 июньдә кичке биш тирәсендә була. «Ир-ат биш яшьлек кызны машинасына утыртып алып китә. Бу вакытта бала анасы белән бергә юл аша чыгып бара торган була. Җинаятьне тикшерү бара, шаһитлар сораштырыла, оператив-тикшерү гамәлләре башкарылды. Нәтиҗәдә урлаучы ир-атның шәхесе ачыкланды. Якынча версия буенча, ул баланың биологик атасы булуы ихтимал. Баланың яшәү урынын билгеләү буенча бәхәсне чишә алмагач, ул урлауга барган», диелә хәбәрдә.

Җинаять эше ачылган. Баланың анасын, шаһитларны сораштыру дәвам итә, кызны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу эшне тикшерү турында оператив хәбәр итәргә кушкан.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев