Мәдәни җомга

Исән кайтканнары өчен гаепле

​​​​​​​1945  елдагы Бөек Җиңү совет халкына тарихта иң куркыныч фаҗига белән ирешелде.

Бу афәт 27 миллион кешенең гомерен генә алып китмичә, үз артыннан миллионлаган тол хатыннар, ятимнәр, мөмкинлекләре чикле кешеләрне калдырды. Санкт-Петербургтагы Хәрби-медицина музее мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышында 46 миллион 250 мең кеше төрле яралар алган. Аның 10 миллионы фронттан инвалидлыкның төрле формалары белән кайта: 775 мең кешенең башы яраланган килеш, 155 меңе бер күз белән, 54 меңе тома сукыр килеш кайта, 3 миллион фронтовик сыңар кул белән һәм тагын 1 миллион 100 меңе ике кулсыз кала.


«Самавырлар» һәм «танкистлар»

1944 елдан соң  инвалид фронтовиклар илнең бар шәһәр урамнарын, салаларын тутыра. Тәгәрмәчле арбаларда, җирдән махсус җайланмалар белән этенеп хәрәкәтләнгән бу кешеләргә совет халкы «танкистлар» дип исем бирә. Ә менә иң авырларына, аяк-куллары булмаганнарына  «самавырлар» дигән кушамат тагыла.

Советларга каршы агитация алып бармасыннар өчен, чекистлар сугыштан гарипләнеп кайтучылар артыннан каты күзәтү алып бара. 1943-1944 елларда ук КГБ дәүләт куркынычсызлыгы органнарына инвалидлар арасында профилактик эш алып баруларын таләп итү турында күрсәтмә җибәрә. Дәүләт, үзенә кирәкне алгач, сугышта Җиңүне якынайт­кан бу мөмкинлекләре чикле ир-егетләрне язмыш кочагына ташлый. Инвалидларны беркая да эшкә алмаганнар, иң авыр I һәм II төркем категория­ләр өчен пособие нибары 300 сум булган, чагыштыру өчен, бу квалификациясе булмаган эшченең ярты хезмәт хакын тәшкил иткән. Авылларда хәлләр тагын да начаррак. Гомумән, совет власте бу гарип кешеләр артыннан аларның туганнары карарга, дәүләт аларга бернәрсә белән дә ярдәм итәргә тиеш түгел дип санаган. Фронттан кайткан бу инвалидлар иске-москы алама киемнәрдә йөргән, хәер сорашып утыр­ган, тамак туйдырыр өчен җырлар җырлаган,  уен коралларында уйнаган, кайберләре вак сату белән шөгыльләнгән.

Валаамдагы махсус лагерь

1949 елны, Сталинның 70 еллык юбилеен билгеләр алдыннан, аңа бүләк ясау йөзеннән күрәсең, мөмкинлекләре чикле фронтовикларны Көнь­якның ерак утрауларына, шулай ук Себернең аулак почмакларына озаталар. Күз алдына да китерергә куркыныч, инвалидларның тагын бер өлеше атып үтерелә.

Валаам – Икенче бөтендөнья сугышы инвалидлары өчен махсус оештырылган лагерь, ул Валаам утравында Ладожское күленең көньяк өлешендә урнашкан. Бирегә сугыштан соң 1950-1984 елларда инвалид фронтовикларны алып килгәннәр. Бу лагерь Сталин инициативасы белән СССР Министрлар Советы һәм СССР Югары Советы Президиумының «Хәерчелек белән һәм җәмгыятькә каршы булган элементлар белән көрәшү» карары нигезендә оештырыла.

СССРда инвалидлар мәсь­әләсе бер төн эчендә, совет халык милициясенең махсус отрядлары көчләре тарафыннан хәл ителә. Органнар, яшәү урыннары булмаган гарипләрне бер төн эчендә камап алып вокзалга алып бара, кешеләр йөртү өчен җайланган товар вагоннарга төяп эшелоннар белән Валаамга озаталар. Имеш, Җиңү көнен билгеләгәндә шәһәр урамнарында хәер сорашып утыручы бу гарип-горабалар үзләренең тышкы кыяфәтләре белән бәйрәмнең ямен җибәрә, шәһәр урамнарын күңелсезләндерә.Тарихчылар арасында шундый фикер дә йөри: урамдагы сукбай фронтовиклар, беренче чиратта, сугышта штабларда утырганнарның ачуын китергән.

Төрле имеш-мимешләргә караганда, инвалидларны лагерьларга озатуны Жуков шәхсән үзе оештырган. Гарипләрне СССРның барлык эре шәһәрләреннән төяп алып киткәннәр. Масштабы буенча моңа кадәр тиңе булмаган махсус операция барышында илне «кирәкмәс» фронтовик солдатлардан  бер төн эчендә «чистартып» бетерәләр. Ә менә үз гаиләләрендә яшәгән гарип фронтовикларга кагылмыйлар. Истәлекләргә караганда, гарип фронтовиклар булдыра алганчы каршылык күрсәтә, поезд рельсларына ташлана, әмма армиягә чакырылучы яшь солдатлар аларны күтәреп алып шушы поездга тутыра. Аларны төягән вакытта, бу фронтовик солдатларның күкрәкләрендәге орден-медальләренең зыңгылдаган тавышы бик еракларга ишетелгән, диләр.

Аяк-куллары булмаган, «самавыр» кушаматлы беркемгә дә кирәк булмаган меңәрләгән йортсыз, гаиләсез, акчасыз гарипләрне дә шушы Валаам лагерена озак елларга тоткынга утыртып куялар. Катгый режимлы бу лагерьга эләгүчеләрнең язмышы биг­рәк тә авыр була. 1950 елда оешкан әлеге учреждение рәсми рәвештә Сугыш һәм хезмәт инвалидлары йорты дип аталган. Имеш, инвалид­ларны бу йортта тәрбияләү, ашату, саф һавада яшәтү аларга файдага булачак. Сугыштан аяк-кулсыз кайтканнары өчен «гаепле» булган бу кешеләр репрессия лагере һәм психологик сырхауханәне хәтерләткән шартларда тотыла. Валаам тормыш итәр өчен бер дә уңай булмый – цивилизациядән ерак, табигате кырыс, биредә гомер итүче фронтовиклар дарулар һәм ашамлыкларның ерактан килүен көтеп утырыр­га мәҗбүр була. Лагерь иске чиркәү бинасында урнаша, аның бер корылмасында түбәсе бөтенләй булмый, электр уты берничә елдан соң гына бирелә. Беренче вакытларда медицина хезмәткәрләренә кытлык була. Булган персоналлары да фронтовиклар артыннан карамаган, айлар буе урын-җирләрен алыштыр­маган, аларның кирәк-яракларын урлаган. Инвалид­ларның күбесе утрауга килүнең беренче айларында ук мәрхүм була. Пациентларның паспортлары, орден-медальләр белән бүләкләнү турындагы документлары тартып алына. Кайвакыт аларны саф һава суларга чыгарганнар, аяксыз һәм кулсыз булган кешеләрне агач ботакларына элә торган булганнар, еш кына аларны шунда онытып та калдырганнар, араларында кышкы суыкларда катып үлүчеләре дә булган. Бу хәлне күз алдына китерүе дә  куркыныч.

Мөмкинлекләре чикле фронтовикларны Вологодск өлкәсенә дә озата торган булганнар, биредәге интернатта берничә йөз шундый ветеран яшәгән. 1952 елда монда Ленинград урамнарында хәер сорашып утырган аяксыз Василий Петроградскийны алып киләләр, ул бирегә дуслары бүләк иткән баян белән килә. Василий интернатта инвалидлар хорын оештыра, бу хор яр буенда туристларга  җырлар җырлап утырган.

ГУЛАГ әсирләреннән аермалы буларак, Валаамда яшәүчеләр үз язмышлары турында белешмәләр калдыра алмый, чөнки язарга кәгазьләре булмый. Тиешле органнар рөхсәтеннән башка, инвалид ветераннар янына читтән бер кеше дә килә алмаган. Дөресен әйткәндә, сугыштан гарип кайтканнарга мондый махсус йортлар барлыгын белүче кешеләр дә булмаган. «Самавырларның» язмышы турында архив документлардан, бик аз санлы әдәби әсәрләрдән генә мәгълүм. Валаамдагы лагерь 35 еллап эшли, аны 1984 елда гына ябалар.

Мондый лагерьларда яшәүчеләрнең күпчелеге, совет власте тарафыннан Ватанга файда китерми торган «кеше материалы» дип саналган 20 яшьлек егетләр була. Аларның күбесе Берлинны алганда, 1945 елның март-апрель айларында инвалид кала. Бу вакытта Жуков, танкларны экономияләү максатыннан, пехота солдатларын  миналы кырларга атакага җибәрә, миналарга эләгеп шартлаган солдатлар үз гәүдәләре белән гаскәрләр өчен юл ачып Бөек Җиңүне якынайткан. Әлеге факт белән иптәш Жуков (бу очракта иптәш диясе килми) Эйзенхауэрга мактана, бу хакта Америка хәрби башлыгының шәхси көндәлегендә язылган була, совет коллегасының мондый хәбәреннән хәтта аның чәчләре дә үрә торган, диләр.

Сугыштан соң күпме еллар узганнан соң гына, исән калган инвалид фронтовиклар хөкүмәттән төрле льготалар ала башлый. Илебезне фашистлардан яклаган шул аяк-кулсыз япь-яшь егетләр махсус лагерьларда тереләй «күмелә», аларның исемнәрен, интегүләрен, газапларын, җәфа чигүләрен бүген бик азлар гына белә…

Мәрьям ЗАҺИДИ.

Саydag.tatar.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: