Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Искергән чардуганны алыштырырга ярыймы?

Әлеге сорауга «Сәлах» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ җавап бирә:

– Чардуган урнаштыру ул бездә бер гадәт кенә. Шәригатьтә аны кую мәҗбүри дигән нәрсә юк. Элек зиратлар коймалар белән әйләндереп алынмаган булган. Терлекләр, хайваннар кереп таптап йөрмәсен өчен каберне чардуган белән уратып алганнар һәм шул бер гадәт булып кереп киткән. Хәзер кайбер районнарда чардуганны куймый да башладылар. Зур кабер ташларын урнаштыруны да, аларга фотосурәт куюны да тыялар. Әгәр дә чардуганны яңага алыштырасың килә икән, шәригать буенча аның бер гөнаһы да юк. Алыштырмасаң да берни булмый. Кеше фәкать үзе хәл итә. Җимерелеп бара торган иске кабер ташын алыштыруның да гаебе юк.
 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев